ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Париж батыры ник Биектауга күчкән?

 

Газетабыз турнирында җиде җиңү яулаган Раил Нургалиев сигезенчесенә өметләнә. Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы ярышта ике ел рәттән батыр кала алмаган Теләче егете быелгы җиңүне Биектау командасы белән яуламакчы. Татарстан­ның атказанган спорт остасы, көрәштә үзе катнашкан барлык турнирларны отып бетергән, билбаулы төрдә биш мәртәбә дөнья чемпионы булган, Сабан туйлардан дистәдән артык машина һәм бер көтү тәкә алып кайткан чемпионнан киләсе ярышка әзерлеге турында сораштык.

15-1
капитал-закамье.рф

 

– Франция башкаласында узган Сабан туеннан соң сине “Па­риж батыры” дип йөртә баш­­ладылар. Моннан ике атна элек син тарихка “Манзара” тур­ниры­ның беренче җиңүче­се буларак кереп калдың. Кыйм­мәткә төштеме?


– Тарихка кереп калуыма шатмын. Бу җиңү – күп елларга сузылган тырышлык, күнегүләр нәтиҗә­се. Бер генә җиңү дә җиңел бирелми. Бертуктамый шөгыльлә­нергә кирәк, сәләт кирәк. Ә иң мөһиме – теләк. Шунсыз берни дә булмый. Бу җиңү башкаларыннан кай ягы белән аерыламы? Бирегә Татарстан районнарындагы Сабан туе батырларын җыйдылар. Билгеле булганча, аларны категориягә бүлеп тормадылар. Барысы да бер үлчәмдә бил алышты. Мин бит рәсми ярышларда 100 килолылар арасында чыгыш ясыйм. Ә монда һәрбер көндәшкә каршы төрле алым кулланырга туры килә. Кызык турнир булды. Көрәшне үсте­рәсебез килә икән, андый бәй­геләр кирәк. Әмма мин егетләрне башта үз катего­риясендә ярыштырып, аннары шулар арасыннан баш батырны билгеләргә тәкъдим итәр идем. Башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр чакырырга мөмкин.


– Андый тәкъдим булды бит. Киләсе елга Цирк бинасында Урта Азия батырларын да чакырып, зур ярыш оештыру нияте бар. Безнең егетләр белән алар бил алыша аламы?


– Спорттан китәргә җыенмыйм әле. Шуңа күрә андый ярышта да көрәшергә әзер мин. Әмма анда эләгү өчен үзебездә иң көчлеләр арасында калырга кирәк. Инде Урта Азия егетләренә килгәндә, һәр милләтнең үз көрәше бар. Барысында да көндәшне аркасына салу кирәк. Бездә исә күтәреп саласы. Татар көрәше җиңел түгел, ә безнең егетләр теләсә кем белән көрәшә ала.


– “Пирамида” сәхнәсендә батыр калып танылдың да узган атнада тагын синең хакта сөй­ләште көрәш җәмәгатьче­леге. Теләчедән Биектауга күчкәнсең, диләр. Бу хәбәр дөресме?


– Яшереп торасы юк, дөрес хәбәр бу. Муса Җәлил истәлегенә узасы ярышта Биектау командасы өчен көрәшәчәкмен. Сәбәбеме? Биектауга эшкә урнаштым. Казанда яшәгәч, анда барып йөрү җайлырак. Якынлыкның тагын бер сәбәбе бар. Биектауның бүгенге башлыгы Рөстәм Кәлимуллин заманында Теләчедә көрәшне зурлап оештырып җибәргән кеше булды. Аны якташыбыз дип кабул итәм. Аның кул астында эшлисем, үсәсем килде. Кабул итте, инде өченче атна эшлим – методист һәм спорт буенча киңәшче вазыйфасын башкарам. Көрәшеп кенә яшәп булмый бит. Алга таба эшлисе дә була. Бу бер ярышта катнашу өчен генә күчү түгел, алга таба да Биектауда калырга җыенам.

 
– Бу хәбәрне теләчеләр ничек кабул итте?


– Көтелмәгән хәл булды. Әмма килешеп киттек, үпкәләшүләр булмады.


– Җәлил турнирына ничек әзерләнәсең? Хәзер инде Биек­тауның командалар арасында беренче урынны алу мөмкин­леге арта. 


– Минем өчен өч зур турнир бар. Муса Җәлил бәйгесе – шулар­ның берсе. Монда җиңү зур мәртәбә санала. Ә ныклап әзер­ләнмичә, келәмгә чыгып йөрисе дә юк. Әзерләнәбез, җиңәргә исәп. Командага килгәндә, беркем дә ке­ләмгә җиңелү өчен чыкмый. Максатыбыз – беренче урынны алу.


– Бу арада көрәш җәмә­гатьчелеге яңа кагыйдәләр турында бәхәсләшә. Әйтик, тез­ләнгән өчен кисәтү бирергә җы­еналар. Бер як, кирәк, ди, икен­челәр, файдасы булмаячак, артык кырыс, диләр. Син ничек уй­лыйсың?


– Кагыйдәләр нинди генә булмасын, ахыр чиктә барысы да хөкемдарларга бәйле. Алар гадел хөкем итсә, берни куркытмый. Сер түгел, келәмдә төрле хәлләр була һәм булачак та. Хөкемдарлар арасында белеп бетермәүчеләр дә, бер-берсенә карап торучылар да очрый. Хәзер келәмгә бер тез кагылуга кисәтү бирергә тәкъдим итәләр. Хөкемдар бит барысын да күреп тора. Көндәшеннән качып йөреп, ике тезен келәмгә тидерә икән, аңа кисәтү бирергә кирәк. Күп көрәшче шулай кылана. Андый вакытта мин каршы түгел. Әле бит көндәше күтәреп атканда аягында басып калу өчен кулларын җибә­рүчеләр дә бар. Андый чакта шунда ук кисәтү бирергә кирәк.


– Биектауда безнең турнир башланган көнне Көньяк Ко­реядә Олимпия Уеннары башлана. Россия спорты тирәсен­дәге шау-шуны ничек бәялисең?


– Бу хәлләрне якыннан күзәтеп бардым дип әйтә алмыйм. Әмма вакыйгалардан хәбәрдар. Ишетми калу мөмкин түгел чөнки. Барысы да шул хакта сөйләшә. Көчле спорт­чыларның бармавы борчыды, әлбәттә. Гомерең буена әзер­лән дә, сине ярышка кертмәсеннәр әле! Бу хәлләрнең сәяси сәбәпләре дә бардыр дип уйлыйм. Безнең ил бит бар яктан да көчле. Әнә шуңа каршы кертелгән карар дип бәя­лим. Ничек кенә булмасын, Олимпия Уеннарын күзәтеп барачакмын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 16, 02.02.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр