ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

”Стратегия” дигән өмет

 

Агымдагы елның башыннан без барыбыз да тарихи вакыйга шаһитлары дияргә мөм­кин – милләтебез үсеш стратегиясе язуга алынды. Зурдан кубып. Мондый хәлнең татарда әле булганы юк иде. Татарда гына түгел, белүемчә, башка дәүләт­сез халык, милләтләрдә дә.

66  
Дәүләтле милләтләрдә барысы да шактый гади – стратегия дигәндә барыннан да бигрәк икътисадны кайгырткан дәүләт үсеш стратегиясе языла, һәм шуның белән шул. Дәүләт булганда мил­ләт, тел, милли мәдәният исәнлеге өчен хафаланасы юк. Исәнлек һәм үсеш автомат рәвештә бара. Татарга исә хафаланмый һич ярамый. Ул гынамы, бездә инде чаң сугар вакыт җиткән иде. Стратегияне шул чаң дип кабул иткәндә дә дөрес буласы. Ул – инде яшерен-батырын түгел, гаҗиз­лек­тән, “точка невозврата” дип аталган критик чиккә җиткә­небезне аңлап тотынган эш, кайбер зыялыларыбыз әйткән соңгы омтылыш.

 
Әмма башка як та бар. Әгәр дә стратегия милләт яшәешен, үсешен гарантияләгән затлы документ була, кабул ителә һәм милләт, аның ул-кызлары, зыялы кавем, җитәкчелә­ребез, кыйблабыз итеп, тие­шен­чә үтәп, шуның буенча яшәп китә икән – бу өченче татар яңарыш-күтә­ре­лешенә тиң күренеш, өченче ренессансыбыз булачак. Һәрхәлдә ул 100 түгел, 70-80 процентка үтәлеп барганда да. Һәм киресенчә: кабул ителгән җәһәттә дә стра­тегия эшләми, тактика бармый, инструментлар, механизмнар табылмый, зурдан кубып язылган документ теләк­ләр җыел­масы – декларация генә булып кала икән, татарга бүтән инде чәбәләнмәсә дә була – глобализм, аннан да биг­рәк сугышчан, агрессив олы туган шовинизмы, үзебезнең битарафлык безне Җир йөзеннән сөртеп ташлаячак. Яшәү яки бетү – бүгенге вәзгыятьтә башка альтернатива юк. Чөнки якын араларда Россиядә ирек-хөрлек җилләренең шаулап-даулап исүе, авторитарлык белән унитарлыкны төбе-тамыры белән йолкып алып, себереп түгүе кө­телми. Стратегия язганда, аны тормышка ашырырга алынганда, без моны һәрдаим истә тотарга тиешбез.

Бүген, башлангыч чорда, стратегия эс­кизы белән милләттәшләребезне та­ныш­тыру этабында нәрсә куандыра дигәндә, ул да булса – милләтнең берләшү юлына чыгып атлаган беренче адымнары. Тәкъ­дим һәм хәер-фатиха Президенттан чыкса, зыялы кавем аны күтәреп алды, хакимият белән беркайчан да ки­леш­мәгән милләт­челәребез, мәсәлән, диссидент дә­рәҗә­сендәге көрәшчебез – Фәүзия Бәй­рә­мова, башкалар да аңа үзенең теләк­тәш­леген белдерде. Бу – уңай күренеш.


Үсеш стратегиясенең эскизын аңлату­га багышланган очрашуларда билгелән­гән­чә, ахыр максат – 2050 елга милләт өс­тендә торган инкыйраз куркынычын бөтенләй юкка чыгарып, татарны, халкыбызны тотрыклы үсеш юлына юнәлтү. Бу урында, әлбәттә, беренчедән, әлеге теләк фәрештәләрнең амин дигә­ненә туры килсен, дисәк, икенчедән, со­рау­лар да туа. Әлеге изге максат ни дә­рә­җәдә үтәлер, бүгенге четерекле халәттән, киләчәктә көчәеп китәргә мөмкин проблемалардан стратегия безне йолкып ала алырмы? Стратегиягә тотынган татар, аны ахыргача башкарып чыгу өчен иртәгәдән ничек яшәп китәргә, нинди шартларны үтәргә, нинди тактика, нинди юл картасы сайларга тиеш?


Шартлар дигәндә, алар, әлбәттә, хәтсез. Арадан икесен – үтә дә хәлиткечләрен, алар булмаганда стратегиянең эшләп китмәячәген күрсәтү кирәктер. Беренчесе, әлбәттә инде, милли мәгариф системасын ничек булса да торгызу. Теләсә нинди юллар белән төбәк компонентын кире кайтарып, татар мәктәп­лә­рендә фәннәрне 11 сыйныфка тикле татарча укытуга күчү, БДИны татарча бирү. Стратегиядә каралган бөтен башка пунктлар үтәлеп тә, милли мәгариф читтә калган тәкъдирдә без инкыйразны җиңә алмаячакбыз.


Россия белем бирү системасының милли мәгарифләргә караган өлешен элеккеге – 2007 елга кадәр булган стандартларга кайтару – авыр бурыч. Әмма берләшеп, җитәкчеләребез, зыялыларыбыз, гади халык бер булып тотынганда, эзлеклелек булганда башкармаслык эш тү­гелдер ул. Стратегия милләтне берләш­тереп кенә калмыйча, аны күпмедер сәясәтләш­те­релгән хәлдә дә тотарга тиеш. Сәя­сәтләшү – милли аң үсүгә даими йөз тоту дигән сүз ул. Кайбер җи­тәк­челәребез гел генә проблеманы сәясәт­ләштерергә кирәкми, дияргә яратсалар да, бу дөрес түгел. Сәясәтләшкән халык үлми. Сәя­сәтләшү ул – әле баррикадаларга чыгу дигән сүз түгел. Ул – уяу, аң булу, йок­ламау.


Икенче шарт – стратегия кабул ител­гәнче үк республикабызда реаль икетел­лелекнең механизмнарын булдыру, тиешле норматив актлар кабул итеп, үз Конституциябезне, аның 8 маддәсен, ниһаять, үти башлау. Президент аппаратыннан, Дәүләт Советыннан, Хөкүмәттән башлап, эш кәгазьләрен ике телдә дә тутыру, утырышларны, киңәшмәләрне чиратлаштырып ике дәүләт телендә алып бару. Мондый практиканы шәһәр, район хаки­мият­ләре­нә, муниципалитетларга төшерү, эшләтеп җибәрү. Татар дөньясы, Россиядә булсын, чит илләрдә булсын, дүрт күз бе­лән үзе­нең рухи һәм тарихи ватаны – Татарстанга карый. Татарстанда татар теле­нең дәрә­җәсе бермә-бер арту – сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен милли горурлыкка өстәмә сәбәп, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч булыр иде.


Чын икетеллелек булдырырга телә­гәндә федерализм, аны саклап калу, хәтта ки ныгыту өчен көрәшнең мөһимлеген дә ассызыклыйсы килә. Бу да стратегиягә керергә һәм даими көн кадагында торырга тиешле юнәлеш дип беләм. Россиядәге аерым көчләр яшәгән саен ныграк унитарлыкка, милли берәмлекләр булмаган яңа территориаль бүленешкә каера. Мәгълүм сәбәпләр аркасында без, аларга үч итеп, документка бәйсез Татар иле, аны торгызу турында яза алмыйбыз. Тик булганны сак­лап калу – изге бурычыбыз. Федерализмны яклау һәм саклау ул – республиканы саклау. Бу эштә безнең саллы союзнигыбыз – Россия Конституциясе. Аны үтәргә һәр­даим атлыгып тормасалар да, Төп закон әле гамәлдә, куркасы түгел. Республикабыз дәүләт органнары, әлбәттә, башка милли республикалар җитәкчеләре белән бергә, бу җәһәттән планлы, озак срокка тәгаенләнгән эш оештырсалар, азчылык милләтләрнең хокук­лары турында Үзәккә даими тукып торсалар, нәтиҗәсе булмый калмас иде.


Стратегиянең милләт мәнфәгатьләрен тулы күләмдә якларга тиешлеге бәхәссез. Тик эш төркеменә кергән аерым кеше­ләрнең аны әзерләгәндә куркып яисә ярарга тырышып, юрганны Мәскәү ягына тарту ихтималын да истән чыгармаска кирәктер. Татарда Шаһгали партиясе бар дәверләрдә дә булган һәм булачак. Мәскәү белән низаг чыкмасын дип, аның кайбер мәнфәгатьләре стратегиядә исәпкә алын­ганда да алар минималь дәрәҗәдә, хәтта ки исем өчен генә булырга тиеш дип уйлыйм. Алар мәнфәгатьләре дия-дия, шушы көнгә калдык та бит инде. Документ кыю, ачык һәм аңлаешлы булсын иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 21, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!