ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Майга әзер буласы

 

Дөнья Чемпионатына кадәр төгәл тугыз ай вакыт калды. Кичә Татарстан Президенты җитәкчелегендә әлеге зур чарага әзерлек турында сөйләштеләр. Анда әйтелгәнчә, май аена барысы да әзер булырга тиеш. Иртәгә футбол уеннарына билет сатыла башлый. Әлегә Дөнья Чемпионатында чыгыш ясаячак сигез команда билгеле. Болар – Бразилия, Иран, Япония, Мексика, Бельгия, Көньяк Корея, Согыд Гарәбстаны һәм Россия.

1-3  
Бездә тәүге тапкыр оештырыласы Дөнья Чемпионаты 14 июньдә башланып 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Кичә әлеге чарага әзерлек турында беренче зур җые­лыш узды. Рөстәм Миңне­ханов җитәкчелегендә һәм матбугат өчен ябык ишекләр артында узган утырышның нә­тиҗәләре турында каләм әһелләренә Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, Кон­фе­дерация­ләр Кубогына килгән кунак­лар Казаннан канәгать вә мәмнүн булып киткән. “Бу хакта тамашачылар да, тренерлар да, уенчылар да, футбол түрәләре дә әйтте. Го­мумән алганда, барысы да яхшы узды. Вак-төяк кимче­лекләр бар, әмма алары да тәкъдим рәве­шендә генә”, – диде Леонов. Моннан ары төрле юнәлеш өчен җавап бирүче эш төркемнәре дә ешрак очраша башлаячак. Эшне май аена төгәлләргә ниятлиләр.


Тагын бер айдан Казанга Россиянең башка төбәклә­реннән дә белгечләр җые­лачак. 10 октябрь көнне “Казан-Арена”да ил җыелма командасы Иран белән очраша. Шул көнне Дөнья Чемпионаты узачак шәһәр вәкил­ләре өчен семинар оештырырга ниятлиләр. Инде хә­бәр иткәнебезчә, футбол оч­рашулары Россиянең 11 шә­һәрендә урнашкан 12 стадионда узачак.

“Казан-Арена” ди­мәк­тән, Леонов стадиондагы уен кырының чирәмен алмаштырмаячакларын әйт­те. “Ул яхшы хәлдә. Аны без генә түгел, ФИФА вәкилләре дә тикшереп тора. Алар бу мәсьәләгә бик зур игътибар бирә”, – диде министр. Ул стадион тирә­сендә яшәүче халыкны да тынычландырырга тырышты. Матч уза торган көн­нәрдә кертелә торган чик­ләүләрне мөм­кин булганча киметергә тырышачаклар.


Билгеле булганча, Дөнья Чемпионаты кысаларында Казанда алты очрашу узачак. Шуның дүртесе – төркем уеннары. Калган икесе – финал­ның 1/8 һәм 1/4 өлешләре. Казанга кайсы командалар киләсе 1 де­кабрь­дә ачыкланачак. Ул көнне Мәскәүдә жирәбә салу тантанасы уза. Конфеде­рацияләр Кубогы алдыннан Рөстәм Миңне­ханов Россия Хөкү­мә­тенең вице-премье­ры, фут­бол берлеге башлыгы Виталий Муткодан, шаярып, Казанга яхшы командалар гына җибәрүне сораган иде. Татарстан башкаласына чыннан да иң көчле командалар килде. Әмма ул вакытта жирәбә салу тантанасы да үзебездә узган иде. Бу юлы ничек булыр? Ә менә тамашачылар күп ки­ләчәк. Алар өчен “Казан” Гаилә үзәге янында “Җан­- а­тарлар фестивале” оештырырга ниятли­ләр. Анда бер ай эчендә 1 миллион кеше килеп китәр дип көтелә. Мәдәни чаралар да күп булачак. Әйтик, Кон­фе­дера­цияләр Кубогы вакытында 50ләп чара уздырылган. Бу әле ике атна эчендә генә. Ә Дөнья Чемпионаты бер ай дәвам итә.


Җанатарлар димәктән, Конфедерацияләр Кубогы вакытында җанатарлар билет бәяләренең кыйммәт булуыннан зарланды. Кайбер уеннар вакытында стадионда буш урыннар калу да шуңа бәйле. “Бу мәсьәлә тулысынча ФИФА карамагында. Без исә берни эшли алмыйбыз. Бәя мәсьәлә­сендә тамашачыга уңайлы­рак шартлар булдыруны гына тәкъдим итә алабыз. Безне ишетерләр дип өметләнәбез”, – диде Леонов бу уңайдан “ВТ” хәбәр­чесенә. Сүз уңаеннан, Дөнья Чемпионатына билет сату иртәгә башлана. Аның өчен ФИФА оешма­сының сайтына керергә кирәк. Беренче этап 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 13.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112