ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

“Намуслы егетләр күбрәк”

 
Узган атна ахырында полиция хезмәткәрләре бәйрәм итте. Бьйрәмнең быелгысы аерым мәгънәгә ия. Ник дигәндә, 10 ноябрьдә совет эшче-крестьян милициясе оешуга да 100 ел тулды. Исеме үзгәрсә дә, җисеме шул ук калды эчке эшләр органнарының. Бәйрәмдә дә искә алдылар бу чынбарлыкны. Хокук сакчылары арасында төрле кешеләр булганын да әйтми калмадылар.

5-1

Казанның “Пирамида” үзәгендә узган бәйрәмгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. “Сез һәрвакыт җинаятьчелеккә каршы көрәшнең беренче сафларында булдыгыз, – дип сөйләде республика башлыгы хокук сакчыларына. – Татарстан эчке эшләр органнары Россиядә иң яхшылар арасында булды, шулай булып кала да. Республиканың бүгенге тотрыклы тормышында сезнең дә өлешегез зур. Халык сезгә ышана, бу ышанычны ныгытырга кирәк. Кешеләр сездән ярдәм һәм яклау буласын белеп торырга тиеш”.


Сер түгел, полиция хезмәткәрләре янына ул-бу килеп чыкса гына йөгерәбез. Алар белән аралашмыйбыз икән, тормыш-көнкүрешебез тыныч дигән сүз. “Погонлыларга эшең төшмәсен” дигән гыйбарәне дә әнә шулай аңларга була. Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтүенчә, милиция полициягә әверелсә дә, җисеме шул ук калды. “Урамда тыныч булсын, әти-әниләр укырга чыгып киткән баласы өчен борчылмасын, өлкәннәр тиенләп җыйган акчасыннан колак какмасын, юлда кешеләр үлмәсен дип тырышабыз. Кеше кайгысына битараф калмасак иде, – дип мөрәҗәгать итте ул хезмәткәрләренә. – Беркайчан да җиңел булмады, полициядә эшенә тугры кешеләр эшли. Бу дөньяны ямьлерәк, тынычрак итү өчен тырышабыз. Шәһәр һәм бистә урамнарында тыныч, туристлар кунакка килергә курыкмый, соңгы 15 елда талаулар 3,5 мәртәбә, фатир караклыгы 10 тапкыр кимеде. Моңа четерекле, йокысыз, ялсыз эш, хезмәт вазифаларын үтәгәндә 200 егетнең батырларча һәлак булуы бәрабәренә ирешелде”.


Бәйрәм булса да, генерал Хохорин соңгы вакытта телгә кергән тагын бер вакыйганы искә алмый булдыра алмады. “Матбугатта һәм интернетта Түбән Камадагы хәлне бөтен җиһан дәрәҗәсендә күпертергә, шул рәвешле бөтен Эчке эшләр министрлыгының эшенә тап төшермәкче булалар. Килешәм, күңелсез очрак, әмма җентекләп тикшерергә кирәк”, – диде министр. Түбән Камада өч полиция хезмәткәрен үз вазыйфаларын арттырып үтәүдә, кешегә кул күтәрүдә гаеплиләр. Үз-үзенә кул салган 22 яшьлек Илназ Пиркин әлеге адымга барыр алдыннан хокук сакчылары тарафыннан кыйналуы турында әйтеп калдырган. Хәзер Түбән Камада тикшерүчеләр эшли, полиция хезмәткәрләре кулга алынган. Тагын мондый очраклар булмады микән дип тә шикләнәләр. Әлеге вакыйганы заманында Казанның “Дальний”  бүлегендә булган хәлләр белән дә чагыштыралар.


Әлбәттә, мондый хәлләр министрлыктагыларның кәефен кырды. Шөкер, бәйрәм алдыннан Марсель Бәдретдинов табылды. Казан үзәгендә кызыл утка туктамыйча “гаишник”лардан качарга маташкан йөртүчене тоткарлаган лейтенант бер көн эчендә чын каһарманга әверелде.  Кагыйдә бозган йөртүче, янына килеп җиткән полиция хезмәткәрләренең сүзенә колак салмыйча, янә качып китмәкче була. Видеодан күренеп тора: Марсель Бәдретдинов башта машинага ябышып бара, аннары асфальтка егыла. Аздан гына машина астына керми. Җитмәсә, күрше полосадан авыр троллейбус бара. Әмма лейтенантны бу гына туктата алмый: ул тагын хокук бозучының машинасы янына йөгереп бара һәм иптәшләре белән аны тоткарлый. Рульдә хәрби тикшерүче Игорь Пилипенко була. Гадәттә, мондый очракларда органнар азсүзле булырга тырыша. Бу юлы исә мәгълүматны кызганмадылар, каһарман үзе дә аңлатма бирде хәтта. Ә рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, Пилипенко Саратов шәһәре хакимияте башлыгы урынбасарының улы булып чыга. Марсель Бәдретдиновны исә моннан бер ай чамасы элек Дәүләт Думасы депутаты утырган машинаны туктаткан инспектор диләр. Ел башыннан бирле ул юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның 2 меңнән артык очрагын ачыклаган. Алар арасында аек булмаган килеш рульгә утыру белән бәйле 20 очрак та бар. Татарстан Президенты бәйрәмдә инспекторга “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.


Лейтенант Бәдретдинов каһарманмы? Башкаларның иминлеген сакларга ант эчкән хезмәткәрләрнең барысы да шулай эшләргә тиеш дип җавап бирүчеләр булыр бу сорауга. Алар да дөрес әйтә. Ә һәр инспектор Марсель кебек үз гомерен куркыныч астына куяр идеме? Җавабын үзегез дә беләсез һәм бу да чынбарлык. Нишләмәк кирәк, бүген безгә каһарманнар җитми. “Беркайчан да мамык кебек йомшак булмадык. Хаталар да, хыянәт итүчеләр дә, башкасы да булды, – ди әнә министрлыкның ветераннар оешмасы җитәкчесе Евгений Гатцук. – Әмма намуслы егетләр күбрәк”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 11.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112