ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Зәңгәр чәч белән мәктәпкә килмә!

 

Санкт-Петербург мәктәбендә 1 сентябрь көнне чәчен зәң­гәр төскә буяган укучыны бәйрәм тантанасына кертмәгәннәр, Пермьдә исә ал чәчле кызга хәтта өендә генә укырга тәкъдим иткәннәр. “ВТ” хәбәрчесе тышкы кыяфәте буенча “дөрес булмаган” укучыны дәрескә кертмәү хокукы бармы-юкмы икәнлеген белеште.

15-1
Пеләш башлы кызлар, итәк кигән үсмерләр...

Пермьдәге укучы, җитмәсә, депутат кызы булып чыккан. Өс-башын, тышкы кыяфәтен тәр­типкә китергән чакта гына аңа дәрескә керергә рөхсәт итәчәк­ләр. Төбәк­нең бала хокукларын яклаучы вәкиле исә әлеге күре­нешне уку­чының хокукын бозу дип саный. Бу уңайдан социаль челтәрләрдә бәхәс купты. Арада депутатка үз кызын якларга ки­ңәш итүчеләр дә бар. “Зәңгәр төскә буяган тырнагымны укытучы лезвие белән кырырга телә­гән иде. Сезгә тырнагымны ямь­сезләргә рөхсәт итмим ди­гәч, аптырап калды”, – дип мәк­тәп елларын искә алган берәү. Озын алка кигән өчен кола­гыңны умырам, тырна­гыңны кисмәсәң, кайчы белән үзем кисәм... Мондый ки­сәтүләрне күп кенә кыз­ларның ишеткәне бардыр. Элек укучыларга үзләре теләгәнчә кие­нергә дә, би­зәнергә дә рөхсәт ит­миләр иде. Әмма моның өчен беркем дә тавыш күтәреп йөр­мәде. Бүген исә яшь­ләрнең ирекле буласы килә. Кайберләренең таләпләргә бө­тенләй исе китми.


Чит илләрдә дә мөгез чыгарырга яратучылар аз түгел. Бри­таниядә 14 яшьлек кызны чәчен пеләшкә алдырган өчен мәктәп­кә кертмәгәннәр. Баксаң, ул чәч толымын яман шеш белән авыручы балаларга парик ясау өчен корбан иткән икән. Чәче үсмичә аңа уку йортына килергә ярамаган. Англиядәге Эксетер шә­һәрендә мәктәпкә биш үсмер итәк киеп килгән. Чөнки уку йортында шорты киюне чик­ләгән­нәр. Эссегә түзә алмаган үсмер­ләр башкача булдыра алмаган.

Бездә дә күренгәлиләр

Россиядә мәктәп укучылары исә 13 еллап ничек тели, шулай киенделәр. Тик 2013 елдан кер­телгән бердәм форма бөтенесен үзгәртте.


– Сирәк булса да, чәчләрен аллы-гөлле төсләргә буяган, борынына, ирененә алка таккан, кыска итәк кигән, артык бизәнгән укучылар республика мәктәплә­рендә дә күренгәли. Мондый хәл­ләр бигрәк тә Казан мәктәп­ләренә хас. Яшьләрнең шәхес булып формалашуына начар йогынты ясый бу. Мәктәп, гимна­зия­ләрнең уставында киенү кагыйдәләре, тышкы кыяфәткә таләпләр турында язылган. Аны әти-әниләргә яхшылап аңлатыр­га кирәк. Әгәр укучы мәктәпкә “неформал” булып килә икән, уку йортының аны кертмәс­кә хакы бар, – ди КФУның укыту һәм тәрбия кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы Ән­вәр Хуҗиәхмәтов.


– Татар мәктәбе булганга кү­рәме, бездә андый очраклар кү­зәтелми. Килгән очракта да, керт­мәскә хакыбыз юк. Бала урамга чыгып китеп, кайда йөрмәс, аның өчен кем җавап бирер? Киенү әдәбе буенча әти-әниләр белән эшләргә кирәк, – ди Казандагы 17 нче гим­назиянең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлсирә Сабитова.

Дәрескә кертмәү – хокук бозу?

Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вә­килнең иҗтимагый ярдәм­чесе Тимерхан Шәйхетдинов әйтүен­чә, аларга бу проблема буенча мөрәҗәгать итүчеләр юк. 2015 елда мәктәп­ләрдә мө­селман кызларына яулык бәй­ләүне тыю буенча шикаятьләр килгән. Әмма ул укучылар файдасына хәл ителгән. “Яшь кеше буларак, мин укучыларны билгеле кысага кертү, бердәм форма яклы түгел. Әмма кагый­дә­ләрсез дә булмый. Әгәр кызлар кыска итәк кия икән, бу хакта педагоглар тыныч кына аң­латырга тиеш. Аңламый икән, димәк, әти-әниләре белән сөй­ләшергә кирәк. Борынына алка тагамы, чәчен зәңгәргә, кызылга буйыймы – без моны туктата алмыйбыз. Укучының болай кие­нүеннән дөньяга карашын, нинди субкультурага керүен бил­геләп була. Кием мәсьәләсе – ул бит хәл ителмәслек проблема түгел. Чәчен зәңгәргә буяган укучы укуда алдынгы булырга мөм­кин. Дәрескә кертмәү – укучының хокукларын бозу”, – ди белгеч.

Баш мие бит үзгәрми

Ә бу хакта психологлар нәрсә уйлый? Казан инновацияләр уни­­­­­верситеты психологы На­деж­да Ванюхинаның фикере мондыйрак.


– Ни өчен армиядән кайткач, егетләрнең күбесе иреккә чыга. Чөнки хәрби хезмәттә кайчан йокыдан торасы, ашыйсы, нәрсә эшлисе хәл ителгән. Ә өйдә барысын да үзеңә чишәсе. Ә хәзер мәктәп укучыларын күз алдына китерегез! 11 ел буе укытучы алар­га нәрсә эшлисен әйтеп тора. Ярый әле үзең теләгән түгә­рәкләрне, ашханәдәге ризыкны сайларга мөмкин. Ни өчен кайбер уку йортлары кагыйдә­ләрне катгыйландыра? Чөнки тәрбия җиңел бирелми. Әгәр укучы чә­чен зәңгәр төскә буяп килә икән, аннан иптәшләре көләчәк. Ди­мәк, укытучыга бу хакта аңла­тыр­га туры киләчәк. Ә ул моны теләми. Мәктәпкә зәңгәр чәч бе­лән килүнең нәрсәсе куркыныч? Баш мие бит буяудан зәң­гәр­ләнми, аңа шул ук балалар белән эшләргә туры килә. Директорны да аңлап була. Бө­тенесе дә аның кушуы буенча барырга тиеш. Әмма кеше­ләрнең тәртибе берничек тә бер­төрле була алмый. Ә тышкы кыя­фәт була! Йомшаграк җитәк­челәр укучы­ның тышкы кыяфәтенә таләпләр­не катгыйландыра. Укы­тучылар өчен униформа керт­кәннәре дә бар. Мондый директорлар сабырлыкка, үз фике­реңне җитке­рер­гә өйрә­тергә, гомумән, тәр­бия­ләргә теләми. Тәвә кошы башын комлыкка тыккан кебек, фор­ма эченә кереп “качу” җи­ңелрәк. Әлеге кош тормышка азрак әзер булган саен, комлыкны күбрәк “җәячәк”. Форманың, күл­мәкнең төсен, гал­стуктагы сурәт­не, итәк озынлыгын, при­чес­ка­ның төрен бил­геләячәк. Бәлкем, директор Төньяк Кореяга барып кайткандыр? Анда ир­ләргә дә, хатын-кызларга да 15 төрле чәч моделе генә рөхсәт ителә. Ә чәчне бө­тенләй буярга ярамый. Көт­е­гез! Андый җитәкче тагын әллә ниләр уйлап табачак.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр