ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 24, 19.02.2019/

Мәктәпне кем чит итә?

 

Татарстанда өйдә белем алучы укучылар саны бер меңгә җиткән. Ике ел элек кенә бу сан 600 булган. Әти-әниләрне балаларын мәктәптән алырга нәрсә  мәҗбүр итә? Әллә гаиләдә белем алуга күчкәч, яхшырак укый башлаганнармы? “ВТ” хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

6-1

Өйдә белем алу элегрәк гадәт­тән тыш хәл буларак кабул ителсә, соңгы елларда укуның “экстернат” дип аталган алымын сайлаучылар арта башлады. Дө­ресрәге, балалар түгел, аларның әти-әни­ләре бара мондый юлга. 2012 елдан “Мәгариф турын­да”гы Закон болай укытуны тый­мый. Гаиләдә укуга теләсә кай­чан – 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр күчәргә мөмкин. Узган елның сентябрь аена ки­терелгән мәгъ­лүмат­лар­га караганда, республикада мең­гә якын укучы өендә укый. Аларның күбесе – башлангыч сыйныф укучылары. Әти-әни­ләр, балалар  яхшырак укый баш­­ла­ды дисә, министрлыкта мо­ны кире кагалар: имтихан нәти­җә­ләре мәктәптә белем алучылар­ның уку сыйфаты ях­шырак булу­ын күр­сәтә.

 
– Экстернат формасын сай­лаган укучыларның саны ки­мер­гә дә, артырга да мөмкин. Закон буенча әти-әниләр, ба­лаларының теләген исәпкә алып, уку елының теләсә кайсы чирегендә гаиләдә укытуга кү­черә ала. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шә­һәр­лә­рендә теркәлүчеләр саны күб­рәк. Башлангыч мәктәптән соң программа катлаулангач, әти-әниләр балаларын кире мәк­тәпкә китерә, – ди Татарстан Мә­гариф һәм фән ми­нистр­лы­гы­ның матбугат үзәге җи­тәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Мәктәпне өйгә алыштырган балалар  рәхәт чигәме, әллә мих­нәт­ме? Моны ничек кабул итәргә? “Га­иләдә укытуга күчү – бер дә нормаль хәл түгел. Зәгыйфь булмаган, психикасы камил балага белем һәм тәрбияне мәктәптә алу мөһим. Коллективтан аерым укуны фән дә, халык педагогикасы да хупламый. Үз-үзеңне генә ярату,  ватанпәр­вәрлек хисе булмау, бер-береңне хөрмәт итмәү үз-үзеңә бикләнүдән килә. Хастаханәдә  озак вакыт дә­валан­ганда, ярышларга әзер­лән­гәндә ва­кытлыча өйдә укып торырга мөмкин әле”, – ди КФУның укыту һәм тәрбия кафедрасы мө­дире, педагогика фән­нәре докто­ры Әнвәр Хуҗиәхмәтов.

Сиңа кызык, син сора!

Моннан бер ел элек декрет ялындагы хезмәттәшебез улын үзе укыта башлады. Журналист – укытучы түгел, булдыра алырмы икән, дип шикләнүчеләр дә булды. “Мо­ның өчен педагог булырга кирәк­ми, – ди Гөлназ Гыйләҗева. – Без­нең мәктәптән китү ниндидер гаугаларга бәйле түгел. Шулай бер­көн мәктәп программасын кабаттан өйрәнү ихтыяҗы туды. Аннан Самат ике атна хастаханәдә ятты. Бу вакытта аны үзем өйрәттем. Контроль эшләрен, киресенчә, яхшырак та эшләде әле. Шуннан соң гаиләдә укыту турында уйлана баш­ладык. Икенче сыйныф уртасында баланы мәктәптән алдык. Интернетта, гаиләдә укыту бик җиңел, дип сөйлиләр. Ышанмагыз, миңа да “ал күзлекләр”не салырга туры килде. Өйдә белем бирү бик күп көч таләп итә. Әти-әнинең башка эшләр белән шөгыльләнергә вакыты калмый. Нәтиҗәсе бар: улы­бызның белеме артты”.


Саматның һәр иртәсе спорт түгәрәгеннән башлана. Башта фех­тованиегә барса, төштән соң картинг клубына китә. Онлайн-дә­рес­ләр сәгать 1дә генә башлана. Йокысы туйгач, спорт белән шө­гыль­ләнгәч, дәресләрне көтеп ала. Көн­гә икешәр сәгать укый. Аң­ла­маган темаларын әнисе аңлата.  Бергәләп татарча китаплар укыйлар. Он­лайн-дәресләр аша уку өчен айга ике мең сум түлиләр. “Гади мәк­тәптә укыганда Самат йомыкыйга әйләнә, сорау бирергә курка башлаган иде. Кәефсез кайткан чаклары да күп булды. Артык күп сөй­ләшмәсә, комачауламаса, укытучыга яхшырак бит. Менә бу сыйфатын кабат ачарга туры килде. Хәзер кибеткә керәбезме, урамдагы бәй­рәмнәргә чыгабызмы, кая гына бар­сак та – кызыксындырган со­рау­ларына җавапны үзе таба. Сиңа кызык бит, үзең сора, дим. Балам­ның тәрбиясеннән дә, бе­леменнән дә канәгать. Икенче улым Ис­мә­гыйльгә – биш яшь. Укырга-язарга гадәти мәктәптә өйрәнү яклы мин. Аннан инде күз күрер”, – ди Гөлназ.

Кабул итәрсеңме кабат?

Өйдә укыта алмыйча мәктәпкә кире кайту да күңелле түгел. Казандагы “Укыйсым килә” аттеста­ция­ләр үзәге җитәкчесе Екатерина Чжао да кызларын өендә укытып караган, тик барып чыкмаган.


– Казан читендә яшәгәч, балаларны шәһәр үзәгенә кадәр укырга йөртү мәшәкатькә әйләнде. Шуңа күрә кызларны үзем укытырга булдым. Башта миңа бик ошады, укыту планнарын үзем теләгәнчә яздым. Әмма кызларның холкы ике төрле. Дәрес вакытында уйныйсылары килде, кагыйдәләр үтәлмәде. Мин хыялланганча булмады, кыскасы. Әни дә, шул ук вакытта укытучы да булу авыр икән. Диктатор буласы килмәде, шуңа күрә болай укудан баш тартырга туры килде. Аннан аларны укырга махсус үзәккә бирдем. Анда атнага ике тапкыр бардылар, сыйныфта балалар аз иде.  Тегеләй дә, болай да белемнәре артуын сизмәдем. Шуннан соң кире мәктәпкә кайтырга мәҗбүр булдык, – ди Екатерина. – Балалар өй­дә укыганда аттестацияне бер­ке­телгән мәктәптә үтәргә кирәк. Шуны юллап йөр­гәндә нервым шактый какшады. Минем кебек әти-әниләргә ярдәм булсын дип читтән торып аттестацияләр уздыру үзәге ачарга булдым. Бүген ил­нең нинди генә төбәкләреннән шалтыратмыйлар. Гаиләдә укыту турында киңәшләр сорыйлар.


Екатерина әйтүенчә, әти-әни­ләр баласын гадәти мәктәптән юкка гына алмый. Алар  уку системасыннан, укучыларга карата мөнә­сәбәттән канәгать түгел. Ә өйдә укытканда балага игътибар күбрәк була. Әти-әниләр баласына туры килгән уку программасын сайлый ала. Монысы  – уңай яклары. Кыен ягы да бар. Белем бирүне сыйфатлы итеп оештырырга вакыт һәм акча кирәк.


“Мәктәптә укуның файдасын күрмим. Барлык фәннәрдән диярлек репетиторларга йөрибез. Гаи­ләдә белем алу  балаларның психикасын коткара. Аралашу  җитмәү проблемасы юк. Балалар өйдә дә, дуслары белән дә аралаша...”. Социаль челтәрләрдә әти-әниләр шулай дип яза. Берәүләр,  мәктәптә уку программасы дөрес төзел­мәгән, дип зарланса, икенчеләр  уку сыйфаты түбән дип саный. Ә кемнәрдер мәктәп БДИга әзерлек белән генә шөгыльләнә дигән фи­кердә. Укытучылар белән укучылар арасында бәхәсләрдән дә туйганнар. Өйдә исә балаларга ир­кенләп укырга да, спорт белән шө­гыльләнергә, түгәрәкләргә йөрер­гә дә вакыты күбрәк кала. Ник “2ле” алдың, дип сүгүче дә юк. Ә репетиторлар тегендә дә, монда да кирәк. 


– Элегрәк бездә дә өйдә укырга күчкән балалар бар иде. Гадәттә, авырлыктан качып күчәләр. Әмма берсе дә, укый алмыйбыз, дип кабат кайтмады. Америка, Төркиягә китеп, үзлегеннән укучылар да булды. Быел гимназиягә 10 нчы  сыйныфка  берничә ел гаиләдә белем алган укучы килде. Мөстә­кыйль, әйбәт кенә укып йөри, – ди Казандагы 2 нче гимназия ди­ректорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлшат Шәйхе­лис­ламова. – Өйдә теплица шартларында укытуны хупламыйм. Мәк­тәптә укучылар бер-берсе белән аралаша, өйдә бу җит­мәскә дә мөмкин.

Мәктәптә начар укыган өйдә яхшы укымый

Өйдә укучыларны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлы­гының гыйнвар аенда узган коллегия утырышында да искә алдылар. Министр  Артем  Хохорин әйтүен­чә, ябык мохиттә тәрбияләнү җәм­гыятьтән читләшү куркынычы тудырырга мөмкин. Генерал Хохорин өйдә укучы гаиләләрне күзә­теп торырга, аларның исемлеген барларга тәкъдим итте.


– Прокуратура Мәгариф министрлыгына, башкарма комитетларга район, шәһәрдә гаиләдә укучыларны аерым мәктәпләргә бер­кетү тәкъдимен җиткерде. Бу оч­ракта контрольдә тоту җиңелрәк булачак, – ди Татарстан проку­ратурасының балигъ булмаганнар һәм үсмерләр буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов. – Өйдә укытуга күбрәк уку программасында калышканнар, “2ле” һәм “3ле”ләргә укучылар күчә. Әти-әниләр аларны мәктәптән уку елы уртасында, хәтта ел ахырында ала. Өйдә бит начар билге өчен кызарырга туры килмәячәк. Әмма бу мәктәпкә йөрмәүгә сәбәп  түгел, алар яхшырак укый башламаячак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 20, 08.02.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!