ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

Кытай белән чын дуслык?


“Кытайларга беркайчан да ышанма!” Ялгышмасам, Американың зур сәясәтчеләреннән берсе Генри Киссинджерның сүзләре бугай бу.  

66

Әле шушы көннәрдә генә Владивостокта тәмам­ланган Көнчыгыш икътисади форумы, беренче карашка, Россия белән Кытай арасындагы дуслыкның ныгуын тагын бер кат раслады кебек. Соң, быел ике ил арасында товар әйләнеше 100 миллиардка җитәчәк, дип вәгъдә ителде ләбаса! Путин һәм Си Цзинпинның телекамералар алдында кызыл уылдыклы белен белән уртак тосты моның шулай икәненә тагын да инандырды. Кыскасы, хезмәттәш­­легебез, дуслык-татулыгы­быз­га чик-чама юк кебек тоелды. Тик чынында... хез­мәт­тәшлек тә, үзара аңлашу да юк.


2014 елда АКШ белән Евросоюз Кырым өчен санк­цияләр кертеп, “Көньяк таш­кын”га киртә куйгач, ә “Төньяк ташкын-2”не билгесезлек кочагына тондыргач, кытайлылар аягына ташландык. “Зинһар, кредитлар бе­лән булыша күрегез! Ә без, үз чиратыбызда, бөтен Себер газын Европага түгел, ә сез­нең тарафка җибәрербез!” – дип. Ярар, бик кыйммәткә төшереп булса да, “Себер кө­че” газүткәргечен уздырдык. Әмма шулчак Кытай кинәт кенә газ бәясе буенча сатулаша башлады һәм аны Европа илләренә караганда очсызрак бәядән сатуны тәкъ­дим итте. Яхшы чакта ризалашыгыз, барыбер бездән башка берни эшли алмыйсыз, дигән кебек. Менә сиңа “ту­ган­даш-союзник”!.. Кредитка килгән­дә, бер юань да бир­мәде. Гәрчә триллионнарча доллар маясы булса да.

Ашыктырмыйлар, имеш

Яисә безнең өчен якын теманы – Мәскәү – Казан тиз йөрешле тимер юлын алыйк. Кытай аны төзүгә акча бирергә карар итте дә кебек. Ләкин... Технологияләр, мате­риал, инженер-техник хез­мәткәрләр, эшчеләр – барысы да безнеке икән, поездлары да безнеке булырга тиеш. Проектны тулысынча без финанслыйбыз бит, дип кырт кис­т­е. Ә алмашка нәрсә соң, дигән юаш кына соравыбызга каршы: “Ә сезгә без биргән кредитларны дистәләрчә еллар буе түлисе. Курыкмагыз, ашыктырмаячакбыз...” – дип юатты.


Тик көннәрдән бер көнне безне ул шок халәтендә калдырды: банклары Россиягә акча бирүне туктатты. Илебез сәнәгатен үстерү өчен бик кирәкле бер мәлдә кытайлылар инвестиция проектларына акча күчерми башладылар. “Берәр нәрсә кирәк булса, берсүзсез сатабыз, тик акча гына бирмибез!” – дип бө­тен өмет-ышаныч­лары­быз­ны чел­пә­рәмә ки­тер­деләр. “Соң, без туганга тиң дуслар ич...” дип авыз ачуга, “акча янчыгыбыз аерым шул” дип шундук урыныбызга утырт­тылар.

Сак һәм вакчыл

Югары икътисад мәк­тәбенең Көнчыгыш мәктәбе җитәкчесе Алексей Маслов КХР банкларының Россия кредит оешмаларына акча күчерми башлавын болайрак аңлатты. “Сәүдә яки ин­вес­тицион операцияләр турында сүз бара. Кытайда берәр кеше акчасын Рос­сиядә нәр­сә­недер тормышка ашыруга тотарга яки берәр нәрсә сатып алырга ниятләсә, ул банктан кредит алып, кредитын Кы­тайның Экспорт-импорт инвестиция агентлыгында ими­ният­ләш­терә. Сентябрь башында агентлык Россиягә инвес­тицияләр буенча тис­кәре фараз биргән. Бу – Рос­сиягә инвестицияләр җәлеп итәр­гә һәм аның бизнесы белән эшләргә ярамый дигән сүз түгел. Ярый, әмма берәр нәрсә килеп чыкса, сиңа беркем ярдәм итми, синең өчен беркем җавап бирми. Ә Кытайда “бер нәрсә дә булмас әле”гә өметләнеп эшләүче кешене табып булмый. “Дус­лык-тугандашлык” дип лаф оруга түгел, ә чынбарлыктагы хәл­ләргә нигез­ләнеп эш итүче бик сак, вакчыл дәүләт бу.


Кытай берәр нәрсәгә акча бирүне планлаштырганчы, иң элек төбәкләр бюджетларын бик җентекләп өйрәнә. Ерак Көнчыгышта кайбер төп төбәкләрнең үзәк алдындагы бурычы үз бюджетларының 70 проценттан артыграгын тәшкил итә. Кайбер төбәкләр тулысынча үзәк бюджетка бәйле. КХР мондыйлар белән эш итмәү ягын карый.


Икенчедән, Кытай ин­вестицияләрдә әллә ни зур кызыклылык тапмый, Россия икътисадының алга таба язмышы бик үк аңлашылып бетми чөнки. Өстәвенә соңгы көннәрдә Кытай икътисади матбугатының игътибар үзә­гендә – АКШның Россиягә каршы кабул ителәчәк яңа санкцияләре. Болар, Кытай белгечләре фикеренчә, сумны бик нык көчсезләндереп, Россия икътисадына зур зыян салырга мөмкин”.


Тагын бик ачык бер мисал китереп үтим әле. Узган елда Россия рекордлы уңыш – 135 миллион тонна ашлык җыеп, кая куярга белми аптырашта калды. Ә Америка, Кытай товарларына пошлиналарны арттырып, сәүдә сугышын башлады. Шуның нәтиҗәсе буларак, Кытай өчен бодай, кукуруз, соя һәм дуңгыз ите бәяләрен кыйммәтләндерде. Шулай икән, аларны Россия­дән сатып ал да, эше бетте кодагый... Юк шул, халык саны ярты миллиардка җиткән Кытай быел Россиядән нибары 660 мең тонна бодай сатып алган. Кечкенә генә Төркия белән чагыштырганда – ике тапкыр, Мисыр белән чагыштырганда – өч тапкыр кимрәк күләмдә...


Менә шулай, рәсми чараларда Кытай белән дуслыгыбыз чиктән ашкан кебек тоелса да, чынында ул – бик чамалы. Бигрәк тә – хәзер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр