ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Алданасыңны алдан белсәңме?!


Узган ел азагында күрше­без, бер сәүдә үзәгенә барып, озак кына сайлап, сатучылар белән киңәшеп, зал ягына диван алырга заказ биреп кайтты. Акчаны өлешчә түләткәннәр, килешү төзегәннәр. Ике атна үттеме икән, диванны китереп тә куйдылар, җыеп та киттеләр. Ә китерергә бер көн кала, шалтыратып, товарның тулы хакын түләп бетерергә кушканнар.

1-1
Өй җиһазы күз явын алырлык матур иде. Күрше хатынының зәвыгы бар шул, затлыны сайлаган. Тик аның тышкы калыбы гына ялтырый булып чыкты. Ә эчтән калтыравын утырып карагач белдек. Дөнья йөзләрендә ничә ел яшәп, шундый сыйфатсыз әйберне күргән юк иде. Утырасың гына, диван идәнгә тиярдәй булып салынып төшә. Әйтерсең лә эче­нә чүпрәк-чапрактан башка бернинди материал куймаганнар. “Кибеттәгесенә утырып та, ятып та карадым, нык иде”, – ди күрше. Менә шуннан китте инде кибет юлын таптаулар. Сатучы кызлар: “Безнең гаеп юк”, – дип аклана. Җиһаз төргәгендә товарны эшләп чыгаручы оеш­маның адресы, телефоны күрсәтелгән иде. Шуның буенча шалтыраткач, телефонны алдылар, ләкин өметле сүз әйтмәделәр. Янәсе, бар да тәртиптә, товар яхшы, үзегез сайланасыз, алданрак ни карадыгыз һәм башкалар...

 
Яңа товар пенсиядәге күршеләрнең тынычлыгын алды, ну тегеләргә дә тынгы бирмәделәр: шалтыраттылар, бардылар, фотосурәтләр эшләделәр, хатлар яздылар. Булмас, ахры, судка бирербез, дип торганда, эшмә­кәр­ләр җайга килде һәм башка җиһазга алмаштыру турында сүз кузгаттылар. Тик күрше­ләр ризалашмады, акчаны кире кайтаруны сорадылар. Ниһаять, бәлале диванны алып киттеләр һәм тулы хакын кайтардылар.

 
Мондый хәлләр турында язу гына җиңел, ә үзең шуңа тарысаң, күрше хатыны әйткәндәй, йокың кача, ярты нервың ашалып бетә. Юкса, хәләл пенсия акчаңны түләп алган кыйммәтле товар бит. Бездә хезмәт күрсәтү кайчак шулайрак килеп чыга шул, аннары чабып, хокукларыңны даулап йөрисең. Бу очракта закон кулланучылар ягында, тик син аны расларга тиеш­сең. Сыйфатсыз товар сатып алып алданучылар, гадәттә, судка биргәнче иң элек кулланучылар хокукын яклау бүлеге белгечләреннән яр­дәм сорый. Белгечләр киңәш бирүдән тыш, шикаять хатын ничек язарга кирәк­леген аңлата.

 

Роспотребнад­зор­ның Татарстандагы идарәсе мәгълүматлары буенча, быел тугыз ай эчендә республикада товар тәкъдим итүчеләргә һәм сыйфатсыз хезмәт күр­сәтүчеләргә 21 миллион сумлык штраф салынган. Әлеге идарәнең кулланучылар хокукын яклау бүлеге җитәк­чесе Ирина Әхмәтшина әй­түенчә, берничә ел рәттән “Мно­го мебели” бренды бе­лән сату итүче эшкуарлар “кара исемлек”кә эләгеп ки­лә. Аларның хезмәт күрсә­түен­нән зарланучылар шактый.

 

Эшкуарлар үз товарларын рекламалауга да акча кызганмый. Ташламалардан файдаланыгыз, дигән булып, товарны вакытлыча арзан хакка саталар. Ә бушлай сыр тәбедә генә һәм арзанга алган җиһазың пүчтәк булып чыга.
Шуннан соң нишләргә? Белгечләр иң элек товарны сатып алган урынга барырга куша. Сыйфатсыз товардан котылуның берничә юлы бар: башкага алмаштыру, төзәттерү, кире тапшырып, акчасын кайтару. Бу эшләр тиз арада башкарылырга тиеш. Каршылыкларга очраган сатып алучы исә кулланучылар хокукын яклау комитетыннан яклау эзли. Әлеге оеш­мага гыйвар аеннан сен­тябрьгә чаклы 5 мең 300дән артык мөрәҗәгать кергән. Соңгы елларда мөрәҗәгать­ләрне интернет аша юллаучылар күбәйгән. Хатларның байтагында хокук бозылу очрагын әйтәләр һәм закон буенча нәрсә эшләп булуын сорыйлар. Барлык мөрәҗә­гать­ләрнең 40 процентка якыны товарлар әйләнешенә кагылышлы. Аерым алганда, бу уңайдан республикабыз халкыннан 1 мең 964 мөрә­җәгать кергән. Катлаулы техник чаралардан шулай ук кесә телефоннары, планшетлар, ноутбуклар тиешенчә эшләмичә, сатып алучыга шактый кыенлыклар тудыра.


Алда әйтеп үткән “Много мебели” маркасы астында берничә шәхси эшмәкәрлек оешмасы теркәлгән. Узган ел өч эшмәкәрнең бик үк намуслы эшләмәве ачыкланган. Төгәл әйткәндә, 100 кешедән алар эшчән­ле­генә бәйле шикаять кергән. Эшмәкәрләр товарны алдан килешенгән вакытта китереп җиткерми, товарларның сыйфаты канә­гатьләнерлек булмый яки җиһазның кайбер өлешләре җитми. Ирина Әхмәтшина аңлатуынча, административ җәзага тарта, штрафлар сала торгач, барыбер яхшы якка үзгәрешләр сизелә.

 

Эшмә­кәр­ләрнең байтагы эшне судка җиткермәү ягында һәм җи­тешсезлекләрне тизрәк бетерергә тырышалар. Ди­мәк, аларга каршы “кө­рәш”­нең файдасы тия. Ләкин һәр очракта да түгел, намуссыз эшләү фактлары әледән-әле килеп чыга. Шуңа күрә ниндидер ялтыравык рекламаларга, ташламаларга ышанып, җиһаз сатып алмагыз, ди белгечләр. Әйтик, “Много мебели” маркасында сатучы эшмәкәрнең рекламасында ук хилафлык табылган. Алар эшләнмәләрен Россиядә беренче дип тәкъдим итәләр, ягъни башка көндәшлә­рен­нән аерылып торалар. Ташка язылганга да ышанырга ярамаган заманда яшибез шул.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 169, 11.11.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112