ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

//

Авыл халкына тагын нинди ярдәм кирәк?

 

Киләсе ел башыннан авылда яшәүчеләрнең пенсиясе ике мең сумга кадәр артып киләчәк. Бу хакта Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте. Беренчедән, сала халкының пенсиясе дә башка пенсионерларныкы кебек 7 процентка индексацияләнә һәм янчыкларына айга уртача бер мең сум акча өстәлә. Икенчедән, авылда яшәүчеләрнең иминият пенсиясенә 25 процент өстәп түләү каралган, бу – уртача 1300–1400 сум дигән сүз. Аның өчен кешенең лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләве һәм хәзер дә авылда яшәве кирәк. Әгәр кеше озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп тә, лаеклы ялга чыккач, шәһәргә күченеп киткән икән, аңа өстәмә акча бирелми. Россия Пенсия фонды һәм Хезмәт министрлыгы белгечләре исәпләвенчә, өстәмә акчага 950 меңгә якын кеше өметләнә ала. Моның өчен яшәү урыны буенча Пенсия фонды бүлегенә барып йөрергә кирәкми. Эш стажы һәм түләү буенча ризасызлык туган очракта гына белгечләрдән ачыкларга мөмкин. Авыл халкына тагын нинди ярдәм кирәк?

3-1

Гөлчирә Сафина, пенсионер:

 
– Авыл халкы җитеш­тергән продукциянең үзкыйммәте бик түбән булуына борчылам. Ме­нә соңгы елларда гаилә фермалары төзеделәр. Бик күп акча түгеп, фермасын да кордылар, күп итеп терлек тә сатып алдылар. Ә сөтне 12–15 сумнан тапшыралар. Шуңа күрә шәхси хуҗалыкларда сыер калмады диярлек. Ничә еллар дәвамында чыгым керемнән артып китә икән, ник асрасын ул аны? Авыл халкына Хөкүмәттән ярдәм юк дип әйтү дөрес булмас, төрле программалар каралган. Бүгенге авыл без үскән авыл түгел инде, өйләргә суы-газы кергән, яңа клублар, медпунктлар салына. Тик бала саны җитмәсә, мәктәпләр ябыла. Шуннан соң, авылда карт-карчыклар гына кала, яшьләр шә­һәргә китә. Аларны гаеплә­мим, үзебез дә читтә яшибез. Сагынсак та, бушап калган, йозаклы йортларга эчебез пошса да, ярдәм итәсе иде дип сөйләнсәк тә, бер дә кайтып торасы килми.

Миңлекамал Гасыймова, Мамадыш районы, Түбән Яке авылының мәдәният йорты директоры:

 
– Авыл белән шәһәр гомер-гомергә аерылып торды. Безнең дә шәһәрнекеләрдән ким бер җи­ребез юк. Каланы сала кешесе ашатты, ашата, ашатачак. Безнең авылда гомер буе сыер савып, бозау карап, 8 меңгә дә тулмаган пенсия алучылар бар. Бу бит  көлке! Аяк­ларына резин итек киеп, кү­тәреп ташыган кешеләр алар. Кү­бесе инде йөри алмаслык хәлгә килде. Шуларны кайгыртыр идем. Тагын бер эчемне пошыра торган нәрсә – авылда тузган торак программасы булмау. Ялгызы гына торган кешеләрнең йорт-җире җи­мерек торса тора, ярдәм юк. Күпбалалы гаиләләрне дә шә­һәрдә хөрмәтләп торсалар, авылда аларга игътибар җитми. Тигезлек булсын иде.

Сиринә Яруллина, сатучы:


– Язмыш шәһәргә китерде. Ирем белән аерылышкач, ике баламны тотып чыгып киттем. Тулай торактан бүлмә алып, шунда яшибез. Мин авыл кешесенең тормышы авыр димәс идем. Тырышсаң, бер дигән итеп яшәп була. Шә­һәр­дәге тормыш авыр ул. Бөтен нәр­сәне сатып аласы, түләүләр күп килә. Авыл кешесе ялкауланды хәзер. Сыерын да бетерде. Мал карыйсылары килми. Кайберләре тавык та асрамый бит. Сатып кына алабыз, диләр. Димәк, акчасыз түгел алар. Миңа калса, кешене авылныкына, шәһәрнекенә бүләсе түгел. Калада да очын-очка ялгап яшәүчеләр бик күп.

Равил Халиев, Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы:


– Бүген авыл кешесенең бөтен нәрсәсе дә җитешле, дип уйлыйм. Безнең районда бик тырыш халык яши. Бакчасында яшелчә үстерә­ләр, мал-туар асрап, ит-сөт сату бе­лән шөгыльләнәләр. Авыл халкына ничек булышырга дигәндә, алар­ның сәламәтлеген кайгыртырга, авырып китсәләр, яннарына тиз генә килеп җитәргә кирәк. Аның өчен фельдшер-акушерлык пунктлары күбрәк төзелсен иде. Бу эш соңгы елларда алып барыла башлады, тик бөтен авыл да медпунктлы булып бетмәде әле. Яңа төзел­гәннәренә фельдшерга эшләү мөм­кинлеге бирүче җиһазлар да кайтарыла. Шулай ук авыл юлларын төзекләндерәсе бар. Әйбәт юл­лар сала халкы өчен үзе ярдәм булачак.

Альбина Әхмәтшина,Ютазы районының Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы:


– Кирәк әйбер күп инде ул. Ба­рыбызның да заманча яшисе ки­лә. Авылда урта мәктәп бар, әмма анда укучылар саны аз. Мәктәп ябыл­са, авыл бетә. Бүген, ни хик­мәттер, укучылар, тизрәк мәктәп­не тәмам­лап, шәһәр җи­ренә ки­тәргә ашыга. Кайда үс­тең, шунда яшә, дигән ватанпәр­вәр­лек хисе юк. Хас­та­ханә бар, бел­гечләр дә җитә. Әмма, “ашыгыч яр­дәм” машинасын без­дән алдылар. Хә­зер аны 25 чак­рым ераклыктан чакыртырга туры килә. Әбиләр өчен бер проблема инде бу. Өлкән­нәр­нең башка проблемасы бар. Салым түләү буенча шәхси кабинетларын ачкач, аларга түләү кәгазь­ләре килми башлады. Алар бит интернетны белми. Шуңа күрә түләмичә кала күр­мәсеннәр дип, салым инспек­циясенә исемлек алырга барам. Мә­дәният йортыбыз бар. Анда бәйрәмнәр даталарга бәйләп кенә үткәрелә. Халыкны башка чараларга җәлеп итү юлларын да уйлыйсы бар. Үзара салым акчасына юлларга таш түшәлде. Авылда мөм­кин­лекләр бар, яшәргә кеше генә кирәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 178, 07.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр