ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Киноны бүлгәләргә ярамый

 

 Киноны бүлгәләргә ярамый Кинофестиваль Казан халыкара мөселман кинофестиваленең унөченчесе М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында ябылды. Татарстанны төп бүләкләр урап узса да, без дә кино төшерә алабыз дигән фикер туды. Әлеге фикер Илдар Ягъфәровның “Байгал”ыннан, Илшат Рәхимбайның “Представь” дигән картинасыннан соң тагын да ныгыды.

4-1

“Киноны мөселман, православ, будда диннәренә карый дип бүләргә ярамый. Ул йә яхшы, йә начар гына була ала. Анда нинди персонажлар катнаша – бусы инде артык мөһим мәсьәлә түгел. Әмма дөньяда исламга карата киеренке мөнәсәбәт урнашкан заманда диннең паклыгы, аның нигезе турында сөйләүче фестивальнең булуы бик яхшы”. Россиянең халык артисты, режиссер, кинофестивальнең жюри рәисе Николай Досталь кино һәм Казан фестивале турында әнә шундый фикердә. Дин, беренче чиратта, әхлакны кайгыртучы, ди ул. Шул ук вакытта диндәге тискәре күренешләргә дә игътибар итә:

 

– Беренче чиратта әхлакны кайгыртырга кирәк. Миңа калса, сәясәткә авышу, дәүләт белән кирәгеннән артык якынаю да бар. Ә бит һәркем үз эшен башкарырга тиеш. Монда үзара ярдәмләшү генә булырга мөмкин, бер-береңнең миссиясен үз өстеңә алу түгел. Тантанадагы төп фикер әнә шундый булды.

 

Чараны исә Казанда туган, хәзер Америка актрисасы булып танылган Лия Шайдарова, Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин, Мәскәүдән Анна Снаткина алып барды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны әүвәл инглиз телендә сәламләде һәм Татарстанның дөрес юнәлештә үсүе турында сөйләде. Бу сүзләрдән соң Рәхимбайның бер гаиләдә туган һәм төрле диннәр руханилары булып киткән абый-эне турындагы киносына “Кино сәнгатендә гуманлык өчен” дигән бүләк тапшыруы табигый тоелды. Рәхимбай исә, Татарстанда кино барлыкка килү шаһиты булуына бәхетле икәнлеген белдерде һәм иҗади командасына рәхмәтен җиткерде. Рәхимбай ул кичтә серле иде, хәтта иҗаты белән явыз көчләрне куарга да вәгъдә бирде. 

 

“Байгал” картинасы фестивальгә өлгерә алмады. Шулай да кино атнасында аны тамашачыга тәкъдим иттеләр. “Родина” кинотеатрында алма төшәрлек урын калмаган иде. Тамашачы “Бибинур”дан соң (реж. - Ю.Фетинг) үзебезнекеләрнең яхшы картина төшерүен көтә. Режиссер Илдар Ягъфәров, киноны караганнан соң, әле яктылык, тавыш җәһәтеннән төзәтү эшләре алып барылмаганын, кайбер бик матур өлешләрнең төшеп калуын әйтте. Бу фильмда катнашкан Россия актеры Владимир Вдовиченков, аңа сирәк картиналарның берсе дигән бәя бирде: “Байгал”да – гади кеше язмышы. Ул ниндидер батырлык турындагы пафослы бәянгә әверелми, ә антик геройлар кебек үк, язмыш тарафыннан аяусыз киртәләр алдында калган һәм проблемаларга чишелеш таба алмаган гап-гади кеше турындагы картина булып кала. Герой  чарасызлыктан күкләргә ялвара һәм аңа ярдәм дә итәләр. Бар караганда, персонаж әллә ни эшләми, ә үзенә карата нинди мәхәббәт уята! Мондый фильмнар хәзер бик сирәк шул, без геройлар эзлибез һәм геройлар уйлап чыгарабыз. Безгә ясалмалыкка ышану җиңелрәк”. 

 

Дөрес, кинофестиваль, “Байгал”ны да, безнең башка фильмнарны да танытты. Тәнкыйтьчеләр гильдиясе бүләге “Хәлимә” (Юлия Захарова) картинасына тапшырылды. Казан мэры призы, классиканы экраннарга чыгарган өчен, “Тапшырылмаган хатлар” фильмының иҗат төркеменә бирелде. Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы исә, Казахстаннан икән. Аңа “Оралман” фильмы актеры Дулиге Акмолде лаек булды. Хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы Мисырдан Илһам Шаһин. Ул аны “Хатын-кызлар көне” (“Женский день”) фильмындагы роле өчен алды.

 

Ә иң яхшы нәфис фильм булып  Төркия һәм Венгрия илләренең уртак проекты – “Каландар салкыны” (“Холод Каландара”) танылды.  “Милли секция” номинациясенә дә нәтиҗә ясалды. Монда иң яхшы тулы метражлы фильм булып Сергей Киатровның “Мирас угы” танылды. Иң яхшы документаль фильм Алмаз Нургалиевның “Нәҗибә”се. Бу картина Камал театры артисты Нәҗибә Ихсанова турында. Иң яхшы милли фильм – Валерия Гиренконың “Диагноз” картинасы. Җиңүчеләр акчалата бүләккә лаек булды.

 

5-11 сентябрьдә Татарстан Президенты ярдәмендә һәм “Россия – Ислам дөньясы” төркеме партнерлыгында үткән фестивальгә 61 илдән 782 фильм тәкъдим ителгән булган. Шулардан 27 илнең 60 картинасы сайлап алынган. Аларны төрле секцияләргә бүленгән ике дистәгә якын жюри әгъзасы бәяләде.  Гөлинә Гыймадова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 12.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112