ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

“Миңа әле – 17 генә!”


Хәмдүнә дә чыршылы булды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бакчасына җыелган өлкән буын артистлар үзара шулай сөйләштеләр. Бакча агачларга шактый баеган. Биредә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов чыршылары бар һәм алар сизелерлек күтәрелгән дә инде. Һәм менә Әлфия Авзалова чыршысы янәшәсенә Хәмдүнә апа үз чыршысын утыртты. Бусы да нык булыр, диеште җырчылар. Хуҗасына охшаса, җил-яңгырга бирешмәячәк ул.

44
Ул көнне Хәмдүнә апа турында бик матур сүзләр сөй­ләделәр. Филар­мония­нең сән­гать җитәкчесе Айдар Фәйз­­рахманов аңа: “Җом­га”лары, “Урман”нары белән ургылып килеп керде дә җыры, моңы, Хәмдүнәлеге белән халыкның сөеклесенә әйләнде”, – дигән бәя бирде. Фердинант Сәлахов аның хәтеренә, тавышына, халык мәхәббәтен яулавына соклануын яшермәде. “Илһамият” концертларына билет алырга теләүчеләр иң әүвәл, Хәм­дүнә катнашамы, дип сорый икән. Агач утырту әнә шундый гадел бәя һәм җылы сүз­ләр белән үрелеп барды. Филармония директоры Кадим Нуруллин исә, бу безгә бер-беребез белән очрашып, хәл-әхвәл белешергә бер матур сәбәп булсын, ди­гән те­ләген җиткерде. Без, форсаттан файдаланып, Та­тар­стан­ның халык артисты Хәм­дүнә Тимергалиева бе­лән җәһәт әңгәмә оештырдык.


– Хәмдүнә апа, Сезне зур проект башларга җые­на диләр. Ул нидән гый­ба­рәт?


– Киләсе елда миңа 70 яшь тула. Шушы бәйрәмне бик зурлап каршыларга исә­бем бар, белмим, ничек барып чыгар?.. Барысы да Ходай кулында. Россия буйлап концерт туры оештырырга ниятлим. Китабымны да өл­гертергә дигән уем бар. Бүген дә халык арасыннан, гас­троль­дән кайтып керә алганым юк. “Илһамият” клубы бе­лән күп йөрим. “Барс-ме­диа” компаниясе бе­лән дә күп эшлим. Мәскәү төр­кем­нәре дә чакырып тора. Шуңа, миңа 70 түгел, 17 ге­нә тулачак, дип әйтәсем килә!


– “Барс-медиа” проектыннан соң төрле сүз ише­тергә туры килгәндер: мактаучылары да, яман­лау­чылары да табылгандыр.


– Мин, гомумән, мактаганга күнекмәгән. Филар­мо­ниядә бик озак эшлим һәм бу оешмага бик зур табыш ки­тердем. Элекке вакытта кимсетүләр дә күп булды, ялгызлыгымны да искә тө­шерделәр, Башкортстаннан килүем дә түбәнсетергә сә­бәп булды. Никадәр яхшы эш­ләсәм, шулкадәр башыма сугып килделәр. Эшләгән кеше – тешләгән кеше бит. Сүз әйтә алмасын дип кимсетеп килделәр. Ходайга шө­кер, бер җилгә дә биреш­мәдем. Һәрберсенә каршы торырлык рухи көчем булды. Ул тәрбиядән килә. Үс­кәндә кулак баласы булдым. Заманында әткәйне атарга хөкем иткәннәр, ләкин ул үзен үзе коткарып кала алды. Атарга хөкем ителгән Сәетгали кызы мин, белә­сегез килсә. Кеч­кенә чактан ук артык сүз ычкындырырга ярамады, үлчәп кенә сөй­ләшергә туры килде. Әткәй гыйлемле кеше иде. Гарәпчә дә, урысча да яхшы белде. Холыкка әткәйнең йогынтысы зур булды. Бүген филармония бакчасында басып торганда, артта калган гомеремне уйлап, яхшысы картлыгыма калган икән дип, шөкер итәм. Бу оешмада күп директорлар белән бергә эшләргә туры килде. Иҗат­ка хәерхаһлы булганы – Кадим Нуруллин. Холкымны белә­сең, ялагайланырга яратмыйм. Ничек бар, шулай әйтәм. Бүген халыкның хөр­мәтен тоеп яшим. Шуңа күрә, мактауга да, яманлауга да бирешмим. Сөйли бир­сен­нәр, мин йөрәк кушканча эшлә­вемне дәвам итәр­мен.


– Сезне яшь җырчылар бик ярата, Хәмдүнә ападан көч алып яшибез, диләр.


– Яшьлегемдә михнәтне күп күргәч, яшь җырчыларга булдыра алганча ярдәм итәр­мен дигән сүзем бар иде. Сү­земдә торам. Берсе турында да начар фикер әйткәнем бул­мады. Эшләсеннәр, эз­лән­сеннәр, камил­ләшсеннәр. Халык үзенә кирәкне сайлап ала. Безгә халык – хөкемдар. Артистлар бер-берсенә нинди генә бәя бирмәсеннәр, ул дөрес түгел. Чын бәяне халык бирә. Тамашачының яратуы – иң зур бүләк ул. Мин халкымны яратам. Җырларга яратам. Сәхнәгә чыгып җырламасам, әллә ничек, үземне ким хис итә башлыйм.


– Эстрада европалаша дигән сүзләр белән ки­лешәсезме?


– Җырчы татар моңыннан тайпылган икән, халык аны кабул итми. Тәнгә чуан чыга бит әле. Менә шул чуан бик каты комачаулый, без аны тизрәк бетерергә тырышабыз. Эстраданың көйсез, мәгъ­нәсез җырлары – менә шул чуан инде ул. Аны ничек булса да бетерергә кирәк. Киңәш сорап килгән җыр­чыларга моны төшендерергә тырышам. Син, кемгәдер ох­шап, ниндидер ят гадәт­ләр­гә ярашып, үзеңнән чит­ләшәсең генә. Үзең булып калырга һәм милләтеңнең асыл сыйфатларын, моңын тамашачыга җиткерә белергә ки­рәк. Тагын бер зур проблема бар: җырлау хәзер акча эшләү кәсебенә әйләнде. Кә­сепкә ко­рылган иҗатның гомере кыска була.


– Филармониядә еш буласызмы?


– Бирегә 1976 елны килдем. Шуннан бирле филар­мониядән чыкканым да юк. Меңнән артык җыр башкарганмын икән, шуның 200дән артыгы – халык җырлары. Онытыла язган җырларны радиога яздырып, халыкка кире кайтарырга насыйп булды. Менә шулай эшләдек. Гомеремнең матур еллары филармония сәхнәсендә үтте. Шуңа күрә лаеклы ялга кит­кәч тә, атнасына 2-3 мәр­тәбә кереп чыкмасам, җаным чыдамый. Бигрәк тә хәзер. Җи­тәкчелек артистларның кадерен белә торган заманны да күрдек, шөкер.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 10.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр