ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Алтынны читкә җибәрмиләр

 

 Зәйләр гадәтеннән баш тартмый. Үзләрендә узган көрәш бәйгеләрендә кунак егетләрнең ике көн буе күңелен күрәләр дә, ахырда җиңүне үзләрендә калдыралар. Атна ахырында районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырылган бәйге дә әнә шулай тәмамланды. Балалар, үсмерләр һәм олылар арасында узган ярышта 18 үлчәү авырлыгында җиңүчене ачыкладылар.

5-2
Актанышта туып-үсеп, гомеренең зур өлешен Зәйдә уздырган Ринат Фәрдиевнең милли спорт төренә булган мөнәсәбәтен бу төбәктә яхшы хәтерлиләр. Һәрхәлдә, ул белмәгән көрәшче, аны белмәгән көрәшче юк иде, дип сөйлиләр. Районнның элеккеге башлыгы истәлегенә унынчы мәртәбә оештырылган бәйге өченче тапкыр республика күләмендә уздырыла. Узган еллдаргы кебек быелгысы да район хакимияте һәм Ринат Фәрдиевның якыннары ярдәме белән оештырылыды. Алар быелгы турнирны да игътибарсыз калдырмады, абыйларының эше дәвам иткәнен күрделәр.


Ике көн дәвам иткән һәм 20 командадан 260тан артык көрәшче чыгыш ясаган бәйгедә 18 үлчәү авырлыгында бил алыштылар. 13-14 яшьлек малайлар – өч, 15-16 яшьлек үсмерләр – дүрт, 17-18 яшьлек егетләр исә өч категориягә бүленеп көч сынашты. Малайлар ярышының иң кызыгы булуы белән беркем дә бәхәсләшә алмас. Монда барысы да ихластан эшләнә. Алдау-юлдауга, алдан килешенеп бер-берсен атуга урын юк. Матур алымнар да күп булды, күз яшьләре дә акты бу юлы. Ә җиңүчеләр булып Әлмәттән Артур Гарипов белән Рубин Рәҗәпов һәм Актаныштан Илназ Шәмсиев танылды. Үсмерләр бәйгесендә чемпион исемен Кукмарадан Инсаф Гыйлметдинов белән Айнур Галимҗанов һәм Чаллыдан Виталий Колесников белән Вадим Васильев яуладылар. Егетләр ярышында Актаныштан Денис Муллахмәтов, Әлмәттән Тимур Милютин, Зәйдән Альберт Сәхәбиев җиңү яулады.


Әлеге бәйге төбәктәге иң көчле егетләрне ачыклаудан бигрәк республикакүләм турнирга барасы команданы барлау өчен дә уздырыла. Билгеле булганча, киләсе атнада Биектауда “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган ярыш – каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы зур бәйге узачак. Әзерлек турнирында җаваплылык икеләтә арта, шуңа күрә зәйләр үз келәмендә узган бәйгедә кунакчыллык күрсәтеп тормады. Ир-егетләр арасында узган ярышның барлык категорияләрендә үзләре чемпион исеме яулады. Җиңүче булып Дмитрий Левашов (65 кило), Булат Гадершин (70 кило), Ленар Садыйков (75 кило), Айнур Әхмәтшин (85 кило), Руслан Хәмидуллин (90 кило), Эльдар Хәмитов (100 кило), Радик Сәләхов (130 кило), Сергей Павлик (авыр үлчәү) танылды. Нәкъ менә шул егетләр Муса Җәлил турнирында кубокны кабат үзләренә алып кайтып китү өчен тир түгәчәк. Район башлыгы Разиф Кәримов аларга әнә шундый максат куйган. Дөрес, чит келәмдә моңа ирешүе икеләтә авыр булачак. Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, биектаулар да җиңү турында хыяллана һәм әле күптән түгел генә “Манзара” турнирын отып, татарның иң көчле көрәшчесе булып танылган Раил Нургалиевны үзләренә чакырганнар.


Зәйдәге ярыш исә бәйгенең тәҗрибә рәвешендә яңа кагыйдәләр буенча уздырылуы белән дә истә калды. Әйтик, хөкемдарлар бил алышканда тезләнгән егетләргә кисәтү биреп бардылар. Өч кисәтү алган спортчы оттыра дигән сүз бу. Баштарак бу яңалыкны хуплаучылар күп булды. “Ир-егет көндәше алдында тезләнергә тиеш түгел. Яхшы кагыйдә бу”, – дип кабатладылар. Ә хәзер каршы фикерләр дә ишетелә башлады. Болары әйтүенчә, хәзер көрәшчеләр кагыйдә бозудан котылырга теләп, һөҗүм турында онытачак. Шуңа күрә очрашуны яме дә бетәчәк. Кыскасы, бу мәсьәләдә җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә туры киләчәк.


Әнә шундый фикерләр ишетелде Ринат Фәрдиев бәйгесендә. Ахырда исә хуҗалар тагын бер яңалык җиткерде. Бу турнирны илкүләм ярыш итеп оештырмакчы алар. Тиешле шартлар үтәлгәндә, җиңүчеләргә “Россиянең спорт остасы” исемен бирергә мөмкин булачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 13, 27.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр