ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 83, 19.06.2018/

Күбәләк булып җаны кайтыр

 

Ул гомере буе сәнгатькә, халыкка хезмәт итте. Үзе дә халыкчан, мәзәк, лирик  образларга өстенлек бирде. Үзе тудырган образларга халкыбызның күңел байлыгын, үткенлеген, зирәклеген өстәде, төп игътибарын сәхнәдә онытылмас образлар тудыруга юнәлтте. Ул башкарган рольләрне санап бетерү дә кыен.

4-1

“Гашыйклар та­вы”н­да – Хәнәфи, “Җәйге кы­рау”да – Мөнир, “Сөясеңме, сөй­мисең­ме?”дә – Абдулла карт, ”Кодача”да – Яппар, ”Йосыф”та – Сүрәче, Җәбраил, “Яр”да – ба­бай,”Кол”да – Ксанф һәм башка рольләр танылган артист иҗа­тында мактауга лаек үрнәк булып тора.

 
Чаллы дәүләт драма театры сәхнәсендә берсеннән-берсе саллы рольләр башкарган Рифкатъ Хәмиди бу арада ни өчендер Рабит Батулланың “Күбәләк булып җаның кайтыр” спектаклендәге Сәлхәт образы аша искә төшә. Тормыш юлында берсеннән-берсе катлаулырак кичерешләргә дучар булган Сәлхәтнең  гомере, сугышта алган җәрәхәтләре аркасында, хастаханәләрдә үтә. Шул халәтендә дә кешеләргә төрле иге­лекләр кылырга омтыла ул.
Анасы йортына кайтып, туганнары арасында чыккан низагны күтәрә алмыйча, йөрәк өянә­ген­нән үлгән Сәлхәтнең җаны, кү­бәләк кыяфәтенә кереп, фани дөньяга кайтып йөри.

 
Кем белә, бәлки Чаллы дәүләт драма театрында егермедән артык берсеннән-берсе камилрәк образлар иҗат итеп, 14 ел элек арабыздан киткән Рифкать Рәхим улының җаны да бу көннәрдә безнең арабыздадыр.


Мин аны үземне белә башлаганнан бирле хәтерлим. Бер авылда, бер тирәдә үстек. Рифкать абый мәктәп елларында ук тынгысыз, шаян, ярдәмчел булуы белән аерылып торды. Рифкать абый авылда еш оештырыла торган концертлар, төрле спектакль­ләрдә башлап йөрүче булды. Аның киләчәктә танылган артист булачагына ул елларда ук шик юк иде.


Тормыш үзенекен итә шул. Мәктәпне тәмамлагач та, алар комсомол юлламасы алып, класс­лары белән Казанга – ул чакларда “СССРның удар төзелеше” дип игълан ителгән “Оргсинтез” заводына эшкә киттеләр. Әмма кү­ңеленең иң төпкелендә типкән чишмә үзенә юл таба алмыймы соң? Татар дәүләт академия теат­рының баш режиссеры Марсель ага Сәлимҗановның хәер-фа­тый­хасы белән төзүче егет, бер урынга унике кешелек конкурста җи­ңеп, Казан театр училищесына укырга керә. Бүген инде танылган артистлар Илдар Хәйруллин, Фирдәвес Хәйруллина, Дамирә Кузаева кебек гаҗәеп талантлы егет-кызлар белән бергә укый. Каникулга кайткач, авыл мәк­тәбендә очрашулар вакытында үзенең Ширияздан Сарымсаков һәм Рабит Батулла төрке­мендә режиссерлыкка укып йө­рүе турында сөйләгәне истә калган.


Авылдашымның театр сәх­нәсенә юлы да урау булды бугай. Училищедан соң, армиягә китте ул. Кайберәүләр кебек бармый калу юлын да таба алган булыр иде. Тормышны тирәннән аңлау өчен, армиядә хезмәт итү дә ки­рәк, диде.
Казанда мәдәният һәм сәнгать  институтын тәмамлагач та, министрлык юлламасы белән Аксубай районы башкарма комите­тының Мәдәният бүлеген җитәк­ләде. Аннары берничә ел дә­вамын­да Тукай районы мәдәният йортында режиссер  булып эшли.


Артистның халыкта Рифкать Хәмиди булып танылуы исә Чаллыда Татар дәүләт драма театрында эшләү чорына туры килә. Тормыш иптәше Гөлнур ханым, ике кызы да тикмәгә генә  ул елларны гаиләдә иң күңелле вакытлар иде, дип искә алмыйдыр. Театрга ашкынып барган, өйгә шатланып кайта торган бәхетле чак­ларны Хәмидиләр гаиләсендә гел сагынып искә алалар.
Тормышта бик тыйнак кеше иде ул. Якташыбыз ирешкән уңыш­лар турында хәбәрләр га­дәттә үзеннән түгел, урау юллар белән килеп ирешә иде. Берсен­нән-берсе саллырак иҗат уңыш­лары, мактаулы исемнәре белән дә күкрәк сугып мактанганы булмады. Шул ук вакытта иҗат әһел­ләренә хас неч­кә күңелле иде. Хезмәттәше, Чаллы дәүләт драма театры артисты Рафил Сәгъдул­лин шундый бер вакыйганы искә ала:
“Берсендә мин аның күңелсез вакытын күрдем.
– Нәрсә булды, Хәмиди? – дим.
– Бүген бит миңа 55 яшь тулды. Беркем дә килеп котламады, – диде ул. Икенче көнне генә мин аның бүлмә ишегенә: “Туган көнең белән, Хәмиди!” – дип акбур белән язып куйдым. Ул шуңа бик сөен­гән иде”. 
Гомерен үзенең күпсанлы тамашачылары, халкына багышлаган талантларыбызны онытмасак иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 14, 31.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 1

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр