ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 71, 23.05.2018/

Мәңгелек сәфәр. Тукай юлы ничек сызылыр?

 

Узган шимбәдә Дәүсоветта “Тукай юлы” (“Путь Тукая”) дигән сәфәр оештыру турында зурдан кубып сөйләшү булды. Әлеге сәфәр хакында моннан алдарак Парламент рәисе урынбасары Р.Ратникова белән кара-каршы утырып дигәндәй, гәпләшеп алган идек инде. Дәүләт хакимиятендә рәсми урын биләгән кешенең Тукайга мөкиббән китеп, ихлас күңелдән шулай рухланып сөйләве, дөресен генә әйткәндә, мине бераз аптырашта калдырды.

6-2

Башыма “Римма ханыма нәр­сә булган?” дигән юләр уй да килеп китте. Ә ул сөйләгәннәр, чыннан да яхшы мәгънәсендә, саташтырырлык иде. “Тукай юлы” сәфәрен мин олы сәясәтнең бер өлеше дип кабул иттем. Ни өчен? Чөнки, бу сәфәр “Тукай сукмак­лары”ннан җәяү­ләп, яисә атта, велосипедта бер урап кайтуны гына күз алдында тотмый иде. Бу – Тукай рухы бе­лән киләчәккә атлау, һәрхәлдә мин шулай кабул иттем. 

 
“Юл башы”на килгәндә, шундый сәфәр оештыруны “Велосипедчылар берлеге” җитәкчесе Илдус Янышев тәкъдим иткән. Ул – “ике көпчәкле ат”та дөньяның күп илләрен гизеп,  зур тәҗрибә туплаган кеше, димәк тормышка ашмас­тай тәкъдимнәр ясамас. Римма Атлас кызы “Тукай юлы” сәфәре “Путь Сантьяго” дигән халыкара туристлык маршруты бе­лән охшаш булыр дигән иде. Бу маршрут Испаниянең иң зур соборында  җирләнгән дип фаразланган Изге Иааков (Яков) белән бәйле. Ул – Иисус Хрис­тосның туганы һәм чиркәү тарафыннан изге­ләш­терелгән зат­ларның берсе. Бүген “Сантьяго юлы”н­­­нан елына 200 мең кеше уза һәм бу халыкара җәяүле маршрут ЮНЕСКО тарафыннан Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Насыйп итсә, “Тукай юлы” да дөнья йөз­ләрендә шул дәрәҗәдә танылмас микән дип хыялланам.

 
Әлбәттә, моның өчен күп эш­ләргә кирәк әле. “Җәяүле кеше сук­магы”ның каян башланасын, кай җир­ләрдән үтәсен,  кайда тә­мам­ланасын ачыклау – үзе бер зур эш. Әлеге сәфәр, бер уйлаганда, Тукай эзләреннән баруны гына күз алдында тотмый.  Шул ук вакытта шәхсән үзем Тукай юлын “татар юлы” дип кабул итәм. Ди­мәк,  әлеге сәфәр, һичшиксез, мил­ли төсмер алырга тиеш.  Күп­тән түгел бу сә­фәр­не оештыру өчен җаваплы бер­ничә кеше, шул исәптән Римма Атлас кызы да Тукайның әнисе Би­бимәмдүдә җирләнгән  Сосна Пу­чинкәсе авы­­лыннан ат юлы бе­лән Кырлайга бардылар. Моны Тукай юлыннан беренче адымнар дип бәя­ләргә була. Хәзер барыр сукмак­ларны тәгаенләргә кирәк. Татар­станның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров әйт­меш­ли,  без әле бүгенгә хәтле ша­гыйрьнең авылдан-авылга йөр­гән, Казанга килгән, Җаекка барган юлларын да анык кына белмибез. Өй­рәнергә иде аларны. Әлбәттә “Тукай юлы” сәфәре ша­гыйрь эзлә­ренә басып кына йөрүне күз алдында тотмый. Аның максаты – туристларны татарның, гомумән, Татарстан хал­­кының яшәү рәвеше, йола-бәй­рәмнәре, олуг шәхеслә­ре­без­нең тормышы, эшчәнлеге бе­лән таныштыру.


“Тукай юлы” сәфәре төрле-төрле маршрутларны берләш­терсә, әйбәт булыр иде. Әйткә­нем­чә, хәзер барыр юллар тәгаен­ләнеп бетмәгән, җәйге сәфәр вакыт буенча да бер көнлек, ике-өч көнлек, бер атналык булырга мөм­кин. “Тукай юллары” тәмам ачык­лангач,  кайда туктап ял итә­се, ашыйсы-эчәсе, төн кунасы икәне акка кара белән  язылган булырга тиеш. Сәфәр вакытында  төрле-төрле кызыклы һәм гыйб­рәтле очрашулар да оештырылачак. Димәк, кайсы юл белән, кайчан,  ничә кеше ничә көнлек  сә­фәргә чыгасы да  алдан билгеле булырга тиеш. Бу эшләр белән Республика Дәүләт туризм комитеты шө­гыль­ләнер. Гомумән, Римма Ратникова әйтүенчә, “Тукай юлы” проекты дәүләт дәрәҗәсендә тор­­мышка ашырылырга тиеш һәм, бәлки, аерым программа бул­дырырга, хокукый нигез эш­ләү турында да  кайгыртырга кирәктер.


Оештыру комитеты уты­ры­шын­да “авыл кешесенең хез­мәт активлыгын күтәрү” дигән рәс­ми сүзләр дә ишетелде. Монысы да игътибарга лаек. Чөнки  “Тукай юлы”, нигездә, авыллар аша үтәр. Бездә инде “авыл туризмы” да борынлый башлады. Сә­фәргә чыкканнарга ни белән мактана-го­рур­лана алабыз, юлчыларны нинди милли ризыклар белән сыйлыйбыз, ничек ял иттерәбез – барысы да “авыл җилкә”сенә тө­шәчәк. Әл­бәттә,  сәфәр оештыручылар туристларга оҗмахтай  шарт­лар тудыру ягында түгел. Җәяүле сәфәр­нең кызыгы да шунда бит: син табигать белән ку­шыласың, син – табигать баласы һәм үз җаең­ны шактый ук дә­рәҗәдә үзең карарга тиеш. “Тукай юлы”ннан “выжт” итеп машинада элдерү күңелдә әл­лә ни истәлек­ләр калдырмас.
Кунакханә люксларын чатырлар, авыл өйләренә алыш­тырсаң, учак ягып, балык шулпасы пешер­сәң, көлендә бәрәңге тәгәрәтсәң – шуннан да күңелле, гамьле сә­фәр була аламы соң?


“Балык шулпасы” дигәннән, Татарстан балыклы елга-су­лар­га, урман күлләренә бай, тели­сең икән, кояшта кызын, суда коен, балык тот! Әлбәттә, “Тукай юлы”  сә­фәре җәй көннәре генә  оештырылмаячак. Әмма язның, көз­нең, кышның да үз матурлыклары бар. Монысы – бер. Шул ук вакытта, ел фасылына карап сә­фәр­нең  сукмаклары да үз­гәрер. Болар хакында шулай ук уйланасы бар әле.


Тагын бер нәрсә: утырыш ва­кытында “Тукай юлы” сәфә­ренең кайда төгәлләнергә тиешлеге турында да сүз булды. Кай­берәүләр Кырлайны сайлады.  Минемчә, туристлык маршрутын  Казанда, Тукай кабере янында  төгәлләргә кирәк. Бит “Сантья­го юлы” да Изге Иаа­ковның фаразланган ка­беренә сәфәр кылудан  башланып кит­кән. Ә Тукай каберен фаразлыйсы да юк. Ул  бар. Ул – Тукай рухы алдында баш ия торган изге урын.  Күз алдыгызга китерегез: Казан урамнары буйлап велосипедлы, атлы, җәяү­ле туристлар агылса, әле кулларында “Тукай юлы” дигән язулар да булса, аларны  юл инспекциясе машиналары озата да барса, Казан халкы күңе­ленә нинди уйлар керер икән, ә?!


Бу язмамны рухланып яздым, бәлки, бераз хыялыйрак та килеп чыккандыр. Әмма бу – матур,  тормышка ашардай хыял.  Бөтен олы эшләр хыялдан башлана бит.  Укучыларыбыз ара­сында бу мәңгелек  сәфәр турында кызыклы фикерләр дә тумасмы дип язуым. “Мәң­гелек сәфәр” диюем дә тәти сүз  эз­ләүдән түгел, “Тукай юлы” кампанейщинага гына әйләнмәсен,  гомерлек булсын иде.  Чөнки ул – оеш­тыручылар әйтүенчә,  “халык проекты”, димәк, халык юлы.  Шунысын да әйтим: апрель ай­ларында безнең редакция “Тукай юлы”ннан  сәфәргә җые­на.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 18, 02.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!