ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Казанга Илһам Вәлиев килә

 

Башкортстанның һәм Та­тарстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев ноябрь азагында Казанда концерт куячак. Аңа Рәшит Ваһапов фонды ярдәм итә. Концертның үзенчәлеге нидә, бүген җырчыны ниләр борчый? Бу хакта матбугат конференциясендә белештек. Фонд җитәкчесе Рифат Фәт­тахов әлеге чара турында менә ниләр сөйләде:

4-1
– Илһам Вәлиевнең Рәшит Ва­һапов исемендәге фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте бар. Чөнки соңгы ун елда без бергә тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Фес­тивальнең сыйфат дәрәҗәсен күтәрүдә дә аның роле бик зур. Икенчедән, фестивальнең максаты – татар профессиональ җыр сәнгатен үстерү. Безнең бүген төп проблемабыз – классик җыр­ларны саклап калу. Соңгы вакытта телгә бәйле рәвештә, “Нәрсә булса булсын, бары тик татарча уздырылсын!” – дигән бер тенденция күзгә ташлана. Мин шәхсән үзем моның белән килешмим. Чөнки массалыкка ирешәбез дип, барысын да татарча гына булдырып, безнең бөек сән­гатебез югалырга мөмкин. Менә шул халыкка, милләткә ниндидер куркыныч янаган моментларда һәрвакыт классикага мөрәҗәгать итәбез. Классика – аны саклап калучы фактор ул. Ә андый концертларны оештыру җиңел түгел. Беренчедән, ул коммерцияле була алмый. Шуңа күрә без республиканың бик зур ярдәмен тоябыз. Мәдәният министрлыгы һәм хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңне­хановның ярдәмен Ил­һамга булган мөнәсәбәте итеп кабул иттек. Бүген эстраданы инкарь итмәгән тәкъдирдә бездә чын классик концертлар юк дәрәҗәсендә, биг­рәк тә татар тамашачысы өчен. Нәҗип Җиһа­новның “Җә­лил” ариясен Илһам Казанда беренче тапкыр башкара. Шулай ук Эльмир Низамовның берничә хезмәтен дә теләп алдык. Без классик академик стандартны сак­ларга тырышабыз.
Узган ел Казанда Илһам Вә­лиевнең концерты булган иде инде. Ә чираттагы концерты, Рифат Фәттахов фикеренчә, кайбер як­лары белән аерылып торачак. Концертның музыкаль яктан би­зәлешен “Яңа музыка” оркестры тәэмин итәчәк. Шулай ук бәй­рәмдә Ваһапов фестивале лауреаты Илүсә Хуҗинаның чыгыш ясавы көтелә. Моңлы җырчы кыз белән Илһам дуэт та башкарачак.

 
Илһам Вәлиев үзендә укыту таланты юк дип саный икән. “Җырларга өйрәтү – математика укыту түгел. Мин белер-белмәс укыту ысулы белән үземнең тәкъдимемне биреп, аның якты киләчәген бозудан куркам. Студентлар сораулар белән кил­сәләр, Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны, Рәшит Ваһаповны тыңларга киңәш итәм”, – диде ул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112