ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

“Сау булыгыз, коллекторлар?!” – 2


2016 елның 5 фев­ра­лен­дә “Ватаным Татар­стан”да “Сау булыгыз, коллекторлар?!” дигән язма урнаштырылган иде. Бу Дәүләт Думасында коллекторларга каршы канун кабул итәргә азапланган чак, Жириновский партиясе һәм башка кайбер сәясәт­челәр халыкка әҗәт кайтаручы коллекторларны тыярга вәгъдә биреп, пиар эшләгән вакытлар.

3-4
Без сәясәтчеләрнең активлыгын алда торган сай­лау­лар белән һәм коллекторларга каршы канун әвә­ләнсә дә, бик йомшак булачак, нәтиҗәсе нульгә якын булачак дип аңлаттык. Депутатлар мондый законнарны эшләгәндә “Бүре дә тук булсын, сарыклар да исән калсын” дигән принципка нигез­ләнәләр, тормышта исә беркайчан да алай була алмый, бүре­ләр тамак ялгаганда, сарыклар корбан ителә. Кол­лектор­лар­ны авызлыклаучы ка­нунны кабул итми дә мөмкин түгел иде, чөнки илдә шартлаулар, ут төртү­ләр һәм атулар бе­лән чып-чын игълан ителмәгән сугыш бара: әҗәт кайтартучылар түләмәүчеләрдән шулай үч алалар иде.


Кредит ”инә”сенә утыр­ган­нар җан-фәрманга тырышалар, ике эштә эшләп ачлы-туклы яши­ләр, алай да әҗәт­ләрдән котыла алмаганнар психик басымга чыдамыйча, муен­на­ры­на элмәк кияләр иде. Басым исә, чынлап та, бик көч­ле бара: әҗәтен түлә­мәгән хатыннарны ирләре һәм балалары алдында көч­ләү оч­раклары да булгалады, ишек­ләргә мәсхәрәләп язу кадак­лап китүләр, эш урынына шалтыратып мыскыл итү­ләр турында инде әйтеп тә торасы юк. Банк кредитла­рының тагын бер куркыныч ягы бар: алар нәкъ наркотик­лар һәм исерткечләр, уен автоматлары кебек үк бәй­лелек барлыкка китерәләр. Бер әҗәт алуга күнеккән кеше гадәттә котыла алмый: банкка тагын һәм тагын бара. Коллекторларны тыючы канун менә шундый шартларда эшләнде һәм гамәлгә дә керде. Депутатлар закон әвәләп ятканда ук без: “...канун кабул ителгән очракта да бик йомшак вариантта, коллекторларга авырга төшмә­с­лек итеп кенә кабул ителәчәк. Ул барлыкка килгәч, инде кол­лекторлар законлы рә­вештә эшли башлаячак һәм аларга каршы кө­рәшү кыен булачак”, – дидек. Язманы: “Кри­зисның мантыйгы шундый, законнары кыргый: кем көчле, шул җи­ңүче булачак”, – дип тө­гәл­лә­дек. Мине һәрвакыт үзебез­нең фараз­ларның ни дәрә­җәдә тормышка ашуы кызыксындыра. Коллекторлар турындагы язмада әйтелгән фикерләр­нең йөз процентка тормышка ашачагына аз гына да шикләнмәгән идем.


Быелның 13 ноябрендә “Коммерсантъ” газетасында “Ватаным­ Татарстан”да бер ел да ун ай элек әйтелгән­нәрнең хак булуын раслаган “По всей грубости закона” дигән язма чыкты. Коммерсантълылар язма исеме астына “Регулирование не прибавило коллекторам вежливости” дип тә куйганнар, бу инде коллекторлар белән кредитоманнар арасында сугыш элеккечә үк бара ди­гәнне аңлата. Рус газетасы яза: “...белгечләр физик затлардан әҗәтен түләтү турындагы закон гражданнарны түләтү­челәр башбаштак­лыгыннан яклый алмады һәм җитди рәвештә төзәтеп эшләп бе­терүне сорый дип әйтәләр”, – ди. Канун кабул иткәннән соң, банклар һәм әҗәт тү­лә­түчеләр золымыннан зарланган халык саны кимемә­гән, киресенчә, 37 процентка арткан икән. Иң мөһиме: халык зарланса да, еласа да, суд приставлары гамәлдәге законга таянып аны яклый алмый, коллекторлар һәм банк мафиясе һаман да үз­ләрен бәйдән ычкынган эт шикелле тоталар икән. Хәзер инде рус журналистлары законга төзәтүләр кертү кирәк­леге турында шау­лый. Без исә 2016 елда ук әйттек: коллекторларны тыю турында мең закон кабул итсәң дә файдасыз, “чөнки дөмбәсләп әҗәт кайтаручылар сәбәп түгел, ә нәтиҗә ге­нә. Сәбәпне юк итмисең икән, нәтиҗә котылгысыз рәвештә пәйда булачак”. Мин бу юлларны “Ва­та­ным”ның 2016 елгы 5 февраль саныннан алдым. Аларны тагын бер елдан соң да, ике елдан соң да курыкмый кабатлап булачак.


Хәтер­лик: ике меңенче еллар башында халык уен автоматларыннан ничек ин­тек­кән иде? Шәхес буларак формалаша алмаган ирләр шул автоматларга бәйлелек­кә төшеп, малларын чыгарып саттылар, ыштансыз кала язгач, башларын элмәккә тыктылар. Уен автоматларына “кулсыз бандитлар” дигән исем тагылды, матбугатны алардан зарланучы язмалар басты. Бары тик шәһәр урамнарыннан ул “бандитлар”ны себереп түк­кәч кенә тынычлык пәйда булды. Банклар һәм микрофинанс оешмалары уен автоматларына караганда күп­кә куркынычрак, кануни рә­вештә процентлы кредитлар бирүне тыймый­сың икән, коллекторлар бе­лән кредитоманнар арасындагы сугыш туктамаячак. Иң аянычы шунда: кредит алучылар гына түгел, бөтен ил икътисады бөләчәк.

 

Без, беркайчан да банкка кредит сорап бармаучылар да, кибет­ләрдәге инфляция, базарлардагы кыйм­мәтчелек аша, эшмә­кәрләр­нең бөлүе, җит­еш­терүнең җи­мерелүе сыйфатында банкларга ясак түләп яшибез. Про­центлы банк­ларны сө­реп, алар урынына инвестиция ясаучы һәм җитештерүгә керткән акча китергән табыш хисабына гына яшәүче банк­лар кормыйбыз икән, ил эчендә игълан ителмәгән сугыш дәвам итәчәк. Коллекторлар исә процент капиталын тыю белән үзләреннән-үзләре юкка чыгачак. Без әйткән бу фикерләр, кызганыч, тормышка ашмаячак, икътисадый җимерелү дә­вам итәчәк һәм, исән булсак, без кри­зисның халыкларны ничек итеп упкын кырыена китереп терәвен һәм бөтен планетадагы хаосны күрә­чәкбез әле.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112