ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

“Моны укытып карамаган түрә генә эшли ала”

 

Бу арада балалар ял итә. Укытучыларга да бераз хәл алу мөмкинлеге бар. Әнә шуннан файдаланып, Балтач мәктә­бенең быел “атказанган укытучы” исеменә лаек булган биология укытучысы Ризилә Га­фа­рова белән мәктәп тормышы, яңалыклар турында сөйләштек.

15-1  
– Ризилә ханым, мәгариф түрәләре кәгазь эшен киметергә сүз биргән иде. Кимемәдеме?


– Бүген без нинди генә хисап­лар тутырмыйбыз да анализлар ясамыйбыз. Укытучының җанына тигән, кирәкмәгәнгә вакытын сарыф итүче кәгазь эшенең иге-чиге юк. Боларны, мөгаен, мәктәптәге укыту процессын күз алдына китермәгән, үзләре бер генә дәрес тә укытып карамаган, бала белән эшләмәгән түрәләр генә таләп итә аладыр. Шушы әрәмгә киткән вакытны укучылар белән өстәмә эшкә сарыф итсәк, белем сыйфаты күпкә яхшырыр иде.


– Мәскәү педагогия университеты робот-укытучылар әзер­ли башлаган әнә. Болай булса, педагогны робот алыштырмасмы?


– Укытучы белем бирүче генә түгел, ул  – тәрбияче дә, ярдәм итүче дә, кирәк вакытта яклаучы да. Замана алга бара дип сөйләсәк тә, роботлар әдәпкә өйрәтә, башкаларга хөрмәт, дуслык хисе тәрбияли алмый. Без игелекле кешеләр тәр­­бияләргә бурычлы. Бу – бүгенге җәм­гыятьтәге иң зур пробле­малар­ның берсе. Кешене кеше укытырга тиеш дип саныйм.


– Тәрбия димәктән, хәзер укытучының күзенә генә карап тору дигән нәрсә бетте. Укучыларны элеккеге кебек почмакка да бастырып булмыйдыр. Шук­лар белән ни эшләргә?


– Бүгенге укучыны почмакка бастырып та, куркытып та тәр­бияләп булмый. Укучы тыңлап утырмаса, дәресне 10-15 секундка туктатып, аңа карап торам. Шуннан башка­ларның да күзләре әлеге укучыга төбәлә. Ә ул кызара, тынычлана, шуннан дәрескә игътибарын юнәл­тә. Мин бер­нәрсә булмагандай дә­ресемне дәвам иттерәм. Укучының горурлыгына тимәгәч, сыйныфташлары алдында тавыш күтәрмәгәч, хурламагач, бала башка тәртип бозмый, укытучыга ихтирам белән карый.


– Дәрестә телефон кулланырга рөхсәт итәсезме?


– Замана укучысы элеккегеләр белән чагыштырганда бик күпкә мәгълүматлырак. Ул белемен интернет, өстәмә чыганаклар аша да, төрле түгәрәкләргә йөреп тә тулыландыра ала. Яңа технологияләр гасырында яшибез. Кайбер укучылар, дәрес бетүгә, тизрәк телефонга ябыша. Төрле уеннар уйный, ватсап аша аралаша. Сыйныфташлары бе­лән аралашуга вакытлары аз кала. Шуңа күрә 1 – 8 сыйныфларда уку­чы­ларның мәктәпкә телефон алып килүен хупламыйм. Ләкин югары сыйныф укучылары белән кон­сультацияләр үткәргәндә, БДИга әзерләнгәндә шул ук телефон яр­дәмгә килә.


– Ризәлә ханым,  начар билге яхшы укырга этәргеч бирәме?


– Укучы өчен билге – хезмәт хакы ул. Шуңа күрә билге укырга, белем алырга этәргеч булып тора. Билге прәннек тә, камчы да булырга тиеш. Белмәгән, дәрес әзер­ләмә­гән балага гел “3ле” генә куйсаң, бөтенләй укымаска өйрәнәчәк. Рәхәт, барыбер куялар бит, диячәк. Шул ук вакытта гел “2ле” генә дә куеп булмый. Начар укучы балаларга кайвакыт җиңел сораулар биреп, уңай билге белән үсендереп җибә­реп була. Билгене аңлатып кую укучыда уңай фикер калдыра. Укучыга чиреккә “2ле” чыгару аттестация вакытында укытучыга файдага тү­гел. Шуңа күрә укытучылар арасында, укучыга “2ле” кую – үзеңә начар билге кую, дигән фикер яши.


– БДИда 70тән ким балл туп­лаганнарга медаль бирми башлаячаклар...


– Дөрестән дә, соңгы ун елда алтын медальнең кыйммәте югалды. Чөнки аны алу өчен “5ле”гә генә укырга, БДИдан, ким дигәндә, 36 балл җыярга кирәк иде. Мондый җиңел шартларда кайбер мәктәп­­­ләрдә медаль алучыларның саны 40 процентка кадәр җитте. Медаль­ләрнең уку йортларына кергәндә дә дәрәҗәсе юк иде. Хәзер алай булмаячак. Минемчә, медальгә кагылышлы үзгәрешләр яхшы укырга этәргеч бирәчәк.


– Укучыларыгызны ничек шаккатырасыз?


– Биология кабинеты  ул – табигать. Шуңа күрә яз, көз айларында дәресләрне ачык табигатьтәге “биология кабинеты”нда үткәрәм. 10 бүлектән торган, өч гектар мәйданны биләүче мәктәп яны тәҗрибә участогындагы “кабинет” яхшы җиһазландырылган. Мәсә­лән, 5-6 сыйныф укучысы чыршыдагы “җете кызыл каен җиләген”, карагайдагы “кура җиләген” – ана күркәләрне, зирек, чикләвек куагы­ның, караманың аерым җенесле чәчәкләрен үз күзләре белән күр­­гәч, төзелешен беркайчан да онытмый. Кара урманны хәтерләт­­кән участокны кәлтә, төрле кошлар һәм бөҗәкләр дә үз итә. Аларны күзәтү, өйрәнү – укучы өчен могҗиза. Биология кабинетында дөньяның төр­ле почмагыннан җыелган экспонатлар күп. Биология дәресләре кызыклы булгач, нәтиҗәләребез дә куанычлы. Укучылар төрле бәйге, олимпиадаларда җиңү яулый. Ел саен мәктәпне тәмамлаучыларның утыз процентка якыны биология­дән БДИ нәтиҗәләре буенча Мәс­кәү, Казан медицина вузларына укырга керә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 160, 02.11.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр