ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Үз җиреңдә көтүче булу да бәхет

 

Казандагы Каюм Насыйри музеенда йөргәндә олы яшьтәге бер апа үзенә җәлеп итте. “Красноярскидан килдем, Казаныбызга кайтып урнашыр идем. Балалар, оныклар каберләр тота шул...” – дип ачылды ул. Бу сүзләрдә читтә яшәүчеләргә хас булган сагыну да, җирсү дә, сагыш та, үкенеч тә бар. Рәисә апа Сафина Әгерҗе районының Тирсә авылында туып үскән.

i1

Красноярск каласында ярты гасырга якын яши икән инде. Иң әүвәл ул якларга институт юлламасы белән апасын җибәрәләр. Аннары Рәисә апа китә. Яшьле­гендә Казанга кайтырга берничә тапкыр талпынып ала ул. Казан дәүләт университетында белем алу мөмкин­леге дә ачыла. Красноярскидагы уку йортыннан документларын КДУның кичке бүле­генә күчерә. Тик озакламый яңадан китеп бара. Сәбәбен болай аңлата: “Казанда үземне кирәксез тойдым, эшкә урнаша алмадым, яшәргә урын табылмады, ә Красноярскида боларны хәл итү җиңелрәк иде. Ә хәзер булсамы? Китмәс идем, ничек тә калу ягын карар идем...” Красноярскидагы химия-технология институтын тәмамлагач, аны кафедрага эшкә алалар. Химик-аналитик кызны берара Ленинградка Ленсовет исемендәге технология институтына укырга җибәрәләр. Әлеге шә­һәрне бик ошатса да, юллама белән булгач, кире кайтып китәргә туры килә.

 
Красноярскида яшәү дә гел үкенечләрдән генә тормый, әл­бәт­тә. Шунда, бары татар егетенә генә кияүгә чыгачакмын дигән ниятен тормышка ашыра – гаиләдә ике ул үсә. Рәисә апа югары уку йортында озак еллар студентларга белем бирә. 62 яшендә генә, яшьләр эшләсен, дип гариза яза. Аны ике елдан яңадан укытырга чакыралар. Пенсиягә чыккач, туган якны сагыну, җирсү хисе тагын да көчәя. “Ме­нә кайтып китәм дип яшәлде дә яшәлде. Җепләрне алай ансат кына өзеп булмый шул”, – ди ул, күз яшь­ләрен сөртеп. 2010 елда 37 ел гомер иткән ире вафат була. Дүрт елдан, юл һәлакәтенә оч­рап улы үлә. Шул чакта кемнәр ярдәм кулы сузды, дип сорадым. “Үзе­безнең милләттәшләр, – ди Рәи­сә апа. – Кай­гымны кешегә чәчәсем кил­мәде, ләкин хәсрә­темне ише­түгә йө­гереп килеп җиттеләр, җир­ләргә дә булыштылар. Анда халкыбыз бик бердәм. Коръән ашлары үт­кәргәндә иллешәр кеше җыйнал­дык, бөтенесен чакырып бетереп тә булмады”.

 
Красноярскида утыз меңгә якын татар яши, үзләренең җәм­гыятьләре дә бар. Рәисә апа тел өйрәнергә теләүчеләргә татарча дәресләр бирә икән. Җирле Ислам үзәгенең хатын-кызлар җәмгыятен дә җитәкли ул. 2000 еллар башында Казандагы “Мөхәммәдия” мәд­рәсә­сенә читтән торып укырга кергән һәм дүрт ел буе ике арада йөреп, белем үзләштергән. Янә туган тө­бәк турында сөйләшәбез. “Казанга, бүген үк күчәр идем, ми­ңа бер карават, өстәл, урындык та җитә, – ди Рәисә апа. – Читтә го­мергә укытучы, остаз булдым. Мон­да кайтсам, көтүче булып эш­ләргә дә ризалашыр идем. Эшнең ояты юк, пәй­гамбәрләр дә көтү көткән. Эшләгән­нәр дә, табигатьтә фәл­сәфи уйларга да чумганнар. Бе­лә­сезме, ялгызлыкның файдасы бар: уйланырга беркем комачауламый. Кеше бөтен нәрсәгә күнәргә тиеш, ялгызлыкка да. Дин дә шуңа өнди. Мине оптимист, диләр. Әйе, шулайдыр, туган яклар турында сүз барганда гына җебеп төшәм, күз яшен тыя алмыйм...”


Ире коммунист булса да, аның дин сабагы өйрәнүенә каршы килми. Татарлык хисе, дингә хөрмәт Рәисә апаның балачактан күңеленә салынган. “Әни дин сабагы укыган кеше иде, мине дә өйрәтүен сорадым, ди ул. – “Юк”, – дип кырт кис­те. Сәбәбе бар иде: колхозлашу елларында атасын кулга алып, Беломорканалга сөргәннәр, ул шуннан әйләнеп кайтмаган. Әни бу хакта сөйләми иде. Ул да, туганнары да бик куркышып беткәннәр иде. Әни мәктәптә завуч булып эшләде. Дин сабагына әбекәйдән өйрәнәсе булган. Ул Әгерҗедә тора иде, курыкмыйча намаз укыды, абыстай булып та йөрде. Совет чорында да, түрәләр­нең хатыннары өйләрендә яшертен генә Коръән ашлары үт­кәрә иде. Шунда укырга әбекәйне чакырталар. Бездә фотосурәтләре әле дә бар. Әби кычкырып мөнә­җәтләр әйтә иде. Кызганыч, алар сакланмаган”.


Рәисә апаның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укуы үзе бер хикмәт. Красноярскидан Казанга кайтып йөрү, яшәү шактый чыгымлы. Рәисә апага укуын дәвам итәр өчен болар гына киртә була алмый. Көндез студентлар укытса, иртән урам себерүче булып урнаша. “Баштарак бик оялдым. Таныш-белеш күреп китә. Безнең йортта хезмәттәшләрем дә яши иде, алар белән дә очрашмый тормыйсың, – дип искә төшерә ул үткәннәрне. – Бер көнне университетта математик булып эшләүче күршем белән сөйләшеп тора идек, чит илгә халыкара конференциягә чакыру тоттырдылар. Мин әйтәм, менә күр­деңме, урам себерүче булсам да, чит илгә дә чакыралар, дим. Көлештек инде...”


Рәисә апа, гаилә акчасын үз мәнфәгатьләрем өчен тоту дөрес түгел дип, урам себерә. “Хатын-кыз, дин буенча, эшләгән акчасын үзе өчен генә тотарга мөмкин. Ә мин алай булдыра алмадым”, – ди. Биш ел буе ике урында эшли. “Ник эшлисең, кыен бит?!” – диючеләргә: “Эше кыен булса да, акчасын алганда рәхәт”, – дип җавап бирә. Ә үзе иртән өчтә, дүрттә торып, чаба-чаба җыештыра да аннары укытырга китә. Үзенә сүз бирә: лаеклы ялга чыгуга икенче шөгылен дә ташлый.


Бүген ул бик теләп дин сабагы өйрәтә. Бу эшне законлаштырганнар, китапханәдә шөгыльләнәләр икән. Укырга өенә килеп йөрүчеләр дә бар. Дин аның яшәү рәвешенә әйләнгән. “Динне тынычландыра, диләр, шулайдыр, ул барысын да аңлата, төшендерә, – ди Рәисә апа. – Дин читкә кагылган заманда да андагы тәртипләр безгә гаиләдән керде. Әбиләребез өстәл янында ничек утыру, олыны – олы, кечене – кече итү, юынып, тәһарәтләнеп йөрү турында сөйли иде. Әбекәй, читкә кияүгә китүчеләрнең сагынудан елап гомере үтәр, дип әйтә иде. Ул хакта җырларда, әйтемнәр­дә, мәкальләр­дә, бәетләрдә дә языл­­ган. Яшь чагында уйлап бетермибез шул”.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 08.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112