ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Бурычлы... көн күрмәс

 

Гөлназ белән узган ел спорт мәктәбендә таныштык. Балаларны бер каратэ түгәрәгенә йөрттек. Җәйге каникулдан соң Гөлназ да, аның улы Данияр да күренмәгәч, “ватсап” аша танышыма хәбәр салдым. Озак та үтми җавап килеп төште. “Без хәзер Казанда яшәмибез, авылга күченеп киттек”, – дигән Гөлназ. Каратэга түләргә түгел, яшәргә дә акча калмады, дип тә өстәгән ул.

g1

Гөлназны, ике баласы белән калдырып, ире ташлап чыгып киткән. “Каенана фатирында озак тора алмадык, ул булган хәлләрдә мине гаепләде. Алиментка өмет итмә, диде. Ирем эшмәкәр булса да, бөтен милке әнисе исемендә. Хәтта бизнесын да бертуганына рәсмиләштер­гән. Ике бала белән бер тиен акчасыз калдым. Шуңа күрә авылга, әни янына кайтып киттек”, – ди Гөлназ. Авылда балалар бакчасына эшкә урнашкан ул. Кызганыч, Гөлназ ке­бекләр бихисап. Соңгы мәгълүмат­ларга караганда, Татарстанда алимент түлә­мәү­челәрнең 3 миллиард сумга якын әҗәте бар. Бурычлылар исемле­гендә республикада яшәү­че 20 меңгә якын кеше исәпләнә. Татарстанда алимент буенча җыелган бурычны кайтару белән түрәләр дә шөгыльләнә. Республикада махсус комиссия төзел­де. Августта әҗәт күләме 16 миллион сумга кимегән.

 
Алиментны ничек түләттерер­гә? Белгечләр түбәндәгеләргә колак салырга тәкъдим итә.

 
Судка дәгъва гаризасы нинди очракларда бирелә?

 
1. Моңа кадәр алимент буенча бурычны кайтару турында гариза белән судка мөрәҗәгать итмәгән очракта;
2. Бурычлы әти яки әни суд карары белән риза булмаса;
3. Бурычлы әти яки әни икенче балага алимент түләгән очракта;
4. Баланың әтисе яки әнисе билгеләнсә яки җавапка тартылучы зат әти-әни хокукыннан мәхрүм ителсә;
5. Моңа кадәр төзелгән алимент түләүгә бәйле килешү га­мәлдән чыккан очракта.

 
Дәгъва гаризасы белән судка баланың әтисе яки әнисе, аны опекага яки уллыкка алган кеше мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен җәмәгатьчелек яки район судына барырга кирәк. Гаризада тиешле мәгълүмат­ны: исем-фамилия, яшәү уры­ны, телефон номеры һәм электрон адресны күр­сәтү зарур. Документта бурычлы кешенең кем икәне, судка мөрәҗәгать итү сәбәпләре дә күрсәтелә. Әҗәт күләме бил­геләнә.

 
Балага алимент бил­ге­ләү­нең тәртибе бар. Бер балага ул – хезмәт хакының дүрттән бере, ике балага – айлык акчаның 33 проценты, өч һәм аннан да күбрәк балага – хезмәт ха­кының яртысын тәшкил итә. Җавап­сыз әти-әнинең даими эш урыны булмаган очракта, суд алимент күләмен аерым билгеләр­гә мөмкин. Дәгъва гаризасында җавапка тартылучыны әти-әни хокукыннан мәхрүм итү кебек өстәмә таләпләр дә күрсәтелә.


Гаризага нинди документлар беркетергә кирәк?


Дәгъва гаризасын язмача яки судның рәсми сайты аша бирергә ярый. Сүз уңаеннан, кирәкле документлар исемлеге сайтта бар. Болар:

– Язылышу (аерылышу) турында таныклык.
– Бала (балалар) туу турында таныклык.
– Бурычлының әти-әни хокукын раслаучы башка документлар.
– Баланың дәгъвачы белән бергә яшәвен раслаучы документ.
– Дәгъвачының матди хәлен, шулай ук баланы карап тору өчен чыгымнар таләп ителүен раслаучы документлар.
– Җавапка тартылучының ке­рем­нәре турындагы документ (бул­ган очракта).
– Башкарма эштә катнашучылар санына карап, дәгъва гаризасы кү­чермәләре.

 
Дәгъва гаризасы дәгъвачы яки җавапка тартылучының яшәү урыны буенча судка тапшырыла. Дәгъ­вачы бурычны гына кайтарырга теләгән очракта, җәмәгатьчелек судына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Баланың әтисе яки әнисе итеп билгеләргә, әти-әни хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк булса, район судына барырга туры киләчәк.


Судта эшне бер айда карап тик­шерәләр. Суд карары бер айдан соң үз көченә керә. Бу җавапка тартылучы, суд карары белән риза булмаган очракта, шикаять бирә алсын өчен эш­ләнә.

 
Күрсәтмәне үтәү кәгазен кемгә тапшырырга?


Башкару кәгазен суд карары чыкканнан соң ук алырга мөмкин. Үзе теләсә, әти-әни әлеге документны мөстәкыйль рәвештә җа­вапка тар­­тылучы кеше эш­ләгән яки аңа пенсия, стипендия, башка


төр тү­ләү­ләр тү­ләгән оеш­­мага җи­бәрә ала. Юк икән, суд баш­кару кәгазен суд пристав­лары­ның район бү­легенә  юллаячак.


Кагыйдә буларак, ялгызы бала тәр­­бияләүче әти яки әни бурыч­лының кай­да эшләвен белми. Мондый очракта башкару кәгазен аның яшәү урыны буенча суд приставлары бүлегенә җибә­рергә рөхсәт ителә. Дәгъвачы җа­вапка тартылу­чының кайда яшәвен белмәсә, баш­карма эшне Суд приставлары федераль хезмә­тенең Татарстандагы идарәсенә (Казан
шә­һәре, Яхин урамы, 3 нче йорт) тапшыру зарур. Рәсми сайтта
(r16.fssprus.ru) башкарма эшнең үтә­ле­шен күзә­теп барырга да мөмкин.


Башкарма эш кузгату турында гариза язу тәртибе


Суд приставлары алимент буенча бурычларны кайтару эшенә тотынганчы, дәгъвачыга гариза язарга туры киләчәк. Әлеге документта түбән­дәгеләр күрсәтелә:

– Башкару документының номеры.
– Башкару кәгазе бирелгән дата.
– Башкару кәгазенең кем тарафыннан бирелүе.
– Башкару кәгазендә билге­­­ләнгән таләпләр.
– Җавапка тартылучы турында тулы мәгълүмат.
– Дәгъвачы һәм аның исәп-хисап счеты турында мәгълүмат.


Судка мөрәҗәгать итүче әти яки әни алимент түләмәүче турында бернинди мәгълүмат белмәгән очракта, приставлар үзләре банк­ларга, Росреестрга, Пенсия фондына, ЮХИДИгә, Федераль салым хезмәтенә запрос ясый. Сүз уңаен­нан, башкарма эш гариза тапшырган көнне үк ачылырга тиеш.


Суд приставының эш тәртибе


Башкарма эш кузгатылганнан соң, белгечләр бурычлы кеше бе­лән эшли башлый.


Беренче чиратта, аның эш, уку урынын, керем чыганакларын ачыклаячаклар. Алимент хезмәт хакыннан гына түгел, пенсиядән, стипендиядән, эшмәкәрлектән алган керемнән, хәтта эшсезлек буенча түләнүче пособиедән дә тотыла.


Алимент түләмәүчегә нәрсә яный?


Билгеле булганча, алимент түләмәүчеләргә каршы көрәштә җавапсыз әти-әниләрнең милеген, хезмәт хакын тартып алу, күчемсез һәм күчмә милекне теркәүне тыю кебек чаралар кулланыла. Арада иң үтемлесе – чит илгә чыгу хокукыннан һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. Быелның беренче яртысында алимент түләү буенча бурычы җыелган 13 мең кешене ил чигеннән кире борганнар инде. Сүз 10 мең сум һәм аннан да күбрәк әҗәте җыелганнар турында бара. Ел башыннан бирле 2 мең 800 кеше машина йөртү таныклыгыннан коры калган.


Алимент түләмәүчене җи­наять җаваплылыгына тартырга да мөм­киннәр. Бу очракта бер елга кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү, өч айга кадәр кулга алу яки бер елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Дәгъвачы бурычлыны әти-әни хокукыннан мәхрүм итү турында гариза да яза ала. Бу – алимент түләүдән азат итми.

 

Татарстанда 27 августтан 10 сентябрьгә кадәр узган “Балаң турында исеңә төшер – алимент түлә!” акциясе кысасында  суд приставлары 7 миллион 770 мең сум бурычны кайтарган.

 

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә тәүлек әйләнәсе "ышаныч телефоны" эшли. 8 (843) 292-98-60 телефон номерына шалтыратып, суд приставлары эшенә бәйле шикле яки законсыз булып тоелган эш-гамәлләр турында мәгълүмат җиткерергә мөмкин.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр