ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

//

Кайда син, матур төш?

 

Төш – чынбарлыгы­быз­ның чагылышы ул, дип бик еш ишетергә туры килә. Тик ник менә бае һәм ярлысына да, Нобель премиясе лауреаты һәм “икеле” капчыгына да шул бер үк төрле төшләр керә? Ә инде иң гаҗәбе: социаль баскычның төрле басмаларындагы кешеләр генә түгел, бәлки әле төрле мәдәниятләр һәм расалар вәкилләренең дә төшләре бер-берсеннән аерылмый диярлек.

4-2
Канада, Германия һәм Кытай галимнәре бу җә­һәттән кызыклы тикшере­нүләр үткәреп, Җир шарындагы барлык кешеләргә барыннан да элек артларыннан кемнеңдер кууы яки үзләре үк кемнедер куып тотарга тырышуы, әмма тота алмавы; егылуы яки очуы; каядыр ашыкканда (мәсәлән, поездга) яки имтихан тапшырганда үзләрен көчсез тоеп, ни эшләргә белмичә гаҗизләнүе турында төшләр керүен ачык­лаган. Моннан тыш мәктәп еллары һәм эротик киче­решләрнең дә еш кына төш сюжетына әйләнүе бил­ге­ләнгән.


Ни өчен соң без бик төрле булсак та, һәммәбезгә башлыча әнә шундый бер үк төрле диярлек төшләр керә? Атаклы психоаналитик Зигмунд Фрейд, кеше­нең башлыча шикләнү-кур­кулары, теләк-хыял­лары төш­кә керә, дип санаган. Ә менә Герма­ниянең бер университеты психологы Райнер Шенхаммер, Фрейд ялгыш фикердә торган, бу сорауга җавапны нейробиология өлкәсеннән эзләргә кирәк, дигән нә­тиҗәгә кил­гән.

“Күпер” ыгы-зыгысы

Әлеге профессор аңлат­канча, башлыча без “җәһәт йокы” стадиясендә төш күрәбез. Бу гаҗәеп халәт кеше йокыга киткәннән соң 70-90 минут чамасы узгач барлыкка килә: баш мие активлыгы уяулык халәтендә ничек булса, шундый ук дәрәҗәгә җитә. Баш миендә кан әйләнеше көчәя, йөрәк ешрак тибә, күз алмалары ябык күз кабаклары астында, уңны-сулны “белештер­мәстән”, тиз-тиз хәрәкәт­ләнә башлый. Шул ук вакытта мускуллар эшләүдән туктап, гәүдә тулысынча параличлана.


Йоклаганда, баш мие­нең “Варолий күпере” ди­гән хикмәтле бүлеге (арка миеннән баш мие бүлек­ләренә сигнал тапшыруга җаваплы) бөтенесен үз “кулы”на ала. Кешегә “торырга” яки әле берникадәр вакытка “Морфей кочагында калырга” дигән командалар биреп ятучы нейроннар бәйләме нәкъ менә шунда урнашкан. Әмма болардан тыш “күпер”дә әле тагын безнең вестибюляр системадан (монысы гәү­дәбезне тоеп, аумыйча-түн­мичә, тигезлекне саклап йө­рүебезне тәэмин итә) сигналлар алып торучы нейроннар “яши”.


Шул рәвешле баш мие­безнең йоклау һәм уянуга “җитәкче” өлеше, ирексез­дән, “вестибюляр цех”тагы күршеләрен тынгысызлый. Аптырашта калган нейроннар гәүдәнең булдыксызлыгы халәтен аңлап, баш миенә “отчет” җибәрә. Ә баш мие, уянып китеп, бу “отчет”ны авырлык югалту, очу яки су астында йөзү кебек сәер тойгылар белән “тасвирлап” бирә. Төштә, йөгереп, качып котылырга маташу яки нәрсәнедер эшләргә теләп тә (әйтик, киенергә яки әйберләрне җыярга), берни майтара алмау әнә шулай баш миенең гәүдәдән аерылу халәтенә бәйле.

Китап актарудан ни мәгънә?

Әмма ни өчен соң безгә бәхетле хис итү мөмкинлеге биргән матур төшләр сирәк керә? Төшләр дөньясында гадәттә курку-борчылу, шом­ланулар хөкем сөрә бит! Профессор Шенхам­мерның бу сорауга да җавабы бар. Эш шунда: йок­лаганда һәм бигрәк тә алда телгә алып үтелгән “җәһәт йокы” ста­диясендә организмда серотонин матдәсе (бәхет гормоны) бик нык кими. Шуңа күрә, иртән торгач, Ходаем, бу начар төш нәрсәне аңлата икән, дип калтыранган куллар белән төш юрау китабын актарырга керешүдән мәгъ­нә юк. Төнге “мәхшәр”­нең сәбәбе әнә шул гормонга гына бәйле, ди галим.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 12.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!