ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Иң мактанчык халык – Азнакайда. Хикмәт нидә?

 

Моңарчы шагыйрь Марсель Галиевне нигә шундый мактанчык икән, дип уйлый идем. Районнары белән шундый икән. 7 февраль көнне Бө­тен­дөнья Татар конгрессы (БТК) башкарма комитеты бинасында төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган бик мәгънәле кичә булды. Шунда Азнакай район башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Гый­ла­җев: “Иң мактанчык халык бездә яши”, – дип белдерде. Моны беркем дә кире какмады. Киресенчә, җыелган халык, көлешеп, хуплап куйды.

33  
Әйе, төбәк тарихын җиң сызганып язуга алынган Балтач, Әлмәт кебек районнар аз түгел Татарстанда. Әмма соң­гы ун ел эчендә, авыллар, район яшәешен өйрәнеп, күренекле кешеләрен барлап, иллеләп китап нәшер иткән Азнакай кебек район әлегә күренми. “Якын арада авылларыбыз тарихына багышланган дистәдән артык хезмәт дөнья күрәчәк”, – ди Д.Гыйлаҗев. “Башка районнарда авыл тарихын язарга алынган агайлар китабын гадәттә пенсия акчасына бас­тырса, анда чыккан китап­ларның яртысы хакимият фатихасы белән, иганәчеләр хисабына нәшер ителде”, – ди ТР Төбәк тарихын өйрәнү­челәр җәмгыяте рәисе, археолог Альберт Борһанов. Шунысы да әһәмиятле: моңарчы әле бер төбәктән дә, ике дистәләп кешенең район башлыгы җитәкчелегендә, дәррәү кубып, конгресска, тәкъ­дим итү кичәсенә кил­гәне булмаган.

 
Моңа БТК башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та игътибар итте. “Авылларыбыз тарихын китап итеп чыгару – изге бурычыбыз. Әгәр бу эшне бүген эшләмәсәк, иртәгә соңга калуыбыз ихтимал. Әле күп районнар Азнакай кебек колачлы эшли алмый. Әлеге эшне хакимият башлап йөри икән, бик куанычлы хәл!” – дип, ул Балтачтагы кебек шәҗәрә туплау эшенә укучы балаларны җәлеп итәргә чакырды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чиратында җирлектә юкка чыккан авыллар тарихын өйрәнүгә алынуларын хәбәр итте. Шул эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, утыз алты саланың гыйбрәтле язмышын чагылдыручы “Хә­тер түрендәге авыллар” ди­гән китап дөнья күргән. “Бу җәһәттә эш күп: кырык биш авылның тарихы барланмаган әле”, – дип әлеге гамәлне алга таба да дәвам иттерәчәк­лә­рен белдерде ул. Кичә барышында “юкка чыккан” дигән гыйбарә белән ки­лешмичә, бүтәнчәрәк әйтер­гә чакыручылар, бу күренеш­не “зур фаҗига” дип бәяләү­челәр дә шактый күренде. Миңа калса, егерменче гасыр башында, инкыйлаб нәти­җәсендә барлыкка килгән “Кызыл Сукачы”, “Кызыл Чиш­мә”, “Кызыл Йолдыз” кебек авылларның озын гомерле булмавы гаҗәп түгел. Дөрес, совет заманында перспективасыз дип бетерелгән­нәре дә аз булмады. Хәзер азнакайлылар, әнә шул авыл урыннарын барлап, зиратларын киртәләп алып, мәрхүм­нәре рухына дога кылу өчен килергә теләгәннәргә шартлар тудыра башлаган. Бик күркәм башлангыч! Башка районнар да үрнәк алсын иде.


РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы депутаты булып сайланган вакытларында кыю, тәнкыйди чыгышлары белән танылган сәясәт­чебез, хәзер дә уйлаганын, уңга-сулга карап тормыйча, җәмәгатьчелеккә җиткереп килгән Фәндәс Сафиуллин да ул көнне якташларын (аерым алганда, Азнакайдан сайланган ТР Дәүләт Советы депутатларын) мактады. Чынлап та, республика­быз­ның унсигез районында әле дә татар мәктәбе ача алмаган хәсрәт җитәкчеләр белән чагыштырганда Әнәс Исхаков­ның туксанынчы елларда беренчеләрдән булып шә­һәр җирендә татар гимназиясе ачуы – батырлык ул! Башкалабызда бүген дә Сөем­бикә урамы юк. Азнакайлылар патшабикәбезнең исемен иң матур урамга кушкан. Хәзер аны Мәскәүдәге – Арбат, Казандагы Бауман урамы шикелле җәяүлеләр урамына әйләндерү белән мәш­гуль­ләр. Әле быел ул урамда әни­ләргә һәйкәл куймакчылар.

Әлбәттә, Чатыртау – Та­тар­станның иң биек тавы. Азнакайлылар дистә ел дә­ва­мында уздырып килә торган Чатыртау җыены хәзер татарны гына түгел, башка төрки халыкларны да туплап торучы фольклор бәйрәменә әверелеп бара (әле анда башкорт кардәшләребезне тагын да киңрәк, колачлырак җә­леп итеп, Азнакайны ике рес­публика арасындагы дуслык күперенә әйләндермәк­че­ләр; былтыр биредә өч тө­бәк­не – Татарстан, Башкортстан республикаларын, Орен­бург өлкәсен рухи бер­ләштерү максатында оеш­тырылган Ык буе авыллары Сабан туе – шушы ом­ты­лышның бер мисалы). Дөрес, Чатыртау җые­нын халык әле белеп бетерми. Иң күп дигәндә анда биш мең кеше катнашуы шул турыда сөйли. “Аның колачын киңәйтәсе, рухи ягын баетып, гомуммилли бәйрәмгә әй­лән­дерәсе, бәйрәмдә кырык-илле мең кешенең катнашуына ире­шәсе иде”, – дип тәкъ­дим итә әнә Ринат Закиров.


Тарихчы, БТК каршында нәшер ителүче “Туган җир” журналы баш мөхәррире Дамир Исхаков исә: “Гомумән, бездә зур, ишле халык катнашында колачлы, эчтәлеге тирәнтен уйланылган бәй­рәм­нәр җитми. Казан Сабан ­туеның берничә мәйданга бүлеп уздырылуы дөрес тү­гел. Татарның ишле, бердәм булуын күрсәтү өчен, аны бер мәйданда уздырырга ки­рәк. Әнә эстоннарның “Җыру кыры” бәйрәмендә бер миллионлап кеше болынга чыга. Узмышыбызда булган җыен­нар уздыру традициясен тер­гезә алсак, телебезгә, милли мәктәплә­ребезгә куркыныч янаган мәлләрдә, берничә йөз мең, хәтта миллион татарны мәй­данга чыгарып бас­тырып, кара көчләргә каршы торыр, шул рәвешле бердәмле­гебезне барча Җир шарына күрсәтер идек”, – дип сөй­ләде.


Район-авылларның борынгы тарихын өйрәнү өчен, әлбәттә, Альберт Борһанов кебек археологларны җәлеп итәргә, гомумән, авыл архео­логиясенә юл бирергә вакыт инде. Тарихчы Энгель Таһи­ров, шушы фикерне дәвам итеп: “Татар халкының, шул җөмләдән Азнакайның Алтайга бәйле өч мең еллык тарихы бар. Менә шул кендек җебен табасы иде”, – дип борынгы багланышларны өйрә­нергә чакырды. Д. Исхаков аны, дөрестән дә, унберенче гасырларда бу тарафларга Алтай якларыннан гәрәйләр, меңнәр кабилә­ләре килеп урнашкан, инде күптән Ык буйлары – борынгы татар җир­ләре, дип җөп­ләде.


Менә шулай галимнә­ре­без авыл тарихларын шактый ерак кебек күренгән Алтай якларына китереп тоташтырды. Бу хәл хәзер азнакайлыларга: “Без – борынгы мәшһүр, шанлы ка­билә­ләр­нең дәвамчылары! Бездә шуларның затлы каны ага!” – дип горурланырга, мактанырга мөмкинлек би­рә, рәхмәт яугыры! Дөрес, кичә азагында озак еллар газетабызда хезмәт куйган, Азнакайда туып үскән журналист Илсөяр Хәйруллина үзен, кичәдә катнашкан Мар­сель Галиев, Рәшит Зә­киев кебек якташларын: “Кара, без ничә еллар каләм карасы түгеп, үз авыллары­бызның тарихын язуны һаман сузып киләбез икән”, – дип читенсенеп утыруын җиткерде. Бу да – яхшы фал. Туган авылы тарихын язарга алынучылар артачак, иншалла. Әнә конгресс җи­тәкчеләре, һәр татар туган авылы тарихын, паспорт кебек, кесәсендә йөртергә тиеш, дип исәпли.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 09.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!