ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 59, 23.04.2019/

//

Сезне алдаганнары бармы?

 

Узган ел республикада интернет аша алдау очраклары 20 процентка кимегән. Читтән торып алдауның – 3 мең 135, ә 2017 елда 3817 очрагы теркәлгән. Кибермошенниклар һәм телефон аферистларын ике тапкыр күбрәк тотканнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткәннәр. Ә сезне алдаганнары бармы?

11

Гөлназ Мансурова, укытучы:

 
– Беркөнне миңа чит номердан шалтыраталар. Сез карават сатасыз икән, ди бу кеше. Әйе, чынлап та, интернет аша сатуга куйган идем. Товарны бит алучы булганда сатасы килә. Бу кеше карта номерымны сорый башлады. Шунда гына эчкә шом керде. Ничек инде, товар миндә, ә ул акча күчерәм, ди. Тизрәк телефонымны сүнде­реп куйдым. Миндә уяу­лык бар әле ул. Ә менә ирем, ике көн элек сөенеп кайткан. Эше торак-коммуналь җи­һаз­ларга хез­мәт күрсәтү белән бәйле. ”Бер яхшы тәкъдим булды әле, – ди бу. – 12 миллионлык эш таптык. Без ул оешмага 600 меңен күчерергә тиеш. Аннан соң аларга хезмәт күр­сәтәчәк­без”. Юри генә интернетка кереп, бу хакта мәгъ­лүмат эзләп карадым. Баксаң, әле­ге хат язучы алдакчы икән. Хәзерге заманда бигрәк тә сак булырга кирәк!

Асылъяр, җырчы:

 
– Чит кешеләрдән килгән смс хәбәрләрне бөтенләй укып тормыйм. Бетереп таш­лыйм. Алдакчылар еш шалтырата. Эшнең нидә икә­нен аңлап алам да рәхмәт әйтеп саубуллашам. Бушка берни юк инде ул. Үзең эшләп алган акча гына ышанычлы.

Илдар Мәгыйзов, казино менеджеры (Калининград шәһәре):


– Ни хикмәттер мин эш­ләгән урынны “уйнак куллар”, төрле алдакчылар “аулак өй” дип күз алдына ките­рәләр. Әмма анда мине беркем дә беркайчан алдамады. Ә менә гадәти тормышта андый хәлләр булгалый. Барысын да истә тотып булмый инде. Күбрәк интернет мошенниклардан җәфа чигәм. Бик ышанучан кеше мин. Та­нышларымның акча соравы турындагы ыргакка “чирт­кәнем” булгалады... Аннан гына мошен­никлар­ның, алар­ның аккаунтларын ватып, ялган хә­бәр җибә­рүләре ачыкланды. Хәзер акылга утырткач, андый алымнарга ышанмыйм. Әм­ма минем КВНда узган яшьлегемне истә тотып, бәлки алдаламыйлардыр, ә шаярталардыр күб­рәк. Хәер, шаяртсыннар, шулай булганда яшәү дә күңелле ич.


Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөселманнарының баш казые:


– Мин телефоннан сөй­ләшәм генә, башка бернәр­сәсенә дә кысылмыйм. Чүп-чар әйберләрне караганым да, укыганым да юк. Кеше нәрсә өчен шундый хәлгә тарый? Җавап бер генә: нәфе­сенә күрә алдана. Эшләмичә, артык көч түкмичә, акча бе­лән акча ясыйсы килә. Алла­һы Тәгалә Коръәни Кәримдә  рибаны хәрам дигән. Пирамидалар да эшләмичә баерга теләүче­ләрдән оеша, аннары җиме­релеп төшә. Икътисади белем алганда, безне шуңа укыттылар: акча йә җир, йә производство аша үтеп кенә кабат акчага әйләнергә тиеш. Хәзер исә Хөкүмәт тә, ке­ше­ләр дә акча белән акча ясамакчы. Бу – шәригать буенча тыелган, алай ярамый. Тыелган эш яхшы бетми. Акчаның юктан бар булмавын онытмаска кирәк. Кемдер отсын өчен, кемдер югалтырга тиеш.

Яхъя Ишиков, Әгерҗе районының Красный Бор авылындагы үлән җыючы бабай:


– Миңа 94 яшь булса да, үземне алдарга юл куймыйм әле. Әйбер тәкъдим итеп, халыкны алдап йөрү­челәр еш  очрый. Күптән түгел Казаннан “Газель” машинасы кил­гән иде. Газ счетчикларына сигнализация куябыз ди бу. “Газчы бар безнең, кирәк булса, чакыртырмын”, – дип, кире борып  чыгардым. Көз көне Пенсия фондыннан дип, халыкны алдалап йөрделәр. Янәсе, 5 мең сум акча бирәсең дә, бу сумма өчләтә кайта. Кулымдагы таягым белән ки­зәнә башлагач, чыгып китте­ләр тагын. Авылдагы ике кешене алдап киткәннәр.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!