ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Акча тавыш чыгармый калмый инде ул


Кичә парламентта 2019 һәм 2020-2021 елгы план чорына Татарстан бюджеты турында закон проекты тыңланды. Моңа хәтле закон проекты Дәүсовет комитетларында, районнарда тикшерелгәнгә, җаваплы кешеләрнең чыгышларын бүлүче булмады.  

3-3

Чөнки заманалар авыр булуга карамастан, шактый гына күрсәткечләр буенча алда баруыбызны әледән-әле искә төшерү бәхәсләргә урын калдырмады кебек. Тик чыгышлар ахырында коммунист-депутат Х. Мир­гали­мов бераз тавыш чыгарып алды. Янәсе, икътисад министры Фәрит Абдул­ганиевка мактау кәгазе би­рергә була, чөнки бездә барысы да ал да гөл икән бит. Бюджет проекты тормышчан түгел. Нигә әле сез доллар, нефть бәяләрен алдан билгелисез, әллә бу хакта берәрсе белән килешү төзедегезме? Предприя­тиеләрнең 25 процентының зыянга эшләве инвестиция керү белән генә бәйлеме? Пенсия реформасы күпме акча таләп итә, нигә ул бюджет проектында күрсәтел­мәгән? Шуның ише сорауларны Хафиз иптәш бер тында әйтеп салды. Президиумдагылар аңа җавап бирде үзе. Мәсәлән, комитет рәисе Л.Якунин әйтүен­чә, нефтьнең һәм доллар­ның фаразланган бәяләре безгә Мәскәүдән төшә икән.


Шунысы кызык: моның ише сорауларны ком­му­нист-депутатлардан элег­рәк тә ишеткән бар иде. Алар заманында хәтта “реаль бюджет” та тәкъдим иткәләделәр, янәсе, фараз белән дөнья көтү дөрес түгел. Әмма, нишләмәк кирәк, бюджет бит ул катып калган нәрсә түгел, ул хәрәкәттә, ул үзгәреп тора. Бүгенге кебек кырыкка туг­ланган заманда бигрәк тә. Шуңа күрә бөтен илендә бюджет турындагы законга әледән-әле төзәтмәләр, өс­тәмәләр кертә торалар.


Парламент тыңлаулары вакытында, төрле тармак­ларның, бигрәк тә мәдә­ният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылган­нарының профсоюз вәкил­ләре дә шактый гына тавыш чыгардылар. Сүз, нигездә, мәгариф учреждениеләрен карап тотарга бирелгән акчаның еллар буе (20 ел) индексацияләнмәве, кайбер хезмәткәрләрнең хез­мәт хаклары бик кечкенә булуы турында иде.


Дөресен әйткәндә, финанс министры да, икътисад министры да тор­мыш­ны якты буяулар белән ге­нә сурәтләмәделәр. Төрле проект­ларга инвестиция­ләр җәлеп итүнең җиңел булмавын, салым сәясәте­нең федераль законнар ни­гезендә үзгәрүе төбәк­ләргә өстәмә баш авыртуы икәнен дә әйттеләр.


Л.Якунин, бездә парламент тыңлаулары барган вакытта Федерация Советында да бюджет тикшер­гәннәрен әйтте һәм: “Хә­зергә Россия төбәкләре өчен әлләни шатлыклы хә­бәрләр ишетелмәде”, – диде. Кайберәүләр илдәге, дөньядагы хәлләр яхшы якка үзгәрмәсә, бюджет тагын да авыраерга мөмкин дигән шик белдерделәр. “Бюджет авыраю”ның ни икәнен чамалыйсыздыр инде. Килә­чәктә юрганга карап аяк сузарга туры киләчәк. Әле аның юрганы да кечерәергә мөмкин. Шулай да, нинди генә заманнар килсә дә, Татарстан икътисадының әк­рен-әкрен үсешкә баруы барыбер күңелне юата.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 146, 09.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр