ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Рухи мирас – үги хәлендә

 

“Татар моңы” телевизион җыр конкурс-фестивале уздырыла башлауга ун ел тулды. Камал театрында әлеге җыр бәйгесендә җиңүчеләрнең юбилей концерты булып узды. Шул уңайдан бик күп мәдәни проектларның башында торган “Аксу” продюсерлык үзәге директоры, автор-башкаручы Рөстәм Сәрвәровка мөрәҗә­гать итеп, әлеге бәйге турындагы фикерләрен сораштык.

5-2  
– “Татар моңы” фестивале барча башка конкурслардан нык аерыла. Чишмә башында торучы ул! Хәтта “Үзгәреш җиле” һәм башка` фестивальләрнең дә кендеге шуңа бәйле. “Татар җыры”, “Болгар премиясе” – алар инде коммерцияле проект. Хәтта аны сәнгатьтән ераг­рак дияргә мөм­кин. Акча түләсә, теләсә кем җыр­лый ала. Әйтик, башка берәүне студиябезгә китереп яздыртабыз да, кемдер сәх­нәгә чыгып, авызын ачып тора. Ә менә “Татар мо­ңы”ның кыйммәте шунда: ул бит Рәсәйнең төрле тө­бәклә­рендә яшә­гән җырчы­лар­ны эз­ләп табып, дөньяга чыгара. Бел­гечләребез, төбәкләргә барып, зона ярышлары оештыра, шунда сә­ләтле кү­ренгән җырчыларны кузгатып, сәхнәгә чыгарга, репертуар сайларга булыша. Калган конкурслар әзер җырчылар белән генә эш итә.


“Татар моңы” җырчыны конкурска әзерли. Ул татарлар яшә­гән барча төбәкләрдә – Оренбург, Свердловск, Төмән өлкә­ләрендә, Чуашстан, Мари Иле, Удмуртия Республикаларында, кыс­касы, кайда милләттәш­лә­ре­без тупланып яши, шунда эзлек­ле рәвештә, талантларны сайлап алу белән шөгыльләнә. Урыннарга барып аңлату, канатландыру үзе генә ни тора! Анда хәтта урыс кешеләре дә конкурста катнашырга килә. Читтәгеләрне уяту, читтәгеләрне күтәрү – бик зур эш бу. Әле ул моның белән генә тәмамланмый. Казанга килгәч, алар өчен аерым мастер-клас­с­лар оештырыла. Алар монда гомер буе онытылмас­лык тәҗрибә туплый. Кем җиңәсе билгесез бит. Конкурста җиңгән кешегә ике көн эчендә репертуар биреп, яңа җыр өйрәтеп, аңа аранжировка ясатып, оркестрга кушылып, шуны башкару мөмкин­леге бирелә.


Мондый хәлнең беркайда – “Татар җыры”нда да, башка конкурсларда да булганы юк. Күпләр ун ел җырлап йөргән җырын йөз дә беренче тапкыр башкарырга мөмкин. Ә монда бер этаптан икен­чесенә күчкәндә, җырчы бүтән җыр өйрәнергә тиеш. Кон­курсның махсус таләпләре бар. Әй­тик, берсүзсез халык җырын, элеккеге композитор җырын башкарырга тиешсең. Ягъни төр­ле этапларны үтеп, төрле мөм­кин­лекләреңне күрсәтергә бу­рычлы­сың.


Югарыдагыларыбызның бу конкурска бик җитди эш дип каравы зарур. Татар телен, мәдә­ниятен саклауга бик зур ярдәм итә торган чара бу. Кабатлап әйтәм: оештыручылар әзер җыр­чылар белән эш итмичә, татар төбәкләрендә милли рухны, татар моңын саклап килүчеләрне олы сәхнәгә чыгара. Шушындый күләмдә, шушындый югарылыкта эшләүче башка бәйгеләр юк. Шуңа да Хөкүмәт даирәләре, иганәчеләребез бу фестивальгә йөзе белән борылсын иде. “Татар моңы” фестиваленә татар рухы­ның бишеге дип карауларын телим мин. Чөнки моның әһәмияте, төбәкләрдә яшәүче милләттәш­ләребезгә йогынтысы әйтеп бетергесез зур. Ни кызганыч, ул һаман – үги бала хәлендә. Югый­сә беренче Президентыбыз Мин­­тимер Шәймиев фатихасы белән башланган иде ул.


Хәзер Рәсәй төбәкләрендә генә түгел, хәтта чит илләрдә яшәүче татарлар да Казанга килеп “Татар моңы” фестиваль­ләрендә катнаша. Алар арасында күптән түгел моннан күчеп кит­кәннәр дә, берничә буын шунда гомер итү­челәр дә бар. Кытайда яшәүче милләттәшлә­ребезне әйтмим дә инде. Инде карендәш уйгурларыбыз гына түгел, кытайлар үзләре дә “Татар моңы” конкурсында катнаша башлады. Бу инде – шактый зур күрсәткеч, танылу билгесе. Бу инде – татар җырының башка мил­ләтләр арасында да таныла, тарала башлавына бер дәлил.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр