ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Йортлы булу җиңелме?

 

Үз түбәң булуга ни җитә! Ләкин моңа каршы: “Юк, миңа үз йортым кирәкми!” – дип җавап бирүчеләр артмагае. Бүген фатир сатып алуга караганда, аны арендага алып тору күпкә отышлырак, дип фикер йөртүчеләр артканнан-арта, ди белгечләр. Авылда исә йорт-җирне салып ук бирәләр. Татарстандагы торак базарындагы вәзгыятьне “ВТ” хәбәрчесе дә өйрәнде.

1-1

Яңа елга күп калмады. Инде күнеп беттек, елның беренче көн­нәреннән үк, бәйрәмнәр тә­мамланыр-тәмамланмас, бәя­ләр­не арттырып куялар. Бу юлы торак бәяләре дә кыйм­мәт­лә­нәчәк, дип куркыталар әнә. Мо­ның өчен җирлек тә бар кебек: яңа канун нигезендә, киләсе елның җәеннән төзелештә өлеш­ләп катнашу юкка чыгарга тиеш. Ягъни әле салына да баш­ламаган йортның фәлән катын­дагы фатир өчен, алдан очсыз­рак бәядән исап-хисап ясап булмаячак. Тө­зелеш оешма­ла­ры исә банк­лар аша алган ак­чага гына өмет итә алачак. “Фатир бәясе болай да чүпрә салгандай күперә, – ди баш­­каладагы милек агентлы­гында эшләүче риэлтор Альбина Са­фина. – Аны тагын күпме кү­тәрергә мөмкин? Бер генә мисал: быел яз РКБ янында тө­зелүче торак комп­лексында бер бүлмәле фа­тир бәясе 2 миллион 600 мең сум тора иде. Хәзер 3 миллион 200 меңгә җитте. Ә халыкның түләү мөм­кинлеге әллә ни мактаныр­лык түгел. Әле ярый ипотека бар”.


Халыкның матди хәлен тө­зүчеләр дә яхшы аңлый, ахры. Радио-телевизордан яңгыраган игъланнарга ышансаң, хәзер ипотеканы 5-6 процент еллык ставка белән дә бирәләр хәтта. Кызыгырлык та! Бурычка булса да, очсызга фатир сатып алу те­ләге белән, башкаладагы банк­ларның берсенә юнәлдем.

“Иң түбән ставка – алты процент, – диде үзен Валерия дип таныштырган хезмәткәр. – Ул 2018 елның гыйнварыннан соң икенче яки өченче баласын алып кайткан гаиләләргә бирелә. Дөрес, шарты да бар. Мәсәлән, ике сабый тәр­бияләүче гаиләләр әлеге мөм­кинлектән өч ел файдалана ала. Аннары процент ставкасы 9,5 процент күләмендә билгеләнәчәк”. Шартлары миңа туры килми, кыс­касы. Шуңа күрә 8,3 процентлы ипотека тәкъдим иттеләр. Анысы 35 яшькә кадәрге яшь гаиләләргә бирелә икән. Бергәләп исәпләп тә карадык: киләсе елның дүртенче чирегендә кулланышка тапшырылачак йортта бер бүлмәле фатир 2 миллион 500 мең сум тора. Беренчел кертем фатир бәя­се­нең 20 процентын (бу – ил күләмендә ур­тача күрсәткеч), ягъни 500 мең сум тәшкил итә. Ипотеканы 10 елга рәсмиләш­тергән очракта, торак өчен ай саен 24 мең сум чамасы акча түләргә туры киләчәк. Кыскасы, банктан алган 2 миллион сум кредитны дистә елдан соң, 2 миллион 912 мең сум итеп кайтарасы. Мо­ның белән генә дә эш бетми. Исәп-хисап оешмасыннан зур суммада бурычка акча алу­чыларның тормышын иминият­ләштерәләр. Минем тормышны, мәсәлән, елына 13 мең 800 сумга бәяләделәр. Фатир ремонтланмаган икәнен дә истән чыгарырга ярамый, димәк, чыгымнар тагын да артачак дигән сүз. “Ипотека рәсмиләштерү өчен гаи­ләнең айлык кереме кимендә 42 мең сум булырга тиеш”, – диделәр кредит оешмасында. Банктан буш кул белән чыгып киттем.

 
Быел Татарстанда 2 миллион 403 мең квадрат метр торак тө­зеләчәк, дип фаразлана. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге күрсәткеч 2 миллион 408 меңне тәшкил ит­кән. Еллык план тулысынча үтәл­гән. 2017 ел нәтиҗә­ләре буенча, республикада яшәү­че һәр кешегә уртача 26 квадрат метрга якын торак мәй­даны туры килгән. Ел башыннан бирле Казанда 8 меңнән артык фатир төзеп тапшырганнар. “Күбрәк бер бүл­мә­лене сорыйлар, – ди риэлтор Альбина Сафина. – Милек базарында тагын бер үзен­чәлекле хәл күзәтелә башлады: быел өч бүлмәлеләргә ихтыяҗ артты. Фатир хуҗалары үзләре яшәгән бер яки ике бүлмәле торакны сатып, зуррак мәйданлысына кү­ченә”.


Икенчел торак базарында да үсеш күзәтелә, ди белгечләр. “SRG” аналитика үзәге хәбәр итүенчә, кулдан алган милек бәясе буенча, Татарстан башкаласы халык саны бер миллионнан да артып киткән шәһәрләр арасында беренче урынга чыккан. Быел Казанда икенчел торак базарында фатир бәяләре 7,8 процентка арткан. Башкалада торакның бер квадрат метры уртача 70 мең 662 сум тора. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 10 процентка күбрәк. Рейтингның икенче баскычында – Новосибирск шәһә­ре. Биредә бәяләр 5,6 процентка арткан. Беренче өчлеккә Санкт-Пе­тербург (4,9 процент) та эләккән. Аның каравы, Ростов-Дон, Чиләбе һәм Мәскәүдә бәяләр төшкән. Тик ел ахыры якынлашкан саен, фатир сатарга җыенучылар арасында кире уйлаучылар саны арта, ди бел­гечләр. Аңлашыла ки: киләсе елда бәяләр күтәрелер дә, кулдагы милекне кыйммәтрәк бәягә “ычкындырырмын” дип өметләнәләр.

150 мең сумлык фатир

Ә фатир, аннан бигрәк, торак сатып алырга акча булмаса ниш­ләргә? Яшел Үзәндәге милек агентлыгы хезмәткәре Людмила Борисова әйтүенчә, соңгы өч-дүрт елда шәһәрдә фатирны арендага бирү бәясе үзгәрмәгән. Быел бераз төш­кән дә әле. Башкалада исә әле­ге күрсәткеч 10 процентка түбән тә­гәрәгән, дип фаразлана. Болай булгач, бурычка батып торак сатып алганчы, чит кеше­не­кен­дә яшәп тору отышлырак түгелме? Чит илләрдә бу күптән гадәти күренеш булып санала югыйсә. Людмила Борисова фикеренчә, яшьләр моңа риза булса да, гаилә корып яшәүчеләр “күчмә тор­мыш”ка озак чыдамаячак. “Хуҗаң намуслы кеше булып, үзеңә кирәк кадәр яшәргә рөхсәт итсә ярый ла. Ә көннәрнең берендә ишек шакып, улым өйләнә, фатирны бушатыгыз, дисә, нишләргә? Гаиләдә балалар бар икән, димәк, аларның бакча, мәктәп мәсьәләсе көн кадагына килеп басачак”, – ди милек агентлыгы хезмәткәре. Аның сүз­ләренә караганда, фатирны арендага алып торучы­ларның күбесе ике арада рәсми рәвештә килешү төзергә теләми.


Чит кеше түбәсе астында яшәү дә ярап куя анысы. “Үз торагыбыз юк, Казанда фатирны арендага алып торабыз, – ди гаилә башлыгы Рамил Галиев. – Хатыным – Казанныкы. Мин Кама Тамагы районыннан. Хатыным – район үзәгенә, ә мин әби-бабай фатирына күче­нер­гә риза булмагач, торакны арендага алырга булдык. Бер бүлмәле фатир өчен, коммуналь  хезмәтләрдән тыш, ай саен 12 мең сум акча түлибез. Хуҗа аренда түләвен өч елдан бирле бер тиенгә дә арттырмады. Шуңа күрә әз-мәз акча җыю мөмкинлеге бар. Фатир сатып алу өчен, беренчел кертемгә мая туп­лыйбыз. Исәпләп карадык инде: чит кеше кесәсенә түләп ятканчы, үз торагыңа ипотека түләү күпкә отышлырак”. Людмила Борисова сүзләренә караганда, милек базарында фатирны арендага бирү­че­ләр арасында көндәшлек зур. Шуңа күрә арендага бирелүче торакка бәя арттырудан бигрәк, яхшы “кварти­рант”лар эзләп табу кыенрак.


Игъланнар сайтында нинди тәкъдимнәр бар? Казанда иң арзанлы фатирны “Салават күпере” торак комплексында табарга мөм­кин. Биредә “берле” бәясе аена 7 мең сумнан башлана (Яшел Үзәндә бер бүлмәле фатир бәясе уртача шулкадәр тора). Урыны уңайсыз дисәгез, метро янәшәсенә үк кү­ченә аласыз. Казанның Идел буе районында шундый бер бүл­мәле фатирны 14 мең сумга тәкъ­дим итәләр. Коммуналь түләү­ләр­дән башка, әлбәттә. Фатирда бөтен төр җиһаз, аш бүлмәсендә кирәкле са­выт-саба да бар. Күн диванга ятып, зур экранда телевизор карыйсыгыз, ортопедик матраста йоклыйсыгыз килсә, ай саен 27 мең сум түләргә туры киләчәк. “Берле” бәя­се бу! Бер бүлмәле фатир эз­ләү­челәргә интернетта 1 меңнән артык тәкъдим таптык. Әлмәттә “берле” бәясе уртача 8–10 мең, Чаллыда 10–12 мең сум тора.


Казанда ике бүлмәле торакны арендага алып тору уртача 20–23 мең сум тора. Казанның Яңа Савин районында кыр кадәр чишенү бүл­мәсе булган “икеле” өчен аена 35 мең сум акча сораучылар да бар. Кошлар биекле­ген­дә дә яши аласыз. Казанның иң биек торак йор­тының 33 нче катында урнашкан фатирны аена 90 мең сумга арендага бирәләр. Аның каравы, йортта тавышсыз гына хәрәкәт итүче биш лифт эшли, бүлмә саен кондиционер һәм һаваны алмаштыру системасы урнаштырганнар. Иң кыйммәтле тәкъдим – 95 мең сум. Тәрәзәләре Иген­че­ләр сараена карап торган торак өчен ай саен шул кадәр түлисе. Алдан 140 мең сум залог та сораганнар. 30 ноябрьдә эленгән әлеге тәкъдимне 400дән артык кеше караган. Өч бүлмәле фатирны арендага алып тору бәя­се уртача 25–30 мең сум тәшкил итә. Казанда иң кыйммәтле торак өчен хуҗалар аена 150 мең сум акча сорый. Шәһәрнең Вахитов районында урнашкан бу фатирның мәйданы 150 квадрат метр тәшкил итә. Биредә сауна да бар. Әмма бәясе барыбер артык кыйммәт кебек тоелды. Ай саен чит агайга бу ка­дәр акча чыгарып салу өчен, нин­ди эштә эшләргә кирәк икән ул?

Йорт салырга... хатын да җитә

Хәер, шәһәр тормышыннан күп­­­­ме генә зарлансак та, авылда калырга ашыкмыйбыз. “Бу – без­нең авырткан җир, – ди Кайбыч районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәя­лиев. – Торак мәсьә­ләсе уңай хәл ителсә, яшьләрне салада төплә­н­дерү җиңелрәк булыр иде, әл­бәттә. Ник дисәң, авылны макта, шәһәрдә тор дип, яшьләр калага ом­тыла. Ә аларны ничек тә булса үзебезгә җәлеп итү өчен, торак һәм эш кирәк. Дөрес, тораклы итү мәсь­әләсе өлешчә хәл ителә. Авылга кайтучы яшьләргә дәүләт ярдәме бар. Әлеге программа буенча Кайбыч районында шактый йортлар салынды инде. Кызганыч, соңгы вакытта бу программаның үтәлеше нык кимеде. Шул эшне яңадан үсте­реп җибәрсәк, әйбәт булыр иде”.


Арча районының “Курса МТС” күмәк хуҗалыгында авылга яшь белгечләрне тарту мәсьә­ләсен үзләре хәл иткәннәр. Ничек итепме? Яшьләргә авыл уртасында бө­тен уңайлыклары булган йорт салып бирәләр. “Безнең күмәк хуҗа­лыкка алты авыл керә. Авылда төп­ләнеп калырга теләүче яшьләргә ел саен ике фатирлы берәр йорт салабыз. Урта Курсада – өч, Сарай-Чокырча авылында шундый ике йорт салынды. Шушы арада тагын берсен эшләп бете­рә­без. Һәр йортның үз мунчасы, сарае, бакчасы бар. Уты, газы кергән. Төзелеш тулысынча хуҗалык акчасына башкарыла. Ун ел авылда эш­ләгәннән соң, йортны шәхси милек буларак рәсмиләштерергә ярый. Яшьләр Казанга чыгып киткәч, аларны кире тартып алу бик авыр. Нишләтәсең, кала тормышы күб­рәк кызыксындыра. Безгә исә шәһәрдән дә күченеп кайталар”, – ди күмәк хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов.


Кукмарада яшәүче Ямалетдиновлар гаиләсе исә читтән ярдәм килгәнне көтеп утырмый. Алар үз көчләре белән районда ике катлы йорт торгызган. “Ике ел элек Кукмарадагы өйне сатып, былтыр Манзарас авылында җир сатып алдык, – дип сөйли Гөл­нара Ямалетдинова. – Район үзәге белән авыл үзара тоташкан диярлек. Ала­­ны таш юл гына аерып тора. Былтыр әнә шул ки­шәр­лектә ирем Фидаил белән икәү йорт салуга керештек тә инде. Дәүләт программаларына өмет итә алмыйбыз, яшебез уз­ган. Кеше яллаганчы, үзең эшләү отышлырак, дигән фи­кергә килдек. Фидаил эш тәртибен яхшы белә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, Фидаилдә алар 170тән дә артык, билләһи. Шаккатам үзенә. Кирәк чакта балаларыбыз булышты, түбә япканда туганнарны өмәгә чакырдык. Быел янкормалы кирпеч йортны түбә астына керттек”.


Гөлнара Ямалетдинова үзе дә сыната торганнардан түгел: төзе­леш тармагында чын белгечкә әй­ләнгән. “Интернетта кызыксындырган бөтен мәгълүмат бар. Үзе­без бел­мәгәнне шуннан карап өй­рәндек. Ике катлы йортны түбә ас­тына кертү өчен, 1 миллион сумнан артык акча китте. Көннәр җы­лытуга, эчке эшлә­ре­нә тотынырга ниятлибез”, – ди ул. Тик тә утырмыйлар үзләре. Әле яңа гына булачак бакчаларына барып, быел утырткан җиләк-җимеш агачларын кышка томалап кайтканнар. Киләсе язда йорт тирәсендә унбиш төп агач бөреләнәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 179, 07.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр