ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

"Безнең йортка рөх­сәтсез килеп йөрмәячәксез, тормышка тыкшынмаячаксыз!"


Кадриянең бик тә, улларын өйләндереп, башкалар кебек оныклар сөеп яшисе килде. Малайлар гына ашыкмады, ире Фатихның да моңа исе китмәде. Олы улын ничә тапкыр таныштырып карады, тик пар табуы гына җиңел эш булып чыкмады. Күлмәк түгел бит ул, кибеттән сайлап алып булмый.

55

Бу эшкә Кадрия кушуы буенча дус-ишләр җигелде, хәтта таныштыру агентлыкларына бардылар, интернетта сайтлар таптылар. Татар яшь­ләрен таныштыру үзәкләре дә бар икән. Әмма бар да юкка булды. Менә, ниһаять, көтеп алган шундый көн килде. Олы улы Илдарның таныштырырга кыз алып кайтасын белгәч, үзен кая куярга белмәде Кадрия. Бердән­бе­рен тапкан бит бала. Гашыйк булган, чын-чынлап тормыш кормакчылар! Киләчәкне дә үзләренчә планлаштырып куйганнар.

 

Сөенде Кадрия, бик сөенде. Йомшаграк характерлы улын үз кулына алырдай кыз табылса икән?! Ничек тә булса ярдәм итәрләр, уртак тормыш кына корып җибәрсеннәр. Хатын, уйларына уралып, ялтырап торган шәһәр фатирын тагын бер кат гөл иттерде. Фарфор чынаякларны өстәлгә тезде. Яхшы киенә, диде бит улы. Үзе дә матур күлмәк­ләрен киде, Фатихка галстукка кадәр тактылар. Илдарның да өс-башын яңартып алдылар, кыз янында ким-хур булып йөреп булмый, янәсе. Их, өйләндерәсе иде, тизрәк оныкларны сөясе иде.

 
Ишек кыңгыравы чың­лавына аптырап, диванга барып утырды ул. Илдар сөйләвенә караганда, гадәти булмаган кызны ничек каршы алырга?! Менә ире Фатих ишек ачты, ә анда карап торырга бер кашык су кебек йотарлык кыз басып тора. Илдар, ашыга-ашыга, килен­нең киемнәрен элде, аяк киемен салдырды. Кадрия ачкан авызын ябарга да онытып карап торды. Исән­ләштеләр. Чәй эчтеләр.

 
Менә яшьләр өйләнешү мәсьәләләре буенча да сүз башладылар.
– Безгә яшәргә урын, йө­рергә машина кирәк булачак, – диде кыз, эшлекле кыяфәт чыгарып.
– Ярар, фатир алып бирербез, ничек тә тырышырбыз...
– Безгә аерым фатир ки­рәк була, беренче көннән үк.
– Уйларбыз, балалар, уйларбыз. Беренче көннән үк булмас булуын.
– Беренче көннән кирәк, без шулай килештек.
– Уйларбыз, балалар, уйларбыз. Йә бу фатирны калдырып, авылда өй сатып алырбыз, – дигән сүзләре авызыннан очып чыкканны сизми дә калды Кадрия. Фатихның аптыраган карашына кул гына селтәде.
– Ә машина? – диде килен.
– Анысы да булыр.
– Илдар машина йөртми бит?
– Әтиегез йөртер, балалар.
– Минем машина йөртү таныклыгым бар, үзем йөртә алам. Машинагызны бир­сә­гез. Миңа бүләк итәрсез.
– Ярар, балалар, уйлап бетерик әле. Болай бер сөйләшүдә генә хәл итә торган түгел бит, – Фатихның сүзләренә Кадрия кул гына селкеде.


Килен ничек килеп керсә, шулай зур мәсьәләләрне хәл итеп чыгып та китте. Күз алдында Илдарның ничек итеп киленнең тунын төймәләп, билен пута белән буганнары буталды. Шатлыктан елмаеп, урыныннан да тора алмыйча утыра менә. Нәрсә булды бу, давыл уздымы? Гомер буе туп­лаган маллары киленгә китеп бара. Барса соң, иң мөһиме – Илдар бәхетле булсын! Кадриянең эчендә шатлык белән ниндидер билгесезлек көрәшә башлады. “Булсын, балаларга калсын”, – шулар өчен дип яшәделәр түгелме соң? Фатихның аптыраулы карашына да җавап кайтару өчен мәҗбүри елмаеп куйды ул: “Яшәсеннәр. Без бит инде үзебезнекен яшә­дек. Тырыштык, булдырдык, хәзер балалар яшәсен, әйе­ме, әтисе!”


– Хатын, карале, без бит әти-әнидән берни сорамадык. Икебез бер авылдан, бер сумка тотып чыгып киттек, ә? Тырышып фатирлар алдык, машиналарны алыш­­тырып бардык. Теге “Мос­квич”ны хәтер­лисең­ме? Хә­зер миллионлык машинада җилдертәбез. Фатирыбыз да иркен.


Кадрия Фатихның мең кат хаклы икәнен белсә дә, елмаеп утыруын дәвам итте.
– Фатих, улыбыз өйләнә бит. Нәрсә кызганып утырабыз, барысын да бирик. Ул заман дип нәрсә сөйлә­нергә. Хәзер заманы башка аның, заманы.


Икенче көнне килен, Илдарга ияреп, кабат кайтты. Сөйләштеләр, нидер килеш­теләр. Өченче көн тагын килде. Кулында бу юлы никах килешүе иде. “Барысын да рәсми рәвештә килеште­рергә кирәк. Йорт кәгазь­ләрегезне, машина кәгазь­ләрегезне минем исемгә күчереп кайтыйк. Болар барысы да килешүдә язылган”.


Кадрия бу юлы аптырап калды. Бертуган сеңлесе­нең: “Апа, нишлисез сез! Карап торып фатирсыз да, малайсыз да каласыз бит”, – дигән сүзләре колагында яңгырап китте. “Үз фати­ры­ңа, үз ма­лаең янына да килә алмаячаксыз бит!” – диде Кәүсә­рия.


– Никах килешүенең 9 нчы пунктын укыгыз. Анда, сез безнең йортка рөх­сәтсез килеп йөрмәячәксез, безнең тормышка тыкшынмаячаксыз, диелгән. Димәк, без яши башлауга, фатир безнеке генә булачак. Менә монда кул куегыз.
Киленнең бу соңгы сүз­ләреннән соң Кадрия үзе­нең кычкырып җибәрүен дә сизми калды. “Чыгып кит, аферист, шарлатан, эзең дә булмасын, хәзер полиция чакыртам”. Кадрия киленне этеп диярлек ишеккә куалый башлады. Өстенә кием­нәрен, язуларын, аяк киемен атты. Ишеккә талпынган улын атасы тартып алды.


...Берничә айдан Илдар урам тукталышында бер кызны очратты. Сөйләшеп кит­теләр, ашханәдә эш­ләү­че бу кызның икенче көн ял итми­чә эштән кайтышы икән. Илдар аны әнә шулай көн дә каршы ала торган булды. Өйдәгеләргә дә берни сиз­дермәде. Бер авызы пешкәч, кызны сынап карарга булды. Авылдан әби­се өйрәтеп торды, егет аны юылмаган табак-савыт өеп тә каршылады, кием­нәрен идәндә дә атып калдырды. Наилә сынатмады. Сабыр, басынкы киленне һәммәсе яратты. Өйлә­нешеп, ярты ел бергә тормадылар, каенанасы аларны аерым фатирга чыгарды. Яшь гаилә бер-бер артлы ике бала табып сөен­дерде. Бүген бөте­несе шул балаларны карый. Илдар, Наилә кушуы буенча, көн дә шалтыратып, әти-әни­сенең хәлен белешә икән.


Ә теге килен исенә төш­кән саен Кадрия куырылып килә. Ярый, башыбызны шул киленнән коткардың, дип, көн дә Ходайга рәхмә­тен укый. Әле икенче улын да өйләндерәсе бар. Барыбер куркыта кабат каенана булулары.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!