ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Бәрәскә егете


Уйладым-уйладым да тагын бер кат уйлап куйдым: татарның “егет” ди­гән сүзе кешедәге бик күп күркәм сыйфатларны бер­ләштергән тирән мәгъ­нәле сүз икән бит. Аңа кыюлык та, батырлык та, акыллылык, мәрхәмәт­лелек, изгелек тә, тугрылык һәм башка бик күп сыйфатлар да сыеп бетә. Хәтта тискәре сыйфатларга ия кешегә дә без шушы сүз белән “егет түгел икән” дип бәя бирәбез.

3-3
Бәрәскә егете Илгиз Хәйруллин белән очрашкач, мин әнә шулар турында уйлап куйдым. Без аның белән чирек гасырдан артык таныш, әмма соңгы елларда никтер аралашмыйчарак тор­дык. Үзгәргән Илгиз, ул җитәкләгән хуҗалык, Бәрәс­кә халкы әйтмешли, “калхуз” да үзгәргән, шөкер, барысы да яхшы якка.


Хәер, Илгиз элек тә чын егет иде, хәзер инде зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, үзенең яшәү фәлсәфәсе булган егеткә әйләнгән ул. Аның хуҗалыгында бөтен нәрсә җитеш. Авылның урамнарына гына түгел, тык­рыкларына хәтле асфальт җәелгән. Татарстанда андый авыл бүтән юк бугай ул. Бу хуҗалык­тагы­дай техниканы да күргәнем булмады, гәрчә Татарстан­ның мин бармаган районы, мин кермәгән авылы калмаган булса да.


– Кредитларны вакытында каплап барасызмы? – дип соравыма Илгиз га­җәпләнеп калды. Кредит дигәннәрен, го­мумән, алганы юк икән. Монысы минем үземә дә гаҗәбрәк тоелды. Чөнки  “авыл хуҗалыгында табышка эшләп булмый” кебек сүз­ләрне инде ничә еллар буе ише­тергә туры килә. Янәсе, авыл хуҗалыгы – “кара тишек”, бу тармакка би­релгән акча комга сибелгән су кебек сеңә дә бетә, эзе дә калмый.


Дөнья буталган 90 нчы еллар, “инвестор” дигән сүз­ләр ишетелә башлаган чакл­ар искә төште әле. Әтнә районын оештыручы һәм аны бү­генге көнгә хәтле җитәк­ләүче Габделәхәт Хәкимовка инвес­торлар турында сүз куз­гаткан идем. “Усал” дигән аты чыккан җитәкче, ике әй­тергә дә урын калдырмыйча: “Алар авылларны бете­рәчәк кенә, менә күр дә тор”, – дип куйган иде. Менә хәзер күреп торабыз, Әтнә матур итеп яши.


Бервакыт авыл хуҗа­лыгы министры Марат Готыф улы Әхмәтов та: “Әхәт үзенең усаллыгы белән инвестор керттермәде”, – дигән иде. Ул моны ничектер куанып әйт­кән шикелле тоелды. Бездә иң югары дәрәҗәдәге җитәк­челәр әйт­кәнне кирәгеннән артык тырышып башкару гадәте бар. Авыл хуҗалы­гын­дагы реформалар, гадәттә, “ком­панейщина”га әйләнә һәм еш кына “сындырабыз диеп мөгезен, үтерделәр нәсел үгезен” килеп чыга. Дәүләт яхшы гына барган колхозларны үз ярдәменнән ташламаса, бернинди инвес­тор да кирәк булмаган булыр иде. Бәлки, миллиардлаган акчаны турыдан-туры ху­җалыкларга бирергә кирәк булгандыр. Әлбәттә, эшли бе­лә торганнарына. Заман Габ­деләхәт Хәкимовның хак­лыгын раслады: алай да яшәп була икән. Бүген саф авыл хуҗа­лыгы районы булган Әтнәгә тел-теш тидерерлек түгел. Илгиз җитәкләгән хуҗалыкта уртача хезмәт хакы – 26 мең сум. Шул ук вакытта мин инвестор кулындагы кайбер хуҗалыклар­ның бүген дә хез­мәт хакын вакытында тү­ләп бара алмавын да беләм.


Моннан берничә ай элек шундый хуҗалыклар­ның берсенә барырга туры килде. Авыл халкы аена нибары 3-4 мең сум хезмәт хакы бире­лүдән зарланып язган иде. Бактың исә, инвестор башкарылган эш өчен генә түләү системасын эш­ләгән. Ягъни мәсәлән, кыш көн­нәрендә авыл җирендә эш кими һәм халыкны бөтенләй акчасыз калдырмас өчен хезмәт хакын елның 12 аена бүлеп исәпли башлаганнар. Бу хакта Илгизгә дә сөйләгән идем. Андый проблема бар, ди ул. Әмма мәсьәләне башкача хәл итә икән. Вакытлыча “артык” кешегә башка эш­ләр йөкли. Һәм тегесе эш­ләп ашый алуына куана. Кайчак андыйларны берәр айга түләүле ялга да җи­бәреп ала икән Илгиз. Эшлисе килмәгән – сәбәп эзли, эшлисе килгән – җаен таба инде ул.


Быел 5 млн тонна ашлык җыеп алуга куандык. Әмма, “бер көләм дә, бер елыйм” дигәндәй, кайбер хуҗалык­лар икмәк сату бәясе арзан булудан, сатып алучы юк­лык­тан зарланалар. Зарлану бер уйлаганда урынлы да. Шул ук вакытта үзләрендә ашлык сак­лау урыннары булган ху­җалыклар әллә ни борчылмый, чөнки ашлыкны иткә әйләндерергә мөм­кин бит.


Ә Илгиз ары киткән – бер түбә астында хәләл кафе һәм кулинария кибете ачкан. Үзе югында кереп чыккан идем, андагы ризык! Пил­мән, мантый, казылык, төрле бәлеш-пирог­лар, чабып куй­ган ит, эремчек... Кыскасы, җаның ни тели – шул бар. Иң әһә­ми­ятлесе: алар – сыйфатлы. Үзем белән бер кило пил­мән алган идем, ике пеше­рүдә ашап та бетердек. Бәрәскәгә юлым төшсә, авылча пеше­рел­гән ризык­ларны тагын алам әле. Хәтта дүрт яше тулмаган оныгым – Кәрим дә үзенә салган пил­мәнне ялын­дырмый-нитми ашап бетерде. Казылыкны да кат-кат сорап ашады. Артыгын бирмә­дек, әл­бәттә. Илгиз әйтүенчә, пилмән-мантый­ларга ят әй­бер кушылмый, чиста ит ке­нә. Ат казылыгын үзләре суйган яшь мал итеннән Балтачта ясаталар икән. Кыс­касы, үстерелгән икмәк, асралган терлек төрле-төрле ризык­лар булып өстәле­безгә килә. Илгизнең ху­җалыгын машинада урап кайту өчен сәгать­тән артык вакыт кирәк булды. Күрше Бәрәзәгә дә төшеп мендек. Әле тагын үзенә өченче авыл – Эшкәтәне дә алган, шунда 200 башка терлек фермасы төзегән. Ике авылга болай да мең баш мө­гезле эре терлеге бар иде. Бүген һәр сыердан тәүле­генә 23 литр сөт савалар, көн саен 26 тонна сөт саталар. Күңел тулып китте, Ил­гизнең җил­кәсеннән кагып: “Синең кебек егетләр булган­да авыл яши әле ул!” – дим.


Ә ул: “Менә монысы – бә­хәсле мәсьәлә”, – ди. Бә­рәс­кәдә бүген 350 йорт бар икән. Шуның 120сендә генә балалы, хезмәткә яраклы кешеләр яши. Бер егерме-утыз елдан Бәрәскә нин­диерәк булыр? Әлбәттә, халык саны кимея­чәк. Моны Илгиз дә белә. Әмма авыл юкка чыкмас, чөнки шә­һәрдә иген игеп, терлек асрап булмый. Шуңа күрә киләчәктә авылларның яшәү-эшләү рәвешләре генә үзгәрер. Моңа ышанам мин. Илгиз дә өметсезлеккә би­рел­мичә, “иртәгәсен алдан киртәләп” эшли. “Әгәр тынычланып калсаң, эштән китәргә генә кирәк”, – ди.


Бер урам башында инде төзелеп беткән бер кәттә йорт янында туктадык. Авылга киләчәк яшь белгеч өчен салынган икән. Хәер, бу хуҗалыкта белгечләргә дә, эшче кулларга да кытлык юк. Авылның үзендә туып үскән яшьләр дә бәхет эзләп китәргә ашкынып тор­мыйлар. Әтнә авыл ху­җалыгы техникумын тәмам­лыйлар да монда кайталар икән. Илгиз аларның исем­нәрен әйтә-әйтә бармак бе­лән саный. Тагын бер гый­брәт турында языйм әле. “Авыл картая” дигәннәре бу хуҗалык авылларына да кагыла. Әмма бушап калган йорт-җирне “калхуз” сатып ала икән. “Нәрсә, җир җит­миме әллә?” – дим Илгизгә. “Җирнең артыгы юк, аннан соң безнең авылларга те­ләсә кем килеп утырмасын өчен алабыз йорт-җирләр­не”, – ди ул, ягъни чит оя катыштырып авылның яшәү рәвешен бозасы килми аның. Ә менә яшь бел­геч­ләр­гә, чын мәгънәсендә җир кешеләре­нә ел саен фа­тир, ягъни йорт бирүне бүгеннән үк башлаган Илгиз. Әлбәттә, бушка түгел, хөкүмәт авылда эшләр­гә теләгән яшьләргә тормыш башлар өчен акчалата яр­дәм күрсәтә бит. Шул акчаңны түлисең дә хан сарае кебек йортка керәсең дә утырасың. Ә йорт, чыннан да, бик зин­нәтле, Казан читләрендәге байлар йортлары сыман. Шуның өстенә, гәрчә эшче кулларга кытлык булмаса да, килгән һәр кешегә эш табам, ди Илгиз.


Заманында авыл белән шәһәр арасындагы аерманы бетерү буенча дәүләт махсус шөгыльләнде. Тик бу ният­ләрне тормышка ашы­руда нидер эшләп җит­кермәде кебек. Яшьләрне авылда калдыру өчен хәт­та паспорт та бирми башладылар. Әмма көчләп ярат­тырып булмый шул. Ә бит җиргә мәхәббәт уяту­ның бернинди дә сере юк, бары тик бәндә баласына эш һәм яшәү шартлары гына тудырырга кирәк, Әтнәнең Илгиз Хәйруллин җитәклә­гән ху­җалыгындагы кебек. Ме­нә булырсың егет!

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 170, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112