ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Шыгырдамасын да, тәгәрәмәсен дә

 

Элек укучының башына китап, указка белән суккан, хөрәсән дип сүккән укытучыларга карата әти-әниләр дәгъва белдермәгән. Суккан һәм шуның белән беткән. Ә хәзер укучыны рәнҗетеп кара? Моның өчен укытучының башы суд юлыннан чыкмаячак. Нәрсә үзгәрде соң?

2-2
Укытучы белән укучы арасындагы гаугалы хәлләр турында еш ишетеп торабыз. Күптән түгел Санкт-Петербургның Пушкин районындагы  мәктәптә белем бирүче,  балаларны “аң­гы­ралар, мескеннәр, фә­кыйрьләр” дип сүккән укытучыны прокуратура тик­шерә башлаган. Җыр укы­тучысының сыйныфта тәр­тип булмавына  ачуы чыккан. “Үзләренең фикере юк, бернәрсә дә аңламыйлар. Нәрсәгә мәктәпкә йөриләр? Дәрестә чыр-чу килеп утыралар”, – дип сүккән педагог. Сыйныфтагы бер укучы әлеге очракны видеога төшереп, интернетка куйган. 


Аңа кадәр дә шушы ук шәһәрдә 13 яшьлек ма­лайның башына китап белән суккан укытучыны фаш иткәннәр иде. Дәрес вакытында балалар  шаярганнар,  кәгазь атышып уйнаганнар. Бу хәлгә түзә алмаган мө­галлим кулына китап алырга мәҗбүр булган. Табиблар укучының баш мие сел­кенгән дигән  диагноз куйган. Дөрес, укучы да, әти-әниләр дә укытучыга карата дәгъва белдермәгән. Укытучы үз теләге белән мәктәптә эшләүдән баш тарткан.


Укытучы Петербургтамы, Якутиядәме, әллә Татарстандамы – кайда да укытучы.
(Ахыры 6 нчы биттә.)

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 25.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр