ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 182, 15.12.2018/

Ә өеңне сүттерсәләр? Закон аңлау җиңел эш түгел

 

Сезнең гади кеше мәнфәгатен кайгырткан, аңлаешлы да, уңайлы да булган нинди дә булса берәр законны күргәнегез бармы? Минем юк. Менә авыл кешесенең үз көче, үз тырышлыгы белән тырмашып төзегән йорт-җирләрен, каралты-кураларын рәсмиләштерүдә генә дә инде күпме үзгәреш булды. Җиргә бәйлеләре дә гел өстәлеп, үзгәреп, яңарып тора. 2000 нче еллар башында, без өйне, җирләрне рәсмиләштерү артыннан йөри башлаганда, бу төр хезмәтләр бик катлаулы, кәгазь боткасы күп иде. Шул сәбәпле, ничә башлап, ничә ташласам да, шөкер, бар сабырлыгымны туплап, бу эшнең очына чыга алганмын.

4-1  
Без рәсмиләштереп бетерүгә, аларны бер чорда шактый җиңе­ләйттеләр (дача амнистияләренең ярдәме тиде). Арендага алган җирләрне рәсмиләштерүгә дә кагылды бу кадәресе. Инде халык беркадәр күнегеп, тәртипләрен өйрәнеп бетүгә, быелның авгус­тыннан аларга тагын төзәтмәләр кергән булып чыкты. Бусы яңа урында җир алып, өй төзү­челәргә, яки төзелә башлаган йорт­ны сатып алып, төзеп бете­рергә теләүчеләр­гә дә, теркәүләргә дә кагыла икән. 2015 елның 1 мартыннан кергән үзгәрешләр нигезендә, җирне, килешү төзеп, өч елга арендага алган кеше, шушы срок үткәнче (димәк, бу ел беткәнче), аренда срогын озайтырга тиеш. Бу эш җиңел генә башкарыла дип уйласагыз, ялгышасыз. Моның өчен әлеге участокта төзе­леш башланган, аңа тиешле рөхсәт кәгазе һәм документлар булырга, арендасын вакытында түләп барган һәм әлеге аренда килешүенең срогы чыкканчы, озайтуыгызны сорыйм дигән гариза булырга тиеш. Нәрсәдер төзи башлап, саткан очракта да икенче хуҗага шушы җиргә аренда хокукы да тапшырыла. Менә монда инде йорт-җирне теркәүгә җиткәч, бик күп проблема килеп чыга. Чөнки җир, арендага ничә тапкыр күчүгә карамастан, срогы бер генә тапкыр озайтыла. Берәү төзи башлап, икенче кешегә сатып, аренда килешүе хокукын икенче кешегә бирә булып чыга һәм әнә шул икенче кеше инде җирнең арендасын озайта алмый. Бу оч­ракта нишлиләр, дисез? Аренда сроклары тәмамлану сәбәпле, җир участогы тартып алына, ә төзелеп бетмәгән йорт, суд карары ни­гезендә, аукцион аша сатылырга тиеш булып чыга...


Элек төзелгән йортларны тер­кәүне быелга кадәр җиргә хоку­кыңны раслаучы җирле үзидарә биргән белешмә яки дәүләт акты, сату-алу кәгазе белән эшләп булса, быелның 3 августыннан кергән үзгәрешләр нигезендә исә, җир документы белән генә җир өстендә утырган объектка теркәүне үт­кәреп булмаячак! Моның өчен бу очракта да төзелеш бетү, төзеп бе­терү турында уведомление кирәк булачак. Әле яңалыклар моның белән генә бетми.


– Моңарчы район башкарма комитетларындагы төзелеш бү­лекләре кешегә төзелешкә рөхсәт бирсә, соңгы үзгәрешләр ниге­зен­дә исә, кеше төзелеш башлаганчы анда барып, яки МФЦ аша, ”Шул җир участогында йорт салырга җыенам”, – дип, уведомление яза, аның параметрлары, өйнең ничә катлы булачагы, җир кадастр номерлары һ.б. күрс­ә­те­лә. Параметр­лар дигәндә, би­редә йорт, мунча-гараж чиктән ничә метр ерак­лыкта булырга тиешлек күздә тотыла, бу мәгълүматны аларга җирле үзи­дарәдән бирә­ләр. Димәк, иң элек җирле үзи­дарәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип аңлата бу яңалыкларны Балтач районы башкарма коми­тетының төзелеш бүлеге җи­тәкчесе Илфат Сәгъдиев. – Шулар нигезендә булачак төзелешнең схемасы бирелә. Әлеге уведомление нигезендә төзелеш бүлеге хезмәткәрләре урынга барып карый, әгәр барлык таләпләр дә үтәлсә, туры килә, дип яки киресенчә булган очракта, туры килми, дип язып бирә. Әле аңа кадәр җире арендадамы, җирнең категориясе туры киләме – анысын да тикшерәләр. Алардан рөхсәт булгач, кеше өй төзи, төзеп бетергәч, кадастр инженерларына барып, техплан эшләтә һәм тагын төзелеш бүлегенә килеп, өйне төзеп бетердем, килеп карагыз дип, кабат уведомление яза (!). Алар тагын барып карарга тиеш.  Таләпләргә туры килсә, кабат шундый язу бирәләр, кадастр исәбенә куялар һәм теркәүгә җи­бә­рәләр. Кабат уведомление бирел­мәгән йортны теркәп булмый. Монда шунысы да бар: йорт төзи башлыйм дип алынган беренче уведомлениедан соң йорт ун ел эчендә төзелеп бетәргә тиеш, әгәр ул срокка сыешмаса, кешегә икенче уведомление бирелми, ягъни ул йортны теркәтә алмый.


Әле шунысы да бар икән: әгәр кеше өй салыр алдыннан уведомление язмаса, шулай ук аңа бернинди документ ала алмый, законсыз төзелеш булып саналып, үз хисабыгызга сүттерәчәкләр (монысын эшлиләр дә эшлиләр). Белмим, бу “сират күпере”н кичәргә кем­нәрнең сабырлыгы, акылы җитәр дә, кемнәр тәвәккәлләр?! Әллә инде авылларда өй салучылар, башка чыгарга теләүчеләр бөтенләй бетәрме?

Шул ук вакытта...


Кәрәзле элемтә компанияләре, төн уртасында килеп, бернинди каршылыксыз гына, үзләренә уңайлы булган урыннарга – авыл уртасына, су буена, белем бирү учреж­де­ние­ләре янына каланчалар утыртып китә. Авыл халкы белми дә кала. Басып торган каланчаны күргәч кенә чаң кага башлый. Балтач районы Куныр авылында яшәү­челәр дә ок­тябрь аенда шундый тамашаның шаһит­лары булды. 310 кеше имзасы белән хатлар төрле инстан­ция­ләргә китте (алар­ның берсе безгә, редак­циягә дә килде). Тик нәтиҗәсе генә юк. Барысы да законлы эш­лән­гән. Авыл буасы белән, су кудыру башнясы белән янәшә, авыл урамыннан юл аша гына урнашкан булса да, барысы да гамәлдәге кануннарга туры килә! Әйтерсең, мондый каланчалар утырту өчен басу уртасында җир беткән! Электр линия­ләре белән бәйле дисәң, алары да басу аша үтә. Баксаң, авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләр белән “эш йөртү” шактый мә­шәкатьле (һәм чыгымлы да дип укы) икән. Шуңа күрә,  төн чыкканчы, кешеләр аны-моны аңлап өлгер­гәнче, үзләренә иң уңайлы урынга утыртып, эшен бетереп тә китәләр. Авыл җирлеге башлыгы: “Бу минем теләк буенча түгел, хөкүмәт программасы нигезендә эш­ләнә”, – дип акланса да, районда мондый каланчаларны бер­ни­чә җирле үзидарә үз җирлек­ләренә кертмәде, арада “куйсагыз, менә шунда” дип, басу уртасын төртеп күр­сәтү­че­ләр дә булды дип бе­ләм.


Аңлыйм, бүгенге яшәешне кәрәзле телефоннан башка күз алдына китереп булмый. Кунырга килгәндә, аларда МТС әйбәт “тотса” да, күршедәге Шода авылында элемтә начар, шуңа да кешеләрдән аһ-зарлар күп ише­телгәнгә, бу каланчаны сөенеп каршыларга тиешләр иде кебек. Аны Шодага якынрак итеп, ике авыл арасына урнаштырганда, билгеле, бу шулай булачак һәм беркем дә каршы чыкмас иде.


– Прокуратура катнашында районда фәкать бер генә очракта, җирләре дөрес рәс­миләштермәгәнгә генә, Балтач бистәсен­дәге бер каланчаны алдырта алдык. Хәзер инде аларда бик көчле юристлар эшли, бөтен документларны бәйләнеп булмаслык итеп тө­зиләр. Куныр очрагында без буадан 20 метр ераклык – саклагыч зона булырга тиеш, дигән таләп үтәлдеме икән дип шик­ләнгән идек, анысын да законда каралганча эшлә­гәннәр булып чыкты, – ди, бу мәсьәләгә аң­латма биреп, район прокуроры ярдәм­чесе Гөлнара Галиуллина.


Каланча куючыларны судка бирергә дә була, “Роспотребнадзор”га мөрәҗәгать итәр­­гә дә.  Әмма бу очракларда да нәр­сә­гә­дер ирешеп була дип ышану кыен. Әнә Бал­тачның нәкъ үзәгендә, шәхси биләмәдә урнашкан шундый каланчаны алдырту өчен, инде ул тирәдә яшәүчеләр елдан артык инстанциядән инстанциягә хат юллыйлар. Киләләр, тик­ше­рәләр, үлчиләр: барысы да нормативларга туры килә...


Халык бу каланчалар каршында көчсез. Кануннар аларны якламый. Аның каравы, аннан өй төзергә дә рөхсәт сораталар, өемне тырышып-тырмашып үзем төзеп бетердем, зинһар, килеп карагыз әле, теркәтәсе, салым түлисем бар дип тә ялындырталар...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 178, 07.12.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр