ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Тел күрсәтү

 

Татар телен өйрәнергә туры киләчәк! Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдергәнчә, аннан баш тартырга чакыру  законга каршы килә. Ләкин моңа карап кына татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендәге бәхәс тынмас кебек. Хәзер укытучылар һәм әти-әниләр ноябрь аенда билгеле булачак тикшерү нәтиҗәләрен көтә. Каршылык зурга китте: кызып китеп балаларны онытмагайлары!

1-1

Татар телен укыту мәсьәләсе тирәсендәге бәхәс күптән бара. Берара ул тынып торды, ә менә 20 июльдә Йошкар-Олада узган Милләтара мөнәсәбәтләр буен­ча Россия Президенты каршын­дагы совет утырышыннан соң янә калкып чыкты. Әлеге җые­лыштан соң Владимир Путин Прокуратура һәм Рособрнад­зорга төбәкләрдәге мәктәпләр­дә рус булмаган халыкларның телләре ни дәрәҗәдә ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәт­мә биргән. Социаль челтәрләр­дә Татарстан мәктәпләрендә та­тар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тап­шыру да җитә дигән сүзләр та­ралды. Республиканың Мәга­риф һәм фән министрлыгы сайтында бирелгән аңлатмадан күренгән­чә, РФ Конституциясе илнең составына кергән респуб­ли­каларга дәүләт телләрен бил­геләргә хокук бирә. Татарстан­ның Конституциясе һәм “Татарс­тан Республикасы дәүләт теллә­ре һәм Татарстан Республи­ка­сында башка телләр” турындагы законында дәүләт телләре бу­лып, рус теле белән беррәттән, татар теле дә билгеләнгән. Ми­нис­трлык татар теленә өйрәтү алымнарын камилләштерүне дә­вам итә. Ә татар телен өйрә­нүдән баш тартырга чакыру за­конга каршы килә.

 
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов татар һәм рус тел­ләрен укыту турындагы бәхәсне куертмаска киңәш итә. “Бу этапны тыныч кына уздырырга кирәк. Проблеманы сәяси­ләштерергә теләгән кешеләр һәрвакыт булачак. Әлеге мәсьә­ләне норматив  документларга таянып хәл итәсебез килә. Аң­латманы да законга нигезләнеп бирәбез. Калганы – имеш-ми­меш­ләр, уйлап-табулар, теләк­ләр”, – ди урынбасар. Әмма бәхәс купты инде. Бер яктан, татар те­ленә каршы чыгучылар коткы тарата. Икенче яктан, Тукай телен яклаучылар эш­кә тотынды. Социаль челтәр­ләрдә махсус төркем­нәр оешты. Бөтен­дөнья татар яшьлә­ре форумы исә рус телле ата-аналарга мөрәҗәгать кабул итте. “Иң куркынычы – каршы тору балалар арасына күче­релә. Мәк­тәп­ләргә, татарча укыган классларга һәм татар теле кирәк­ми дип санаучыларга аеру ул – Татарстандагы бердәм җәмгыять һәм халыклар дуслыгыннан читкә адым дигән сүз”, – диелә мөрәҗә­гатьтә. 

“Укыту алымнарын үзгәртергә кирәк”

Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе урынбасары Майя Хухунашвили әйтүенчә, татар теле нигә кирәк, дигән сорау бөтен­ләй чыгарга тиеш түгел. “Әгәр син Татарстанда яшисең икән, аны бел­мичә ярамый. Бу Россиядә яшәп, рус телен өйрән­мәгән кебек була бит. Ә менә аны ничек укытырга дигән  сорауга җавап эзләргә кирәк. Әгәр рус телле балалар мәктәптә унбер ел буе татар телен укып та сөйләшә алмыйлар икән, әлбәттә, әти-әни канәгать булмаячак. Әгәр балалар аралаша алса, алар каршы булмас иде, минемчә. Татар теле төрки телләрне өйрәнү­гә ачкыч булып тора. Чит  телләрнең нигезен ярты ел эчендә өйрәнәләр бит. Укыту алымнарын үзгәртергә кирәк”, – ди Майя Хухунашвили.

 
Узган ел Чистай  шәһәрендә белем алган Никита Доброхотов ике фәннән БДИдан йөз балл туплаган иде. Бүген ул Мәскәүдә белем ала. “Теге яки бу фәнне мәҗ­бүри укытуны хупламыйм. Ничек укытырга дигән сорауга җавап бирә алмыйм, чөнки мин – математик. Татарчаны нинди максат белән укытырга телиләр? Кагыйдәләрне, тарихны белер өченме, әллә аралашырга өйрә­тер өченме? Соңгысы бүген республикада бик еш күтәрелә. Мин үзем татарчаны белмим, аерым сүзләрне, тыныш билгеләре һәм тел төзелеше кагыйдәләрен генә бераз чамалыйм. Үзем кирәк­сенмәдем, шуңа күрә теләк тә булмады. Начар укыттылар дип әйтә алмыйм. Мәктәптә 11 ел буе математика укып та, соңыннан  репетитор яллыйлар. Барысы да укучы­ның теләгеннән тора”, – ди Никита.

Юргансыз калмагаек

2014 елда Япония егете Юто Хишияма халыкара татар теле олимпиадасында җиңеп, КФУда магистратурада уку хокукын алган иде. Хәзер ул аны тәмамлап, Токиода аспирантурада укый. Татарлар язмышын ул социаль челтәрләр­дән күзәтеп бара. Шуңа күрә татар теле нигә кирәк дип шаулашуга исе киткән. “Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?” дип әйтү – хастаханәдә яткан үз әниеңә: “Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син инде миңа кирәкмисең”, – дип әйтүгә тиң. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син берни эшләмичә, шуны карап тора­сыңмы?” – дип язган япон еге­­те социаль челтәрдә. “Татарс­танда яшәгән  башка милләт халык­лары да аны өйрәнергә тиеш. Ләкин, дәресләр саны бик күп, диләр. Минемчә, татар булмаганнарга атнага 1-2 дәрес  тә җитәр”, – дип җавап бирде безгә Юто.

 
Быел халыкара татар теле олимпиадасында Гран-прига ия бул­ган япон кызы Накамура Мидзуки Тукай телен әбисе татар булган өчен өйрәнгән. Әбисе бакыйлыкка күчкәндә кызга нибары 4 яшь кенә була. “Ун яшьләр тирә­сен­дә тәнемдә татар каны агуын белгәч, татарлар белән кызыксына башладым. Татар теле, татар дөнь­я­сы минем өчен серле дөнья иде.
Япониядә япон телендә язылган татар теле китабын да, хәтта сүзлеген дә табып булмады, хәтта хәзер дә табып булмый. Менә шундый серле дөньяны танысам, тормышым кызыклы булыр иде дип уйладым”, – ди ул.

Күршеләр дә, туганнар да аякка баса...

Татар теленең абруе төшүнең, ата-аналарның ризасызлыгы ар­туның сәбәбе кайда: укытучылардамы, әллә дәреслекләрдәме?

 
– Әти-әниләрне дәреслекләр дә, укыту алымнары да кызыксындырмый. Алар, нигездә, татар телен укытуга түгел, аның балалар өчен авыр һәм нәтиҗәсез  булуына каршы.  Татар теленнән өй эшен әзерләү  күршеләрне, туганнарны, таныш-белешләрне аякка  бастыра, берләштерә торган процесска әйләнде. Шуңа күрә әти-әниләрнең балаларны яклап күтәрелүенә аптырыйсы юк. Әгәр баласы  мәктәп­тән күзләре янып кайтса, ашыга-ашыга дәрес турында, үзенең уңыш­лары турында сөйләсә, ата-анага баланың нинди тел өйрәнүе мөһим түгел, – дип фикер йөртә “Та­тарча да яхшы бел!” укыту-мето­дик комплекты авторы, укытучы-методист Рузалия Нигъмәтуллина. – Хаталарны төзәтергә, уңыш­лар­ны ныгытырга вакыт җитәрлек булды югыйсә. Укытуның нәтиҗә­сез­леген дәреслекләргә, аларның авторларына кайтарып калдыру гадәткә әйләнде. Бер дәреслекне икенчесе белән алыштыруны нота белмәгән кешенең берсеннән-берсе кыйммәтле уен коралында көй чыгара алмавы белән чагыштырырга була. Әлбәттә, дәрес­лек­ләрнең роле зур, ләкин хәлиткеч түгел. Гади мәктәпләрдә, лицей-гимназияләрдә укучы балалар­ның сәләте, теләге, мөмкинлеге бер­төр­ле түгел, һәр мәктәп өчен аерым дәреслекләр язып булмый. Шул сәбәпле дәреслекләрдә андагы материалны минимум үзләш­терә алырлык укучыдан алып телне максимум үзләште­рүгә сәләтле бала өчен материал бирелергә тиеш. Дәреслек кенә түгел, укыту­чы­ларның  осталыгын арттырырга кирәк. Үткән уку елында республикада рус төр­кем­нәрендә эшләүче 100 укытучыны Мещерякова сис­темасына өйрәтү Мәгариф ми­нистр­­лыгы­ның моны яхшы аң­ла­вын күрсәт­те. Быелгы уку елы башында Чаллы шәһәренең гади мәктәп­лә­ренең генә түгел, абруйлы лицей-гимназияләр ата-анала­рының: “Безнең балаларны да шул система белән укытыгыз”, – дип таләп итүләре эш юнәлешенең дөрес­леген күрсәтте.


Чаллы укытучысы Марина Аюкина Рузалия Нигъмәтул­линаның укучысы булып чыкты. “Без Чаллыга 6 нчы сыйныфта укыганда Ерак Көнчыгыштан, Амур өлкәсеннән күченеп килдек. Татарстаннан ерак яшәгәч, татарча бер авыз сүз белмәү генә түгел, татар телен ишеткәнем дә юк иде. Мин укытучыма, татар теленә гашыйк булып, Казан педагогика институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Инде алты ел рус телле балаларга татар телен укытам. 1 нче классларда дәресләрне уен формасында Валерия Мещерякова системасы буенча укытам. Укучыларым татар теле дәресләрен бик ярата. Әти-әниләр дә кызыксыналар, дәресләргә еш киләләр. Ел ахырында укучыларым татарча сөйләшә башлый”, – ди рус телле балаларга татар теле өйрә­тү­че Марина.

“Математика ошамаса, нишләргә?”

Үзебезнең татар арасында да  балаларын та­тарча укытуга каршы ки­лүче­ләр бар. Авылда укып, кеше була алмадык, дип әйтү гадәти хәлгә әверелде. Янәсе, балаларын әнә шул хәлдән коткаралар.


– Гомумән, мин андый әти-әни­ләрне аңламыйм. Алар балаларына уңайлы булсын дип тырыша. Кеше исәбенә җиңелрәк яшәү психологиясе бу! Россиядә, Татарстанда туган телне укытуны сайлау хокукы юк. Мәҗбүри урта белем бирү дигән нәрсә бар. Әгәр әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрмәсә, аларны штраф, җәза көтә. Татар телен дә, инглиз телен дә уку мәҗбүри. Әйе, укыту телен, факультатив дә­рес­ләрне сай­ларга була. Ләкин сә­гатьләр санын сайлый алмыйлар. Бәлкем, кем­гәдер математика, ас­тро­номия ошамыйдыр, кемгәдер – химия яки физика? Әмма фәннәрне сайлау хокукы бирелмәгән. Әйтик, Сингапурда бала туган телдән имтихан бирми икән, ул 7 нче сыйныфка күчми. Без­гә дә туган телдән имтихан кертү өчен көрәш алып барырга кирәк, – ди Тарих институтының мил­ли мә­­га­риф тарихы һәм теориясе үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 15.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112