ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Араны бозган мунча

 

Кадерле редакция! Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин Казанның бер  бистәсендә гомер итәм. Күршеләребез белән 2012 елга кадәр тату идек. Барысына да кар гаепле. Аларның мунчасы түбәсеннән безгә кар төшеп торды. Ирем исән чакта ул карны көрәде. Ул үлгәч, мин көрәми башладым. Әнә шуннан соң дуслык бетте инде. Мунчаларыннан чыккан төтенне сулаганда, карны көрәгәндә бер кеше берни әйтмәде. Хәзер мин үзем генә калдым. 81 яшьтә, II төркем инвалид. Йөрәгемә ике тапкыр операция кичердем. Авыру килеш, күршеләрнең мунчасыннан төшкән карны көрәп яшисем килми. Аларга кол булып яту бик читен. Берәр кеше бу хәлләрне килеп карасын иде. Ярдәм итүегезне сорыйм.
 

Фәния Солтанова (язмадагы исемнәр үзгәртелде).

5-2

Миңа хәзер кояш та төшми

Әлеге хат буенча юлга кузгалдык. Матур урында яшәп яталар икән күршеләр. Иң элек хат ав­торының ишеген шакыдык. Фәния апа өйдә булып чыкты.
“Без – Казахстаннан күченеп кайткан кешеләр. Бу йортны 1987 елда сатып алдык. Хатын-кыз булгач, документларның тәртибен дә, безнең якка кереп торучы мунчаны да күрмәгәнмен, – дип сөйли Фәния апа. – Башта бу йортта әти-әниләр яшәде, 1993 елда исә үзе­без күченеп кайттык. Шул чакта күршеләребез безнең якка кереп мунча төзеп куйган. Ә безгә гараж кирәк иде. Бу хакта күршем Наи­ләгә әйттем. Ул исә каенанасы белән киңәш­ләшергә кушты. Бер атнадан соң, безнең бакча ягына төзегез, дип ризалык бирделәр. Бер киртәгә дә кагылмадык, буш урынга төзеп куйдык. 1995 елда аны рәсмиләштердек. Төзүен тө­зе­дек тә, тик күр­ше­ләрдән расписка кәгазе алырга онытканбыз. Гаебебез бар – алар мунча төзе­гәндә – 5 метр, без исә 1 метр ара калдырырга тиеш булганбыз. Ирем 25 см гына калдырган шул”.

 
Күршеләрнең дәгъвасы җир белән генә бетми әле. Фәния апа әйтүенчә, аларның ишегалдына күршеләрнең мунча түбәсен­дәге кар ишелеп төшә икән. Элег­рәк ул карны Фәния апаның ире көрәп торган. Ә хәзер бу эшне башкарырга кешесе юк. “Баштарак оныкларны чакырта идем. Әмма хәзер аларның үз гаиләләре бар, борчымаска тырышам. Быел кеше яллап 250-300 сумга көрәт­тем. Үземнең хәлемнән килми. Алар мине кол итеп күрәдер инде”, – ди ул.

 
Фәния апа сүзләренчә, күр­ше­ләре алар ягына таба озынайтып яңа мунча, бәдрәф ясатып куйган икән. “Миңа хәзер кояш та төшми. Ишегалдында чәчәк тә үстерә алмыйм. Ирем үлгәч, озак яшәмәм инде, дигән идем, әмма Ходай бир­гән гомер юлын үтәсе икән. Алга таба болай яшәп булмый бит инде. Тиздән тагын кыш җитә. Күрше­ләр­гә мунча түбәсен туры итеп үзгәртегез яки сүтегез дисәм, заманында рөхсәт биреп төзеткән янкорманы күрсәтәләр. Кышын – кар, җәен – караңгылык. Миңа күп кирәкми. Яшем олы – ике метр җир һәм 15 метр ситсыдан башка нәрсә кирәк түгел хәзер. Тик кемгәдер кол булып түгел, ирекле кеше булып үләсем килә, – ди Фәния апа. – Балаларга китеп кенә яшәр идем дә бит. Һәркайсының – үз хәле. Бу низагны алар белми дә. Ярдәм сорап күп җиргә яздым. Бер депутатка барган идем, үзеңә зыян сала күрмәсеннәр, дип кисәтте. Беркем дә булышмас микәнни? Ничек тә тынычлык табасы иде”, – ди ул.

Мин әле дә дәшмим

Наилә апаны да күреп сөй­ләштек. “Алар өйне сатып алганда бу мунчаны төзегән идек инде, – дип сүзен башлады ул. – Без ул мунчаны йортның элеккеге хуҗа­сы Александрның ризалыгы белән төзедек. Күр­шеләр үзләре безгә кереп ике катлы янкорма төзеп куйды. Дәш­мәдек бит. Хәзер дә Фәния үзе эндәшмәсә, сүз әйт­мибез. 50 яшьтә ирсез калдым. Мун­чаны, бәдрәфне кеше яллап эшләттем. Алар ничек әйтте – шулай булды. Хатын-кыз рәтен бе­ләмени ул? Заманында күрше­ләрдән су агып фундаментым да җимерелде. Бер сүз әйтмәдем. Кеше чакырып ясаттым. Су керткәндә күршеләр белән ки­ңәшләшеп, ризалык белән эш­ләдек. Су икебезгә бер иде. 2012 елда су баскач кына, үзебезгә аерым кран куйдырттык. Күршеләр белән начар яшәмәдек. Бистәгә килгәч тә, урамыбыз белән бергә юл төзедек, су керттек”.


Наилә апа әйтүенчә, җир бүлешеп йөрү уйларында да булмаган аның. “Бар нәрсә – уртак, барысын бергә эшләдек. Ирем дә бик күпләргә булышты. Күршебез төзеп куйган ике катлы янкорма безгә дә комачау итә. Бакчаны каплап тора. Әгәр алар шуны сүтеп бер катлыга калдырса, мунчаның түбәсен үзгәр­тер­мен. Без аны якмыйбыз да, сарай өчен генә кирәк, – ди Наилә апа. – Бу шау-шу миңа да кирәк түгел. Ничек тә үзем исән чакта хәл итәргә кирәк”.

Нәрсә җитми?

Ике күрше арасында бәхәс чыкмый тормый, әлбәттә. Безгә дә еш мөрәҗәгать итәләр. Берәү­ләр җир бүлешә алмый, икен­челәр пычрак судан зарлана, ә бу юлы ак кар аркасында кара тавыш чыккан. Юкса Фәния апа үзенә ике метр җир җитә ди, Наилә апа исә, миңа тимәсәләр, мин дәшмим, ди. Кар эри дә юкка чыга, ә күңелдәге үпкә хисе озаг­рак саклана. Ике күршене бер чынаяк чәй дә дуслаштыра алыр иде дә бит, күрәсең, заманасы да, әбиләр дә башка хәзер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 06.09.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112