ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Әбигә – 103, караучыга – 89


103 яшьлек Васильева Ольга Васильевнаның Гондырда яшәвен белсәм дә, моңа кадәр очрашырга туры килмәгән иде. Күптән түгел районнан хәл белергә баручылар төркеменә мин дә кушылдым. Күзләре күрмәсә, йөри алмаса да, әбиебез хәтерле, зиһенле булып чыкты, әй­бәт ишетә, сөйләшә. Кунак­лар киләсен белеп, көтеп торган.

2-5

“Килмәделәрме әле, дип, минут саен сорап кына торды, башка чакта күтәреп утырта идек, карасак, үзе торып утырган”, – дип га­җәпләнә өйдәгеләр. Район башлыгы Рамил Нот­фул­линның  да бу йортка беренче генә килүе түгел. Баш­кача була да алмый, районда 100не үткән бер­дәнбер кеше булып калган Ольга түти.

 
Тумышы белән бу якларныкы булса да, яшьлегендә Горький, Чиләбе, Кизел калаларында яшәп алган, калган күп гомере Ижауда үткән аның.


– Әтиемнең бертуган сеңлесе ул, – дип таныштыра хуҗабикә Мария түти. – Нәселебездә мондый озын гомерле кеше юк иде, әти-әнием 70 тирәсендә вафат булдылар, ә Ольга апаның әтисе яшьли сугышта үлеп кала, әнисе дә иллене үтеп озак яшәмәде. Аны карый-карый үзем дә аны куып җитәм бугай инде, киләсе язга туксанны тутырам... Апа­быз гомер буе бик эш­чән, тырыш булды, бер эштән дә чирканмады, курыкмады, больницада кер юуда да, шахталарда да эш­ләде, безгә дә булышып яшәде. Олы кызым Ижауга чыгып киткәч, аңа терәк булды. Шуңа да күзләре күрми, аяклары йөрми башлагач, кызыбыз белән киявебез күп еллар тәрбияләде үзен. Соңгы елларда алар үзләре авырый башлады да, апабызны монда алып кайттык. Мин генә карамыйм аны, бездә һәм күрше авылда фельдшер булып эш­ләүче кызым Лариса, Арчада педколледжда укучы оныгым – барыбыз бергә карыйбыз. Әле менә Лариса укырга киткән иде, Лена отпуск алып, безне карарга кайтты. Көннәр буе безгә теләк теләп, Ходайга ялварып, догалар укып ята ул, безгә бернинди авырлык китерми. Бик чиста-пөхтә, аз гына булышсак та, рәх­мәтләр әйтә инде...


Рәхмәтләр әйтерлек шул. Гаилә кормаса, үз баласы булмаса да, изге кү­ңелле туганнары картлыгында ялгыз калдырмаган, алай гына да түгел, өй тү­реннән – иң матур бүлмәдән урын бир­гән. Көндез генә түгел, төнгә дә ялгызын калдырмыйлар, янәшәгә тагын бер карават куйганнар. Әле без килгәч, залга чыккач та, шылт иткән тавыш ишетелсә дә, апай эндәшә бугай дип, янына әллә ничә керделәр.


Бу йортның һәр почмагы биредә бик тырыш ха­тын-кызлар яшәгәнне ис­кәртә. Матур, зәвыклы, заманча, төзек, чиста... Бер­ничә ел элек кенә янкорма өстәгәннәр, өйдән генә йөри торган газ мунчасы, җылы туалет, уңайлы, иркен кухня эшләгәннәр. “Барысына үз көчебез, тырышлыгыбыз белән ирештек, Ларисабыз бик тырыш шул, әле улы кул арасына кереп кенә килә, ике сыер, бозаулар, дуңгызлар, кош-корт асрыйбыз. Күрше авылдан эштән кайтып җиткәнче кичке җиденче яртылар була, Лариса аннан соң өйдәге эшләргә тотына, утырып та тора белми ул безнең. Ленабыз да бик булыша. Бар тормышны шулар белән алып бардым, ирем яшьли үлде, өметебез дип үстер­гән улымны Каракүл суына батырып үтерделәр...”


Ничә сөйләсәң дә кимеми торган бу хәсрәттән Мария түтинең күзләре яшь­ләнде. Авыр хатирәләрдән аралау өчен Рамил әфәнде: “Мария апа, теге килүебездә балалайкада уйнап, җырлап күрсәткән идегез, әйдә, бүген дә җырлагыз әле”, – дип куйды.


– Булмас, җырлый алмам, бик картайдым инде, – дип кенә тотынса да, бер җырлый башлагач, татарча такмакларны “сиптерде” генә түтиебез.
“Алма-чия пешкән чакта
Исегезгә төшәм әле”, –


дип җырлаган Мария түти дә, сабырлыгы белән таң калдырган Ольга түти дә, өлкәннәргә бәхетле карт­лык бүләк иткән Лена белән Лариса да тиз генә онытылмас әле. Район җи­тәкчесе дә: “Мария апаның туксан яшенә тагын киләбез әле, балалайкагызны бик еракка алып куймагыз”, – дип хушлашты.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112