ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Атадан бала бай кала. Җитәкчелек нәселдән киләме?


Табигать даһиларның балаларында ял итә, диләр. Ягъни даһи баласы даһи булып тумый. Ә менә җитәкче баласы... Аның “ял итәсе” килми, иттермиләр дә. Илдәге, шул исәптән Татарстаныбыздагы чынбарлык шундыйрак: кәнәфи иясе баласының кем буласы тугач ук билгеле: ул әтисе кебек үк җитәкче урында булырга тиеш.

88
Яки бөек эшкуар. Бала-чагасы булмаса, хатыны. Ким дигәндә, туган-тумачасы. Оят тәмам качканда – барысы да бергә. Эре чиновникның, төрле рангтагы баш­лыкларның, генераль директорның газизе станок артында тормас бит инде.


Ул гади инженер булып та эшли алмый (күп вакыт хәтта теләгәндә дә – чөнки анда чыннан да эшләргә кирәк). Аның урыны бары тик югарыда. Язмыш балаларда да кабатланырга тиеш. Сәләтлеме ул, лаекмы, булдырамы – андый сораулар куелмый. “Атадан – улга” дигән монархия принцибы турыдан-туры эшкә җигел­мәгәндә дә йогынтылы әти янда, янә­шәдә генә. Ул арттан да этә, колактан да тарта. “Түбә” бар, калын. Һәр очракта да ышыклый, җил-давыл тидерми. “Пар­ник”та син үсми кара. Аттан гына ул ала да, кола да туа. Җылы урын хуҗа­сыннан бары тик шундый хуҗа яки ифрат та уң­ган эшкуар гына ярала ала.


Сәләтле, лаеклы дигәннән. Бер кызны өлкәнрәк яшьтәге бай кешегә димләп маташалар икән. Кыз карыша. “Ул – карт, үзе ямьсез, өстәвенә тупас һәм оятсыз, чыкмыйм мин аңа”, – ди. Нәфесле әти-әни­се кызының колагына киртли: “Юкны сөйләмә, бай кеше ямьсез дә, карт та булмый. Ул һәрчак яшь һәм чибәр, акыллы вә тәрбияле, чыгасың дидек, чыга­сың!” Нәчәлник баласы да сәләтсез дә, булдыксыз да булмый. Бу юлларның авторы яшәгән зур булмаган шәһәрне генә ал. Коммуналь хезмәтләр күрсәтүче ида­рәче компанияләрнең безнең микрорайонга караганында башлык итеп әтисе улын куйды да үзе тыныч күңел белән ялга китте. Шундый ук хәлләр – институт филиалында, шәһәр һәм район­ның мәшгульлек үзәгендә. Вакыт үтеп, кәнәфи оныкларга күчкәч, җирле динас­тияләр турында тарих язасы гына кала.


Тик нәрсә инде ул ниндидер провинциональ династияләр. Югарырак карыйк. Шул ук ТАИФ җитәкчелегендә дә аталы-уллыларны күреп торабыз, респу­бли­каның төп нефть компаниясен дә халык гаилә кланнары оешмасы дип атый. Шушы төбәктә яшәгәч, барысы да күз алдында, дистәләгән мисаллар китерергә мөмкин. Эре һәм ваграк башлыкларның малай-кызлары, килен-кияүләре – барысы да өметле, перспективалы кадр­лар булу сәбәпле, һәммәсе дә җылы, акчалы урыннарда. Үтә сәләтлеләр – бик югары менгәннәр, бизнеслары коточкыч табышлылар да юк түгел. Мәсәлән, элекке “ге­нерал”ның бәгырь кисәге – иң уңды­рышлы ятмада эшләүче иң эре шәхси “кара алтын” компаниясенең хуҗасы. “Форбс” исемлегендәге башка өлгер һәм булдыклы уллар, гомуми байлыгы 2,5 млрд долларга җиткән (илдә бишенче урын) гаилә кланы турында сөйләмәсәм дә беләсез.


Ил күләмендә алганда аның әле болары да бер вак-төяк. Өскә карыйсың да приватизацияләнгән илнең мирас булып бүгенге башлыкларның балаларына күчеп баруын күрәсең. Сечинның да лаек­лы, тау-тау малдан бигрәк, ышанып олы вазифа тапшырырлык дәвамчысы өлгереп килә. “Дуэлянт” Золотовның да ушлы “алтын” улы бар. Патрушевның арпаны бодайдан аермаган малае – бүген авыл хуҗалыгы министры. Рогозин, Борт­ников, Матвиенко, Чемезов, Якунин, Иванов, Кириенколар да кәнәфи һәм байлыкның кадерен белә торган уллар үстергәннәр. Вертикальгә елышкан һәм инде ярыйсы ук ябышкан әрсез ул- кызларның кәнәфи һәм милектән торган “эстафета таягын” алачагы бөтенләй шиксез, алар киләчәктә ил штурвалын да боргаларга өметләнә. Бу яктан алганда Дума рәисе Володинның гына хәле бик үк шәптән түгел. Бала-чагасы әллә артык яшь, әллә бераз пешмәгән шунда, барлык авырлык 82 яшьлек әнисе өстендә, диләр. Лидия Петровна дигән әби – шул тиклем оста эшкуар, ул – әйләнеше миллиард сумга җиткән компанияләр хуҗасы. Бер­үзе яшәгән спортзаллы фатиры гына да 400 кв метрлы икән. Спикер пенсия яшен арттыруга каршы халыкны тәккә генә озак яшәр өчен спортзалларга кумаган...


Байлык кайда да властьның функциясе. Властька ирешкәннәр комсызланып байлык җыя, бала-чагасын кеше итә. Байлыгы булган властька сусап яши, хәтсез очракта аңа ирешә дә. Кагыйдә затсыз, әмма ул үтәлә. Малның газизләргә күчүе – гомумән табигый күренеш. Россия­дәге үзенчәлек – власть китергән фай­да­ның, рентаның ушкит­мә­ле күләмнәрдә булуыннан тыш кәнә­финең, төшемле урын­нарның да мираска әйләнеп, “атадан – улга” дигән күчеш кичерүе. Тик җи­ңел килгәннең кадере генә бик булмый. Компания бөлсә, дөнья бетмәс анысы. Иркә малайлар киләчәктә илне банкрот итмәсме?

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 147, 06.10.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр