ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 186, 13.12.2017/

Итәкне кискән салымар


2016 ел пәрдәсе төшеп, 2017 ел сәхнәсе ачылырга торганда, Татарстанның һәрвакытта сабыр һәм акыллы Президенты федераль түрәләр адресына ачы мөрәҗәгать белән чыкты. Мәскәүнең тырышып эшләгән һәм үз салым базасын ныгытып тормышны көйләргә тырышкан төбәкләрне йолкып хөрәсәнлек белән көн иткән төбәкләр маясын тулыландырырга тырышуы хаклы рәвештә протест уятмый кала алмый иде, билгеле.

1-1 — копия
Татарстанда каккан чаң тавышы еракларга яңгы­рады: социаль челтәрләрдә һәм чит илләрнең матбугат чараларында да Казан тавышын киң яңгыраттылар. Рос­сиянең салым системасы болай да шул рәвешле төзелгән: эшләгән төбәкләр үзәккә салымны күп түлиләр, үзләренә аз гына кала, инде хәзер кризис болай да кыскарткан итәк­ләрне кисеп, ач тө­бәкләргә җиң ялгый башлагач, барыбыз да бер чыбыктан сөреләчәкбез. Тигезләү инициативаны юкка чыгарачак һәм илнең салым системасы отасы урынга оттырачак. Федераль түрәләр соңгы елларда тырма өстендә бии­ләр, тырма сабы маңгайга сук­кан саен тилереп сике­рәләр, алар сикергән саен бюджет ишелә, акча бер кирәкмәгән тишекләргә төшеп убыла. Мул тормышлыныкын алып фәкыйрьгә бирү сәясәте фәкыйрьләрне баетмый, тулай фәкыйрь­лекне генә тудыра. Татар­станның йөрәк түреннән чыккан тавышы менә шул турыда.

 

Росстатның федераль салым хезмәтеннән алып төзе­гән статистикасы төбәкләр өчен кайсы салымнарның файдалы, кайсының бәрәкәте юк икәнен төшенергә булыша. Әлегә бары тик быелның гыйнвар-сентябрь мәгъ­лү­мат­лары гына чыкты, тик шуларга карап та төбәкләргә салым сәясәтен формалаштырганда ниләргә игътибар итәр­гә кирәк икәнен чамаларга була.

 

Нигездә бюджетны тутыра торган төп өч чыганак бар: физик затларның табышына салым (НДФЛ), оешмаларның табышына салым һәм өстәмә кыйммәткә салым. Болардан төбәк бюджетында тулысынча бары тик НДФЛ гына кала. Бу – хезмәт хакларыннан, милек сатканнан, кыйммәтле кә­газьләрдән кергән табыштан алынган  салымнар. Акчаның 85 проценты төбәк бюджетына, 15 проценты җирле бюджетларга тотыла. Димәк, хезмәт хаклары никадәр югарырак булса, төбәкләр һәм җирле бюджетлар шуның кадәр оталар. Хезмәт хакын күтәрәсең икән, үзкыйммәт арта, табыш һәм рентабельлелек ягы аксый, шуңа күрә хосусый бизнесның хезмәт хакын кысып, табышны үстерергә тырышуын аңлап була. Эшмә­кәрләр хезмәт хакына түлә­гән акчаларын да яшерәләр, рәсми санны аз гына күрсәтеп, чын акчаны конвертта бирергә яраталар. Димәк, җирле хакимият­ләрнең стратегиясе бизнеска хезмәт хакын яшерергә ирек бирмәскә тырышудан оешырга тиеш. Бу – бик кыен мәсьәлә, чөнки хезмәт хакын алучылар да, түләүчеләр дә үзара теләктәшлек күрсә­тәләр. Мәскәү эшләүче пен­сио­нерларның пенсиясен индексацияләүдән туктап, төбәк бюджетларына тагын бер этлек эшләде, шуннан соң акылы булган өлкәннәр күләгәгә күчеп эшләүне өстен күрә башладылар. Тагын бер нәрсә бар: Татарстанда яшәп, эшкә вахта ысулы белән читкә йөрүче­ләрнең НДФЛ салымы читтә кала.

 

Казанда яшәп, Мәскәүдә эшлисең икән, Мәскәү бюджетын тулылан­дырасың. Проб­лемаларның шушы йомгагын чишү: рәсми хезмәт хакларын күтәрү, үз халкыбызны үзебездә эшле итү, бизнес белән хезмәт хаклары мәсьәләсендә уртак тел табу, мөмкин булган очракта эшмәкәрләрне хезмәт хакын күтәрергә этәрү җирле хакимиятләрнең төп максатына әвереләчәк. Табышка салымның да байтагы төбәкләрдә кала, билгеле, әмма физик затларның кеременә салым табыш салымын узып китә. Менә чагыштырыйк: Россия буенча быелның беренче өч кварталында физик затларның керменә салым 2 триллион 102 миллиард сумнан узып киткән, ә табыш салымының төбәкләргә калган өлеше 1 триллион 747 миллиард сум гына. Киләсе елга федераль үзәк табышка салым “юр­ган”ын үзенә күбрәк тартырга җыена, димәк, төбәкләр өлеше тагын да кимер дип көтәргә кирәк. Өстәмә кыйммәткә салым тулысынча Мәскәүгә китә һәм моннан берничек тә котылып булмый. Бу – физик затларның кеременә караганда да зуррак акча, күбрәк җитеш­тергән саен күбрәк түләргә туры килә. Бернинди маневрлар да, бернинди тактика да булышмый.

 
Бюджетны тулыландыра торган ясакларның бер өлеше – акцизлар. Тәмәкегә акциз тулысынча федераль үзәккә акча яудыра. Ил буенча 348 миллиард сум акчаны Мәскәү йоткан , безгә төтене һәм башка зыяны гына калган. Бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар акчаны күбрәк төбәк бюджетларына бирә, ләкин акчаны төтенгә әйләндерүдән кергән акчаның бәрәкәте бармы икәнен аңлап булмый. Салым күп булсын дип күбрәк бензин ягу мәгънәсез эш бит инде, табышны югалтасың, хезмәт хакына түләргә мөмкин булган табыш яна, экология дә оттыра. Аның каравы Мәскәү сыра сатудан кергән акцизларны тулысынча төбәкләргә калдыра. Ил буенча бу 116 миллиард сумга җыелган. Сәламәтлектән колак кагу, эчкечелек таралу нәтиҗәсендә килгән югалтуларга күз йомсаң, рәхим ит, сыра сат. Өч тиенлек куяннан биш тиенлек зыян алырсың. Аракы акцизы да шул ук өммәттән, җитмәсә әле, аның зуррак өлешен федераль үзәк үзенә тарта. Исерекләр белән без интегәбез, сәмәне – Мәскәүнеке ягъни. Эчке­че­ләр түләгән акцизлар белән генә ерак китеп булмый, шуңа күрә төбәкләр өчен иң яхшысы – эчкечелеккә каршы киң көрәш җәелдерү. Җитмәсә, барып чыккан сәрхүшләр авызлары белән рәсми аракыга түгел, акцизсыз, әмма агулы сыеклыкларга тавыш бирәләр.

 

Ел финалының “боярышник салюты“ белән төгәллә­нүе шуны күрсәтә. Кризис тирәнәйгән саен виртуаль хыял дөньясында йөзәргә яраткан халык кибет аракысына түгел, идән асты сыеклыкларына өстенлек бирә­чәк. Шикәргә, ашлыкка, бә­рәңгегә акциз кертсә генә бюджет берникадәр отачак. Без исә бар очракта да оттырачакбыз. Салым калҗасы­ның иң майлысы – табигый казылмаларга салым – тулысынча диярлек федераль бюджетныкы. Быелның беренче өч кварталында бу 2 триллионнан артык акча. Шул акчаның 25 процентын гына төбәкләр файдаланса, Татарстан бюджетының бер хәсрәте дә калмас иде. Без нефть чыгарабыз, акчасын Мәскәү суыра дигән сүз бу.

 

Моннан бары тик югары технологияле товарлар җи­тештерүгә күчеп кенә котылып була. Үзебезнең интеллектулларга, үзебезнең остакулларга игътибарны кө­чәй­тергә кирәк. Фәнни мәктәп­ләрне торгызуда һәм үс­те­рүдә Мәскәүдән бәйсез һәм тамырдан аерылып торган сәясәт алып барылганда Та­тарстанның әлегә потенциалы бар, өмете сүнеп бет­мәгән. Югыйсә – ил масштабында хәлләр бигрәк хөрти, технологияләр искергән, галимнәр куып таратылган, баш миен файдаланып җи­тештерелгән әйберләр юк диярлек.

 

Быелның беренче өч кварталында Татарстанда фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр 1 миллиард 514 миллион сумнан артык табыш биргәннәр. Бу күпләп һәм ваклап сату сәүдәсе, транспорт чараларын һәм көнкүреш техникасын ремонтлап кергән табыштан 5 тапкыр диярлек артык. Димәк, фән – табышлы тармак, салымнарның да байтагы үзебездә каласын исәп­ләсәк, бөтен игътибарны шул тарафка юнәлтергә ки­рәк дип аңлыйк. Мәскәү йолкый  дип төшенекелеккә бирелеп утырып булмый бит инде. Татарстанның технологик алгарыш өчен потенциалы бетмәгән әле.

 




(“Ватаным Татарстан”,   /№ 2, 01.01.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр

112