ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Туган көндә – туган авылында


Әледән-әле үз укучылары белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп яшәү –редакциядә озак еллар дәвам иткән матур традицияләрнең берсе.  Чираттагысы аеруча үзенчәлекле булды. Ни өчен дигәндә, очрашу 20 сентябрьдә – озак еллар дәвамында мондый ва­кый­галарның үзәгендә кайнаган Сәмигулла Хәйрет­ди­новның туган көнендә аның туган авылында узды.

1-1
Озак еллар редакция­нең хатлар бүлеген җитәк­ләгән, 24 ел элек эш сәфәре белән Тәтеш районына баргач, ки­нәт вафат булган каләмдә­ше­безне бу авылда гына түгел, республиканың һәр төбәген­дә олы ихтирам белән искә алалар. Эше булган кешедә мең кешенең эше бар ди­гән­дәй, язмыш аны кемнәр бе­лән генә очраштырмаган да, тынгысыз каләме кемнәрне генә якламаган. Туган авылындагы үзәк урамнарның берсе каләмдәшебезнең исемен йөртүе дә күп нәрсә турында сөйли.


Әлеге очрашуга редакция хезмәткәрләре зур бү­ләк алып кайткан. Талантлы ка­ләм иясе, тарих фәннәре кандидаты, республика жур­на­листларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе Сәмигулла Хәйрет­диновның иҗатын бөртек­ләп туплап, аның 70 еллыгына “Күңелем синдә, авылым” дип исемлән­гән саллы гына китап чыгарганнар.


– Аның үрнәгендә авылыбыздан бик күп күренек­ле шәхесләр үсеп чыкты. Арада районыбызда гына түгел, республика күләмен­дә танылган иҗат әһелләре, оешма җитәкчеләре бар. Укытучыбыз һәм остазыбыз буларак, ул безгә тормышта үз урыныбызны табарга яр­дәм итте, – ди очрашуда катнашкан Спас районы хакимияте башлыгы Камил Әсгат улы Нугаев. 
93 яшьлек Зиннәтулла ага Гыйззәтуллин очрашуга бер кочак газета күтәреп килгән иде. Сабый чактан әти-әнисез калып, үз  тырышлыгы, бе­лем­гә омтылышы белән туган авылында легендар шә­хес­кә әйләнгән ил агасы – бү­ген дә әле авылда һәр эштә башлап йө­рүчеләрнең берсе. Ул – республикада дан алган авыл музеен төзүче, Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл­дашларыбыз һәм бер гөнаһ­сызга рәнҗетелеп,  репрессия корбаннарына әй­ләнгән авыл­дашла­ры­быз­ның исем­нәрен мәңгеләш­терүдә ар­мый-талмый хезмәт куя.


– Мин менә сиксән елдан артык газетаның бер санын да калдырмый укып барам. Аеруча файдалы киңәшләрне укырга яратам. Укып кына да калмыйм, һәркайсын файдаланам. Озак яшәвемнең сере дә шунда, – ди авыл аксакалы.


Әнисенең туган ягы булган спаслыларны Россия­нең атказанган, Татарстан­ның халык артисты Мирсәет Сөнга­туллин да  үз итә.  “Җыр­чы буларак мине зур сәхнә­ләргә рухландыручы “Ватаным Татарстан” газетасы булды. Якташым Сәми­гулла абый Татарстаннан читтә яшәүче мил­ләттәшлә­ребез турында гел яза иде. Ульян, Самара, Уфа һәм башка күп шәһәр­ләрдә оч­рашулар оештырды. “Мир­сәет, читтә яшәүче мил­ләт­тәшләребез моңга сусаган, сине көтәләр”, – дип мине дә чакыра иде. Бүген дә редакция оештырган чараларда бик теләп катнашам”, – диде җырчы.

Танылган фермер, Та­тар­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре  Дамир Хәмидуллин редак­циягә аеруча рәхмәтле. “Кай­берәүләргә ияреп, баш­ка газетага язылган идем. Эчтәлеге сай булган мәка­ләләр тиз туйдыра икән. “Ватаным Та­тарс­тан”­ны яратып укыйбыз. Проблеманы ти­рәннән белгән, кыю фикерле мәкаләләрне хезмәттәш­ләрем белән бер­гәләп укыган чаклар да була”, – ди.


Баш редактор урынбасары Габделбәр Ризванов  мондый очрашуларның тәр­бияви чара буларак аеруча мөһим булуын ассызыклады. Шыгрым тулы залда яшьләр, аеруча мәктәп укучылары күплеге дә сөен­дерә. Шундый авылда туып үскән берничә кеше­нең – шул исәптән Камил Сәгъ­дәтшинның, Фәнисә Хәй­рет­ди­нованың бүген “Ватаным Татарсан”да эшләве дә тикмәгә түгел. Шундый зыялы авылларыбыз булганда, киләчәктә газета укучыла­ры­ның артуына өмет бар, диде ул.

P.S. Шунысы да мәгълүм бул­сын: газета укучылар белән менә шундый ихлас, дустанә очрашулар ки­лә­чәк­тә дә дәвам итә­чәк.       

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 140, 23.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112