ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Комбайнчылар бәйрәм итә


2017 ел – Татарстан игенчеләре хәтерендә кискен сынаулары, шул исәптән язгы салкыннары, җәйге яңгырлары белән генә түгел, урып-җыю чорындагы  уңай мөмкинлекләре белән дә хәтердә калыр, шәт. Югыйсә дистә ел элек 5 миллион тонна уңышка инде ияләшеп үк бара идек. Җирне мул итеп ашлау, яхшылап эшкәртү, тиешле тех­­но­логияләр куллану нәти­җәсез калмаска тиеш иде кебек. Әмма, табигать, һава шартлары соңгы җиде елда игенче­ләре­безне төр­лечә сынады. Шөкер, быел, ни­һаять, безнең урамга да бәй­рәм килде. Иген­челәребез, янә 5 миллион тонна ашлык чиген узып, зур хезмәт җиңүе яулады.    

1-1
Күкрәп үскән игеннәрне күреп, күңелләрдә өмет яңар­­­са да, кырдагы уңышны түкми-чәчми җыеп аласы да бар бит әле. Сер түгел, авыл хуҗа­лы­гындагы икътисадый кыенлыклар урып-җыю техникасын ел саен яңарта барырга мөмкинлек бир­мә­де.


Белгечләр әйтүенчә, җир эшкәртү, чәчү, ашлау, игеннәрне корткычлардан саклау, урып-җыю һәм башка эшләр белән хуҗа­лык­ларда 15 меңнән артык кеше мәшгуль. Иң нечкә урын – техника һәм технол­о­гия­ләргә килгән­дә, әй­тик 1 мил­лион 500 мең гектардан артык бөр­текле һәм кузак­лы культуралар уңышын җыеп алу өчен нибары 3500гә якын  комбайн бар. Әле аны­сының да байтагы искереп, файдалану вакыты чыгып бара. Кайбер ху­җа­лыкларда бер комбайнга төшкән эш күләме 1000 гектардан артканда, чагыштырмача кыска вакыт эчен­дә урып-җыюны башкарып чыгу зур оешканлык һәм ты­рышлык  сорый. 


Авыл хуҗалыгындагы хәлләрдән һәрдаим хә­бәр­дар булган Татарстан Президенты тәкъдиме белән урып-җыюда иң югары нә­тиҗәләргә ирешкән 200 комбайнчыга 100әр мең сум акчалата бүләк би­рү­нең максаты да шуңа бәй­ледер дип беләм.


Хәер, урып-җыю чоры бервакытта да җиңел узмаган. Игенчеләребезнең көн­­не төнгә ялгап, фида­карь­ләрчә эшләве быел аеруча зур хезмәт җиңүе алып килде. Игенчеләребез һәр гектардан уртача 34 центнердан артык ашлык суктырып, барлыгы 5 миллион 102 мең тонна уңыш җыеп алуга иреш­те. Президент тәкъ­диме белән башланып кит­кән конкурста җи­ңү­челәр исә кичә баш­ка­лабызның Иген­че­ләр сараенда бүләк­ләү тантанасына җыйналды.


Иң югары нәтиҗәләргә ирешкән кыр батырлары Татарстан Премьер-ми­нистры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан җиңүче сертифи­каты һәм 100 мең сум акчалата бүләк алды.
Механизатор һө­нәре­нең дәрәҗәсен күтәрү, ху­җалыкларда булган техникадан мөмкин кадәр нәти­җәлерәк файдалануны максат итеп куйган әлеге бәйге башка елларда уздырылган конкурслардан үзенең шартлары белән генә түгел, урып-җыю чорында катнашучы барлык механи­за­тор­ларның көн­дәлек эш нәти­җәләрен колачлавы белән дә үзен­чәлекле.


Бүләкләнүчеләргә кил­гәндә, аларның һәркайсы турында аерым алып, озак­лап сөйләп булыр иде. Арча районы “Тукай” җәм­гыя­тен­дә “Вектор-410” комбайнында 1794 тонна ашлык суктырып, беренче төркем комбайнчылар арасында иң югары нәтиҗәгә иреш­кән Рәдиф Сәфәров, “Нью-Хол­ланд” комбайны белән 4437 тонна ашлык суктырган икен­че төркем җиңү­чесе  – Аксубай районы “Аксу-Агро” хуҗалыгы механизаторы Җәүдәт  Сафиуллин,  Нур­лат районы “Сөләй­ма­нов” хуҗалы­гын­нан  “Нью-Холланд” комбайнында 5588 тонна ашлык суктырып алган Владимир Никитин, дүртенче төркем җи­ңү­чесе – “Агрокөч-Төркем” җәм­гыяте комбайнчысы, “Лек­сион” комбайнында 4300 тонна ашлык суктырган Гаяз Йосыпов, “МакДон” агрегаты белән 2628 гектар иген­нәрне теземнәргә салган Актаныш районы, “Әнәк” агрофирмасы механизаторы Раил Зарипов республика бәй­ге­се­нең төп җиңү­че­ләре булды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 15.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112