ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Нәсел җебең  кемгә тоташа?

 

Актаныш якташларын үзенә тарта белә. Биредә дөнья күләмендә танылган шәхесләр бик күп чыккан. Аларны онытмау, буыннан буынга җиткерү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Узып баручы елны “Кече Ватан елы” дип игълан итүләре дә юкка түгел. Читтә яшәүче якташларын туган туфракка якынайтуның үзгә бер юлын уйлап тапкан алар. 

 

DSC_0386

 

Актанышлылар ел дәвамында авылларның тарихын барла­ган­нар, күренекле кешеләрне искә алганнар. Төрле чаралар үткә­реп, туган туфракның яшә­еше бе­лән башкаларны да та­ныш­ты­ралар. Бу эшне респуб­ли­ка­ның беренче Президенты Мин­тимер Шәй­миев­нең юбилее уңаен­нан баш­лап җибәрәләр. Һәр мәк­тәп­тә, бак­чада аның ярат­кан ри­зык­ла­ры белән бала­ларны сыйла­ган­нар, пешерергә өйрәт­кәннәр. Минти­мер Шәрип улы­ның әнисе Усыда туган, ә анда чәк­чәк пе­шерү осталары бик күп икән. Район­да Шәй­миевнең ярат­кан ри­зыкла­рын пешерүләрен бе­л­гәч, чәкчәк осталары да бер-бер­сен тары кыстыбые белән сый­лаган. 

 

Актаныштан чыккан, әдә­бият­та, мәдәнияттә, спортта, хезмәттә исемнәре танылган кешеләр кат­нашында да төрле чаралар уз­ды­ралар. Кичәләр белән бергә авыл­ларның шәҗә­рәләрен төзи баш­лаганнар. Дө­рес, бу эшкә быел гына тотын­ма­ган­нар. Нәсел чыл­бы­рын өйрәнү районда инде күп­тәннән бара. Узган ел мәктәп­ләр арасында шундый конкурс игъ­лан ителгән булган. Чигеп, так­та­ны көйдереп эшләгән шә­җә­рә­ләр­гә кадәр бар иде, дип искә ала­лар бу бәйге турында. Быел исә авыл җирлек­ләре ара­сында уз­дырырга бул­ган­нар. Нә­тиҗәдә әлеге эш күп­ләрдә кы­зык­сыну уяткан, кайбер авыл­лар доку­мен­таль фильм­нарга ка­дәр төшергән. Район башлыгы Фаил Камаев авыл тарихын туп­лаучы мәктәп музей­ларына игъ­ти­бар­ны артты­рырга, киләчәк буынга ядкәр тап­шыру эшен көчәйтергә кушкан. 

 

Бу юкка түгел. Чөнки авылдан читтә яшәүчеләр җирсүләрен басар өчен туган якларына кайта, үзенең нәселе, буыннары, туганнарын барлый башлый. Ә нәсел­ләрен белүче кешеләр авылларда күп түгел. Бары кеше язмышына битараф булмаучылар гына бу четерекле эшкә тотына. Район башлыгы нәкъ менә шундый ке­шеләргә мөмкин­лекләр булдырырга, ярдәм итәргә кирәклеген әйтә. – Шәҗәрәне ясап куйдың да оныттың түгел. Аны гел тулыландырып торырга кирәк, – ди район башкарма комитеты җи­тәк­чесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвә­рова.Дилбәр ханым үзе дә авыл җирлеге башлыгы булып эшлә­гән кеше. Әлем авылының 12 буыны билгеле булуын сөйли ул. Тынгысыз җанлы укытучы Тәкый абый Зәкиев, архивларда казынып, өлкәннәр белән сөйләшеп, үз авылы тарихын булдырган, шәҗәрә төзегән. Андыйлар шактый районда. Әнә Байсарның 32 буынын ачыклый алганнар. Борынгы авылларның тарихын язу да бик кыен, күп вакыт сорый торган эш булуын әйтәләр актанышлылар. 

 
Зур бүләк

 
Тарихны өйрәнгәндә кызык кына фактларга да юлыгалар. Иске Кормаш авылы, мәсәлән, алты нәселдән тора икән. Биредән чыккан өч күренекле рәссам-скульп­торның икесе – Тимер нәселенеке. Горький исемендәге үзәк парктагы сугышчы сыны безнең Васил Маликовныкы, диләр. Зөлфәт Басыйров – Уфада, Әсфәр Сәфәргалин Украинада яшәп иҗат иткән. Өчесенең дә сыннары мәктәп музеенда саклана. Мәнди нәселе тарихы аеруча кызыклы. Пугачев гаскәре, Уфадан Казанга барышлый, Кормашта ял итә. Икенче көнне шул урыннан бер карт бала табып ала. Өенә алып кайтып, Мәннән дип исем куша, тәрбияләп үстерә. Менә шул ке­шенең дәвамчылары булып (Мән­ди нәселе) 14 гаилә авылда яши икән, ә читтәгеләрне санасаң... 

 

Койма нәселе – иң зурысы, тармаклысы. Ураза нәселе үзенең “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” дастанын язган Әхмәт Уразаев белән мактана ала. Бу нәселдән бик күп укымышлы кешеләр чыккан. Авылда Кенәз нәселе дә күп тармаклы. Тик менә Акай нәселен бик белеп бетерә алмаганнар, нибары ике гаиләне генә ачыклый алдык, диләр. Авыл тарихын эзләнүгә кормашлылар 2000 нче елларда ук ке­решкән булган. Койма нәселе дә­вамчысы Мәнди бабай язып барган дәфтәрдән дә файдаланганнар. Минзәләдә яшәүче тарих өйрәнүче кеше янына да баралар. – Безнең яклар Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән, – ди Дил­бәр Әнвәрова. – Уфаның архивларында булып, Минзәлә, безнең як авыллары турында бик күп язмалар булдырган кеше ул. Аның яр­дәмен бик күп тойдык без.– Авылның тарихын  видеоязма итеп тә эшләдек. Читтән кайтучылар бу эшебезне зур бүләк итеп кабул итә. Сатып та алалар, бүләк тә итәбез. Шәҗәрәләр белән бәйрәм­нәрдә катнашканда, әтием яки әнием Кормашныкы иде, туганнарны табарга ярдәм итә алмассызмы, диләр. Ярдәм итүебез өчен рәхмәт­ләрен җиткерәләр, – ди Рамилә Хә­мәтуллина.  

 
Ике Суыксуны чишмә генә бүлә

 
Суыксу авылы 1700 нче елларда барлыкка килгән, диләр. Баштарак бу урынга марилар килеп урнаша, безнең җирләрдә икмәк яхшы үсә дип, үзләре янына татарларны чакырып китерәләр. Бүген бу ике авылны чишмә генә аерып тора. Татар да, мари да бер булып яши, тарихны да бергәләп өйрәнәләр. Шунысы үзенчәлекле: суыксулар социаль объектларның шәҗәрәсен фанерга уеп ясаганнар. Киләчәктә ачыласы биналарга яфраклар да ясап куйганнар. Мәдәният йортында булган ремонт та кертелгән, спорт мәйданчыгы төзелү дә – барысы да урын алган биредә. Оешмалар турындагы мәгълүматларны китапханәдә эшләгән Рәшидә апа Солтанова төзегән була. “Ул җый­ганны без дәвам иттердек”, – ди Гөлназ ханым Баянова. 


(“Ватаным Татарстан”,   /№ 145, 29.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112