ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Канга сеңгән колхозлык


Теләче районының Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Раил Мараков – рес­публикадагы авыл җитәкчеләре арасында иң яшьләрнең берсе. Югары уку йортын тәмамла­ганнан соң район үзәгендә тренер булып эшләүче егетне бу эшкә 23 яшендә кодалыйлар. “Ышанычым булмаса, бу эшкә алынмас идем, миңа халык белән эшләү ошый”, – ди Раил.

2-1

Балачактан милли кө­рәшкә тартылып, Россиянең спорт остасы дәрәҗәсен алган егет, тормышта да югалып калмаска кирәклеген бик яхшы белә. Безне дә җир­леккә кергән авыллар, аларны үстерү өчен эшләнгән программалар белән ирен­мичә, иркенләп  таныштырып йөрде. Яшь җитәкчеләр арасында мондыйлар сирәк хәзер.

Ничек яшисең, авыл?

Иске Җөри авыл җирлеге район үзәгенә якын урнашкан. Шуңа да халыкның кү­бесе Теләчегә йөреп эшли. “Авылда тормыш яхшы булсын дисәк, колхозың булу кирәк, – ди Раил. – Ул яктан без бәхетле, хуҗалык эшләп тора. Халыкның бер өлеше колхоз белән яши. Авылларга ярдәм кирәк булганда да, хуҗалык рәисе үтенечебезне аяк астына салып таптамый”.

 
Җирле халыкның күпче­леге терлек асрап көн күрә. Соңгы елларда мал-туар саны да арткан. Үткән ел 180 баш сыер булса, бүген 220гә җиткән. Хуҗалыклар, гадәттә, ике-өч сыер, 10ар баш үгез тота икән. Җирлек буенча барлыгы 600дән артык мөгезле эре терлек бар. Пай җирләрен рәсмиләштереп, терлек азыгын үзләре җи­теш­терүче шәхси хуҗалык­лар арта башлаган. Безнең җир­лектә хуҗалыклар терлекне йә күпләп тота, йә бө­тенләй асрамый, ди җирлек башлыгы.


Фермер хуҗалыгы оештыручылар да бар. Орым­шир­мә авылындагы “Зиннә­туллина” фермер хуҗалы­гын­да, мәсәлән, 20дән артык савым сыеры асрыйлар. Иске Җөридә гаилә фермасы төзелә башлаган. Тәбрис Галимбеков моңа кадәр 120 гектар җирендә терлек азыгы үстереп сатса, хәзер 50 башка исәпләнгән ферма төзи. Әлеге ферма эшләп китсә, авылдагы берничә кешегә эш урыны барлыкка киләчәк, диләр.

Төзелешләр

Авылны төзекләндерү өчен республикада программалар күп булуын әйтә яшь җитәкче. Әнә махсус программа нигезендә Олы Ти­ләҗедә клуб, спорт залы, мәктәпне бер түбә астына кертеп куйганнар. Спорт залы көндез балаларга хезмәт итсә, кичен – яшьләр карамагында. Ике авылда яңа фельд­шер-акушерлык пункты төзелгән. Иске Җөри авылындагы урта мәктәпне 2012 елда сафка бастырганнар. Анда өч авылдан килеп укый­лар. Янәшәдәге авыл клубына да капиталь төзек­ләндерү уздырганнар. Иске бинадан стенасы гына калган. Авыл җирлеге дә шушы бинада урнашкан. Анысын да президент программасы ни­гезендә төзекләндер­гәннәр. “Әлеге бина – авыл­ның күп функцияле үзәге, – ди Раил Мараков. – Клуб та, китапханә дә, авыл җирлеге дә биредә. Авыл читендә булган почтаны да ремонттан соң шушында күчердек. Халык өчен бик уңайлы булды”.


Һәр авылда диярлек балалар һәм спорт мәйдан­чык­лары төзеп куйганнар. Монысы да республика про­грам­малары нигезендә. Узган ел муниципаль бе­рәм­­лекләр арасында узган ярыш­та Теләче районы җи­тәкчеләре республика буенча икенче урынга чыга. Җитәкчеләр ярышының төп бүләге – спорт мәй­дан­чыгы җирлек­нең Карашир­мә авылына бирелгән. Урам­нар да элеккеге кебек караңгылыкка тө­ренеп утыр­мый. Программа ни­гезендә энергияне сак тотучы яктырткычлар куелган.

Су

Моңа кадәр җирлектәге авылларда су проблемасы булган. Моны да “Чиста су”, үзара салым программалары нигезендә акрынлап хәл итеп киләләр. Иске Җөри авылы­ның суы начар булгач, Олы Тиләҗегә яңа скважина эш­ләгәннәр. Ике авылга хезмәт күрсәткәч, кирәге чыгар дип, искесен дә калдырганнар.
– Орымширмә авылы­ның да су башнясы бик начар хәлдә иде. Тишелеп, су агып утырды. Үзара салым акчасына бу эшне дә башкарып чыктык. Искесе урынына яңасын куеп, тирәлеген санитар таләпләргә туры китереп төзекләндердек, – ди Раил.


Караширмәдә су башнясы урынында бак шикелле әйбер генә торган. Халык сусызлыктан интеккән. Үзәк­ләштерелгән суны насос белән кудыручы хуҗалыклар да булган. Бу проблеманы чишү юлын тапканнар. Авылдан ике чакрым ераклыктагы чишмә суын торба аша китергәннәр. Баштарак әлеге яңалыкка халык бик ышанып җитмәгән. Ничек чишмә суы бөтен авылга җитсен дию­челәр дә булган. Су үз агымы белән килгәч, аның өчен акча да түләргә кирәкми икән. “Су башняда туп-тулы тора, эссе көндә дә кытлык сизелмәде”, – ди җирлек башлыгы.


Соңгы вакытта чишмә­ләр­не төзекләндерү буенча да шактый эш алып барылган. Авыллардагы яр буйларында, үзәнлекләрдә урнашкан сулыкларны халыкка йөрергә уңай булган урыннарга чыгарганнар.

Юл

Авылга беренче чиратта юл кирәк. Җирлеккә кергән авыллар арасында юлсыз урамнар калмаган дияргә була. Моңа үзара салым программасы аша ирешкәннәр. Халыктан җыелган акчага республика да дүрт тапкыр арттырып өстәгәч, шактый эш­ләр башкара алдык, дип сөе­нә алар. Биредә юл салуның да җаен тапканнар. Нигезен түшәгән­нән соң ташны юка итеп салып чыгалар, икенче елда калынайтып өстиләр.


– Асфальт бик кыйммәт, аны үзара салымга эшләп булмый. Таш түшәп чыга алсак, бик яхшы булыр иде, – ди Раил. – Бөтенләй йөреп булмаслык урамнар бар иде, хәзер язгы-көзге чорда җиңел машиналар үтмәслек җирләр калмады.
Муниципаль берәмлек­ләр Советы уздырган кон­курс­та катнашып, авыл җир­леген төзекләндерү өчен 1 миллион сум грант откан булганнар. Аны да авыл юлларын тәртипкә китерер өчен тотканнар. Тик бу проб­лема тулысынча хәл ителеп бетмәгән әле. Караширмә авы­лына барыр юлга асфальт кирәк. Моның өчен киләчәктә программада катнашырга уйлыйлар.

Мәңгелек йорт

Алты авылга булган җиде зиратны да, мәчет­ләрне дә авыл халкы, ига­нәчеләр тө­зек­ләндереп, өмә­ләр уздырып карап тора. Аларны язын-көзен җыеш­тыруны гадәткә керткәннәр. Үзара салым акчасына зиратларга чүп савытлары алырга уйлыйлар.


Иске Җөридәге зират тула башлагач, яңасын булдырганнар. Зиратка барыр юлга да таш түшәгәннәр. Арзанракка чыксын дип, авыл картлары белән уйлашканнар да эрерәк таш салганнар. Иганә­челәр кышкы көннәрдә кабер казырга килүчеләр ту­ңып тормасын өчен махсус бина төзегәннәр. Кирәк әй­берләр­не куеп тора торган зират йорты да бар. Киләсе елга үзара салым акчасына капкасын эшләтмәкчеләр.


– Без үзебездән килгәнне күмәк көч белән эшләргә тырышабыз, – ди җирлек башлыгы. – Көчтән килмәсә генә оешмалардан ярдәм сорыйбыз. Халык бик актив, өмә­ләр­дә һәркем катнашырга тырыша. Авылны үстерер өчен депутатлар белән дә, авыл кешеләре белән дә, иганәчеләр белән дә тыгыз эш алып бару кирәк. Үзең генә бернәрсә дә эшләп булмый. Нинди генә эшкә тотынырга уйласам да, үзем генә хәл итмим, иң башта авыл картларыннан киңәш сорыйм. Алар фикеренә таянып эш итмәсәң, беркайчан да юлың уң булмый.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112