ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 172, 21.11.2017/

Алла ярдәменнән ташламасын


Конгрессның һәр корылтае – көтеп алынган тарихи вакыйга. Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Бөтен­дөнья Татар конгрессының 3 август көнне уздырылган VI корылтаенда, тәгаенрәк әйт­кәндә, аның пленар утырышын­да әлеге олуг җыеннарга менә шундый югары бәя бирде.

1-6
– Татарлар язмышы – безнең кулда. Телебезне, мәдәниятне, һәм гореф -гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның киләчәктәге урыны бездән тора, – дип ул хал­кыбызның бердәмлеген, бөтен­леген саклауны кайгыртып, иле­безнең, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган, бүгенге хә­лебезне уртага салып сөйләшергә мөмкинлек тапкан кардәшлә­ре­безгә рәхмәтен җиткерде, килә­чәктә дә очрашып-киңәшләшеп торырга чакырды. Чынлап та, хәлебез җиңелдән түгел. Бу бигрәк тә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның хисап нотыгында күренде.


– Татар телендә белем бирү­нең торышын гына алыйк. Бу өлкәдә соңгы елларда шактый кыенлыклар туды. Болар, әлбәттә, нигездә, мәгариф дилбегәсенең безнең кулда булмавыннан килә. Шуның аркасында шактый югалтуларга тарыдык. Укыту программасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау, бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны тыю шулай ук мәсь­әләне кискенләштерде. Мәга­риф өлкәсендәге мондый реформалар инде 25 ел дәвам итә, әлегә аның очы-кырые күренми. Хәтта татар авылларында да татарча укыту кыскартылып бара. Республикабыздагы мәктәп яшендәге 173 мең татар баласының 35 проценты гына татар мәктәбендә укый. 100 меңгә якын татар баласы урыс телендә генә белем ала.

 

Мәктәп җитәкчеләре бу күрене­ш­не ата-аналар теләге белән аң­лата. Мондый юл белән барсак узган гасырның 80 нче елларындагы кебек татар мәктәпләре күп­ләп ябылу заманына кайтабыз түгелме соң? – дип чаң сукты ул. “Күп милләтле Русиядә милли белем бирү буенча координацияли торган үзәк булмавы бернинди кысага да сыймый”, – дип Россия мәгариф һәм фән министрлыгына дәгъва белдерде ул. КФУ татар халкының милли мәнфәгатьләрен игътибар үзәгенә алып, миллә­тебез алдындагы җаваплылыгын аңлап бетерми әле, дип йомшак кына Казан университетын да тәнкыйтьләп китте ул.


– Башкаларга үрнәк булып торган республикабызда да ни өчен татар телен куллану даирәсе тарая бара? Ата-аналарның күп кенә тискәре күренешләргә битарафлыгы бернинди кысаларга да сыймый. Милләтебезнең язмышы үзебезгә бәйле, – дип тәмамлады ул чыгышын.


Башкортстаннан килгән делегат, Башкорт дәүләт университеты мөгаллиме Марат Шәрипов телебез, татар мәктәпләре язмышына басым ясады. Соңгы 20 елда күрше республикада татарча белем бирүче мәктәпләр ике мә­р­тәбә диярлек кимегән, 1127дән 628 калган икән...


Шунысы сәер: әлеге катлаулы, четерекле мәсьәләләрне чишү максатында Ринат әфәнде корылтайда татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын кабул итәчәкбез, дип белдергән иде. Тик ул платформа делегатларга таратылмады, аны тикшерү булмады. БТК бюросы әгъзасы Дамир Исхаков та, ул документны минем үз күзләрем белән күргәнем юк әле, диде. Дөрес, корылтайда әлеге документ нигездә кабул ителде.


Делегатлар Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәнең озайту зарурлыгы уңаенннан да аерым документ кабул ителер дип көткәннәр иде. Корылтай вакытында бу хакта һәр чыгыш ясаучы диярлек фикерен әйтсә дә, ни кызганыч, андый документ тавышка куелмады.


Корылтай алдыннан, БТК уставына үзгәрешләр кертеп, конгресс эшчәнлегенә зур үзгәреш­ләр кертеләчәк дигән сүзләр йөргән иде. Чынлап та, БТК уставына җитди үзгәреш кертелде. Татар конгрессы белән дә, федераль милли-мәдәни мөхтәрият белән дә җитәкчелек итәчәк Милли шура оештырылды. Дөрес, бик күп­ләр әлеге Милли шура белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җи­тәк­челек итәр дип көткән иде. Әй­тик, ТР Дәүләт Советының мә­дәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, конгрессны оешты­руның башында торган, миллә­тебезнең атасы булган Минтимер Шәймиев булыр дип уйлаган идем, тик мин уйлаганча булып чыкмады, дип уфтанды.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 114, 05.08.2017/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

5-1

Видеохәбәр

112