ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Нишләтергә сезне, чүплекләр?


Язгы якта Мәскәү яны шәһәрләрендә кызган ”чүп фетнәсе” Россиягә яңадан әйләнеп кайтты. Хәтерлик: язгы якта, март аенда, Волоколамск шәһәрендә чүплектән таралган агулы истән 57 бала, агуланып, хастаханәгә эләккән иде. Балалар язмышы өчен курыккан әти-әниләр ул чакта гыйсъянчылык дәрте белән яндылар: өлкә җитәкчелеген бу экологик ”яман шеш”не юк итәргә чакырдылар.

5-1
Халык белән сөйләшергә килгән өлкә губернаторы Воробьевны аздан гына тотып кыйнамадылар. Мәскәү тирәсе чүплекләре инде аңа кадәр үк өлкә лидерларының гына түгел, ил җитәкчелегенең дә баш авыртуына әйләнгән иде. Балашиха шәһәре янындагы ”Кучино” полигоны моннан бер ел элек Владимир Путинның турыдан-туры әмере белән ябылды, чөнки шәһәр кешеләре ”туры элемтә” вакытында чүплектәге янгыннар сәбәпле сулый алмауларын әйтеп зарландылар. Иске чүплекләрне ябу мәсьәләне чишмәде, билгеле. Мәскәү тирәсендә бөтен илдәге чүпнең 20 проценты түгелә: Мәскәүнең үзеннән генә 7,92 миллион тонна каты көнкүреш чүбе чыгарыла, өлкә бу санга тагын 3,8 миллион тонна өсти. Бер чүплекне ябып, икенчесендә киеренкелек тудыру Мәскәү тирәсе шәһәрләрендә фетнә чылбыры барлыкка китерде. Клин, Коломна, Руза, Балашиха һәм башка шәһәрләрдә халык, сулар һава таләп итеп, урамнарга чыкты. Халык иске чүплекләргә каршы гына түгел, яңа полигоннар ясауга да протест белдерә башлады.


Аптыраган җитәкчелек ”ат йөреше” ясарга мәҗбүр булды, Мәскәү пычрагын ераккарак, башка өлкәләргә үк илтеп түгү формуласы эшләнде. Төбәкләрдәге халык тынычрак булыр, җилкенмәс һәм ярсымас дип уйланылды, күрәсең. Ләкин алар да килешергә теләмәде. Соңгы көннәрдә төньякта Мәскәү чүбенә каршы протест җыеннары җыелды: Архангельск, Северодвинск һәм башка шәһәрләрдә халык, ярсып, урамнарга чыкты. Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов раслаган ”Шиес” экотехнопаркы өстенлекле проектын халык ”сөңгеләр” һәм ”сәнәкләр” белән каршы алды. Халыкның кызуы шулкадәр җиткән һәм өлгергән иде, аның тавышы Мәскәүгә кадәр барып ишетелде.


Якшәмбе көнне булган дулкынланулар кайтавазы итеп, өлкә губернаторы дүшәмбедә үк башкалага чакырылды. Хәзер инде ”чүпне өйдән чыгарган”, ягъни протестка юл куйган һәм аның хакындагы тавышны бөтен илгә яңгыраткан өчен Орловны эшеннән алырга да мөмкиннәр, ди кайбер белгечләр. Халык хәрәкәте исә кар йомарламы кебек үсә. Беренче митингларга берничә йөз генә кеше чыкса, хәзер инде кайнар йөрәкләр саны берничә мең белән исәпләнә, диләр. Ләкин тавыш чыгаручылар губернаторның отставкасын таләп итмиләр, кәнәфиләр алыштырып кына проблема хәл ителми бит. Ә чүп проблемасы, экология мәсьәләсе бөтен ил өчен кайнар проб.лемага әверелә бүген. Экологик проектлар өчен бүленгән миллиардлар тиешле нәтиҗәне бирми әлегә. Соңгы көннәрдә генә Хисап палатасы Байкал күлен саклау өчен бүленгән 8,4 миллиард сум акчаның тотылуын, әмма мәшһүр күл өчен моннан бер тиенлек тә файда булмавын игълан итте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 177, 07.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр