ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Салкын зал да җылынды

 

“Ватаным Татарстан” редакциясе ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, авырулар хакында газета битләренә язып кына калмыйча, татар эстрадасы җырчы­лары белән берлектә хәйрия чарасы үткәрүне матур бер гадәткә кертте. Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортына килгән тамашачыларны күргәч, без халкыбызның  бердәм икәненә тагын бер кат инандык.

1-2
tatar-inform.ru

 

Коллективыбыз уздыра торган хәйрия чарасының җиденчесе биш яшьлек Лилиана Сабированы тернәк­ләндерү өчен оештырылды. Сабыйда кан рагының сирәк очрый торган төре табылган. Бер ел элек бер авырудан да зарланмаган, нәфис гимнас­тика белән шөгыльләнгән бу бала кинәт авырып китә. Табиблар бары тик арка миен күчереп утырту гына яр­дәм итәчәк дип ышандыра. Хә­зерге вакытта сабый Мәс­кәү хастанәсендә дәва­лана. Аңа бер хәйрия фонды яр­дә­ме белән донор табылды, операция ясалды.

 
Концертта чыгыш ясарга теләүче җырчылар бихисап иде. Шуңа да ул өч сәгатьтән артык барды. Кеше кайгысына битараф булмаган тамашачылар  салкын залны җы­лытты. Лилиана Сабировага багышланган концертны “Татар-Информ” мәгълү­мат агентлыгы туры эфирга да чы­гарды. Килмичә калган кешеләр дә бу чараны кү­зәтә алды. Мондый гамәл­ләребез белән без башкаларны да игелек кылырга чакырабыз. Максатыбыз – газета укучы­ларның язмышына битараф калмыйча, аларга ничек тә ярдәм итү. Хәйрия концертлары оештыру безне тагын да бер­ләштерә. Әлеге чараларда үзебез кайчандыр яр­дәм иткән гаиләләр белән аралашабыз, газета укучыла­ры­быз­­ның матур теләкләрен ишетәбез.  Бу, әлбәттә, алга таба  да изге эшләр оешты­рыр­га көч бирә. Сезнең бе­лән бер­гәләп тотынганда гына кемнедер сөендереп, авыруларга өмет биреп була. Шуңа күрә игелекле эш­ләр­дән чит­тә калмыйча, бер­­дәм, дус булып яшәсәк иде.

 

(тулырак газетабыз­ның киләсе санында укый аласыз).

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112