ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Таш куюның җае бар

 

– Үрмәкчедән күрмәкче, диләр. Соңгы елларда, башка халык­лардан күреп, кайбер татарларыбыз туганнарының кабер ташына, бездән соңгы бүләк, дип яздыра башлады. Җирләдең дә оныттыңмыни?! Коръән ашлары, әрвахлар рухына дога кылу... Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институ­тының өлкән фәнни хезмәт­кәре Айдар Гайнетдинов янына барганда, Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинның шулайрак уфтануы искә төште.

i2
Айдар берничә хезмәттәше белән бергәләп быел җәен, башкалабыздагы Иске Татар зиратында булып, кабер ташларын барлаган, өйрәнгән иде. Әлеге эшнең нә­тиҗәсе белән таныштыруын сорап, бу җәһәттән замандашларыбызга нинди киңәшләр бирер, газизләре мәрхүм булган мил­ләттәшләребезгә кабер ташларына ничегрәк язарга тәкъдим итәр идегез, дип, аңа мөрәҗәгать иттек.


– Казанга хәтле без, Арча, Әтнә районнарында булып, борынгы кабер ташларын өйрәнгән идек. Арчада 1300ләп борынгы кабер ташы булуы ачыкланды. Әтнә районында әлеге ядкарьләребез бераз күбрәк: 1600гә якын. Борынгы дигәндә без хан заманнарыннан алып 1939 елга хәтле булган ташларны күз алдында тотабыз. Чөнки авылларда 1939 елга хәтле кабер ташлары гарәп әлифбасын­да язылган. Аннан соң кириллицага күчә башлаганнар. Дөрес, сирәгрәк булса да, кырыгынчы елларда да гарәп графикасындагы язулар очрый. Ләкин инде без аларны алмадык. Чөнки 1990 еллардан башлап гарәп әлифба­сын­дагы кабер ташлары янә күренә башлады. Ә менә Иске Татар зиратында 1929 ел белән чикләндек. Күрәсең, ул чагыштырмача яңа зират: андагы иң борынгы гарәп хәрефле кабер ташы XIX гасыр башына карый. Монда да 1600ләп кабер ташы барланды. 1939 елга хәтле барлаган булсак, һичшиксез, 2000нән артачак иде. Утызынчы елларда бик күп кабер ташы куелган.


– Өйрәнү барышында нинди уртаклык-аерымлыкларга, язу стильләренә тап булдыгыз?


– Казан артында гадирәк язулар еш очраса, башкалабыз зиратында татарда кулланылган барлык стильләр дә очрый. Хәтта совет заманына гына хас, башка бер җирдә дә очрамый торган бик үзгә стильгә тап булдык. Әлеге утызынчы елларга караучы кабер ташлары җиләк-җимеш – йөзем, груша, алма су­рәтләре уеп би­зәлгән. Аларның язулары да бик матур. Мондагы иң борынгы дигән кабер ташы 1813 елга карый. Арча районында Казан ханлыгы чоры кабер ташлары шактый күп саклана. Элегрәк галим­нә­ребез анда Алтын Урда чорына караучы ташларның да еш очравын язып калдырган. Тик алар бүгенгә кадәр сакланмаган. Әтнә районында да Алтын Урдага караучы кабер ташы табылмады. Дөрес, Казан ханлыгы чорына караучылары күп очрый. Олы Мәңгәр, Иске Өҗем, Комыргуҗа, Төрекләр авыллары зиратларында мондый ташлар аеруча күп. Без Казанда Бишбалта, Барудия-Пороховой бистәсе зиратларын да өйрәндек. Бишбалта зиратында егерме биш кабер ташы һәм таш калдыклары булуын ачык­ладык. Анда моңарчы билгеле булмаган исемнәрне күрдек. Мо­ңарчы Мулла Билалэддин Әл-Вахиди Әл-Боһари гына билгеле иде. Без анда янә биш-алты исем ачыклый алдык. Ни кызганыч, анда Билалэддин хәзрәтнең ташы гына кителмәгән, ватылмаган. Калганнары аунап-таралып ята. Киртәләп алу гына аз. Саклансын, таушалмасын өчен, аларны бер түбә-ышык астына урнаштырасы, бастырып куясы бар. Таштагы язулар туфракка орынып тора икән, җирдәге кислоталар ташны “ашый”. Кайбер җирләрдә таш кисәкләрен цемент белән ялгый-тоташтыралар. Югый­сә цемент язуны “ашый”. Инде ватылган, кителгән ташны ябыш­тырырга туры килә икән, ничек тә язуына эләкмәсен. Аны таш нигезен ясаганда гына кулланырга була. Авылларга килгәндә, Олы Мәңгәр зираты тәртипкә китерелде. Ә менә Арча районының Иске Ашыт авылындагы борынгы зират урынында көтү йөри.


– Кабер ташларына язуның тәртибе, традициясе бармы?


– Кабер ташларына язуның, әлбәттә, бер тәртибе, җае бар. Кайбер ташларга исем-фамилиясе һәм үлгән елы гына язылган. Ничә яшьтә үлүе билгеле булганга, элекке ташларда безнең гореф-гадәт буенча туган елын язып тормаганнар. 20-30нчы елларда гына мәр­хүмнәрнең туган елы языла башлый. Кайбер ташларда өч-дүрт-биш буынга хәтле шәҗәрәсе дә ките­релә. Имам булса, гадәттә ничә ел бу вазыйфаны башкарганы, кайда укыганы, яхшы гамәлләре күрсә­телергә мөмкин. Байларның мәчет­ләр салдыруы, төрле мактау сүз­ләре әйтелә. Гадәттә таштагы язу дүрт өлештән тора. Беренчесе – кереш өлеш. Анда гадәттә Аллаһыны мактаучы сүзләр яки Коръән аять­ләре яисә хәдисләр языла. Икенче, төп өлештә мәр­хүмнең үз исеме, аннан атасының, бабасының исеме, ничә яшьтә вафат булуы күрсәтелә. Өченче өлеш – дога өлеше. Аллаһы Тәгалә аны рәхим кылсын, гөнаһ­ларын гафу итсен дигәнрәк ялвару-сорау догасы. Дүртенче өлеш – өстәмә өлеш. Анда төрле шигъри юллар, зирәк гыйбарәләр ките­релергә мөмкин.


– Хәзер шушы традицияне – дүрт өлешне саклап язылган кабер ташлары күренәме?


– Ни кызганыч, бу гадәт әллә ни сакланмаган. Дөрес, күп ташларда әүвәл иң өстә “Бисмилла иррахман иррахим” гыйбарәсе уелган. “Хөкем – Аллаһтан” мәгънә­сендәге “Әл-хүкмү лилләәһ”, “Би-хүкмилләәһ” гыйбарәләрен язу киң тарала. Без моны кереш өлеш дип карый алабыз. Табигый, төп өлеш саклана. Кызганыч, дога һәм өстәмә өлеш соңгы вакытларга караучы ташларда сирәк очрый.


– Кабер ташларына язучыларны җыеп укытканнары бармы икән?


– Чынлап та, яхшы тәкъдим бу. Миңа калса, моны Татарстан Диния нәзарәте дә, Фәннәр академиясе дә оештыра ала. Әйтик, эпиграфист галимнәрне, тел белгеч­ләрен җә­леп итеп, һәр мөхтә­си­бәт­тән вәкил, кабер ташларына язучыларны җыеп укытырга мөм­кин. Анда ничек, нинди формада язарга өй­рәтергә, язу үрнәкләре тәкъдим итәргә мөмкин. Кеше вафат булуга ук кабер ташы куйдырмыйлар бит. Беренче чиратта хаталар китмәсен, традицияләр саклансын өчен ки­рәк моны оештыру. Гадәттә күп кеше мәрхүмнең паспортына карап яздыра. Әмма паспортта еш кына татар исем-фамилияләре бозылган. Шуңа күрә без үзебез Гомәр Сатта­ров­ның исемнәр сүзлегендә алынганча язуны хуплыйбыз, шундагыча эш итәбез. Әнә Каюм Насый­риның кабер ташын алыштырып, исем-фамилиясен тулы килеш язасы бар. Әле менә күптән түгел генә Галимҗан Барудиның кабер ташын алыштырдылар. Ни кызганыч, анда пунктуация, орфография хаталары киткән. Гарәп графикасында язылса да, анда берничә хата бар. Язганчы тел галимнәренә күрсәтсәләр, хата китмәс иде. Атаклы шәхесләргә кагылышлы язу булганда бигрәк тә зур игътибар сорала.


– Кабер ташы кую дигәннән, милләттәшләребезгә нинди киңәшләр бирер идегез?


– Хәзер таш табу зур проблема түгел. Инде язуның эчтәлегенә килгәндә вариантлар күп төрле. Аларны җыеп, китап итеп бастырып, мәчетләргә, район мөхтәси­бәтләренә таратырга тәкъдим итәм мин. Моның бер үрнәге бар инде (дөрес, ул хәзер сатуда юктыр). Марсель Әхмәтҗановның “Таш билгеләрдә шигърият үрнәк­ләре” дигән хезмәте ул. Галим анда үзе җыйган кабер ташларындагы язуларны китергән. Аннан сайлап алырга мөмкин.
Шуны да әйтми кала алмыйм: традицияләр дә үзгәргән. Элек ташларда нигездә Коръән аятьләре язганнар. Ләкин менә XIX гасыр ахырында, җәдитчелек хәрәкәте барлыкка килгәч, Коръән аять­лә­рен язмый башлыйлар. Без Мәр­җа­нинең кабер ташын тикшердек: анда аятьләр юк. Ризаэддин Фәхрет­дин дә үз мәкаләсендә, кешенең исемен һәм үлгән елын язу җитә, дип язып калдырган. Традиция­ләребезне саклап калыйк, акча кызганмыйк дисәк, ташның бер ягына – гарәп әлифбасында, икенче ягына кириллицада язарга кирәктер. Сер түгел, 50-60 мең сумга төшереп кабер ташлары куючылар да бар. Хәзер һәр районда кабер ташы текс­тын гарәп әлифбасында яздырып алырлык белгеч табарга мөмкин ләбаса. Татарлыгыбызны саклыйк дисәк, кабер ташларының да үзе­безчә, электән килгәнчә язылуы кирәк. Билгеле, мәчеттә яки остаха­нәләрдә ташка язу үрнәкләре кеше күрә торган урында торырга тиеш.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 170, 17.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112