ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 165, 16.11.2018/

Дөнья гизүче Йөрешбай

 

Режиссер Нәсүр Йөрешбаев – Татарстанга Германиядән Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татар әсирләренең тавышларын, сурәтләрен, мәшһүр “Фляйшер каталог”ын алып кайткан, әмма күлә­гәдә калган милләттәшебез. Моңа ул үпкәли, ачулана дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз. Киресенчә, дөньяга татар миллә­тен таныту уңаеннан әллә никадәр план-ниятләр корып куйган.

18-1

– Сез алып кайткан мәгълү­мат, татар әсирләре язылган тасмалар белән кызыксыну булдымы, галимнәр “эләкте­реп алып” эшли башладылармы икән?

 
– Татарстанга әсирләр башкарган 25-30лап җырны алып кайттым һәм оригиналларның саклану адресларын калдырдым. Шулай ук Татарстанга Наполеон сугышында катнашкан татарларның немецлар һәм французлар тарафыннан ясалган 38 чеканканы алып кайттым. Кызыксынганнардыр дип уйлыйм. Үзем, шушы хәзинәгә тап булгач, архивка Татарстан әләмен алып барган идем. Айда әләм кададылар бит әле, мин дә татарлар турында мәгъ­лүмат сакланган урынга әләм урнаштырдым. Чөнки сугыштан соң батырлар күбә “Әтиемнең тавышы” дигән фильм төшердем. Беренче басма татар китабын табып  алып кайттым. Аны 400 ел буе эзләделәр, эзенә төшә алмадылар. Ә миңа бә­хет елмайды. Минтимер Шәй­миев Германиягә килгәч, аңа беренче татар китабының Лейпцигта басылуы һәм әлеге китапны табуым турында әйттем. Ул исә бөтен дөнь­я­га, сездә беренче татар китабы басылган, дип игълан итте. Илбашына шушы китап турында кино төше­рәсе килүемне дә җиткердем, фильм проектын тапшырдым. Бер айдан соң Татарстаннан, сезнең проектны финанслыйбыз, дигән җа­вап килде. Ләкин ул сумма таләп ителгәннең уннан бер өлеше кадәр генә иде, шуңа күрә мин алынмадым. Шартлары катгый иде, видеога түгел, пленкага төше­рергә, өч телдә әзерләргә  куштылар.   Тәкъ­дим ителгән акча тасмадагы су­рәтне ачыгайту өчен генә дә җитми иде.

 
– Шартлар зур, акчасы юк, булган бу...


– Габдулла Тукайның “Кисекбаш” әсәрендәге күренеш сыман булды бу. Алтын сәгать бирделәр, ләкин чылбыры юк.


– Татар киносы тернәкләнеп китә алмауның сәбәбе дә шушыдыр, мөгаен. Иҗат төркеме тырыша, тамашачы сөенеп, бөтен җитешсезлекләрен гафу итеп карый, аннан чын кино әле тумаганлыгын аңлый...


– Гомер буе кино булмады, хәзер генә була алмый, нишлисең инде... Бер мисал китерим әле. Немецлар Икенче бөтендөнья сугышын башлады, шулаймы? 1941 елны ук безнекеләр Берлинны бомбага тоттылар. Ул хәзер билгеле факт инде. Бомбага тотучылар бөтен нәрсәне җир белән тигезләгән. Мин хәзер Саксониядә яшим. Биредә сугышка кадәр машина, самолет төзү, нефть эшкәртү заводлары булган. Алардан тузан гына калган. Ләкин ике Германия бергә кушылгач, болар барысы да яңадан аякка басты. Бер караганда, хәзер ул вакытта яшәгән буын да калмаган, заводлар да юк, әмма шул җирдә рух сакланган. Рух ул – энергия. Әнә шул көч яңа буынны яңадан шул продук­цияләрне чыгара башлауга этәрде. Димәк, һәр нәрсәнең рухы бар. Ә безнең киноның рухы юк. Шул рухны булдырырга кирәк. Аннан-моннан тарткалап, театр артистларын кино өчен җайларга тырышып кына кинога җан өреп булмый. Нәтиҗәдә картиналарда ясалмалык күп. Ясалмалык – яман нәрсә ул. Аңлагыз, мин һич кенә дә артистларны гаепләмим. Алар белән максатчан эшләүче юк, алар үзләренчә тырыша.


– Фестивальдә “Нигез йорт” дигән фильм тәкъдим иттегез. Гер­маниядә төпләнгән кеше­гә төп нигез шулкадәр әһәмият­леме?


– Минем фамилиям Йөрешбай – борынгы болгар-татар исеменнән ясалган. Тумышым белән Пермь өлкәсе Бардадан. Без – Болгар хан­лыгының көнчыгыш чиген саклаган казаклар. Казаклар булып Парижга да барып җиткәнбез, Ырымбур казак гаскәренә кергәнбез. Аннан соң бездә беркайчан да коллык (крепостное право) булмаган. Без – иркенлек сөя торган ирекле халык. Менә шушы кавемнән һәм фамилиям дә Йөрешбай булгач, дөнья гизәм. Башта Казанга килдем, татар журналистикасында укыдым. Аннан немкага өйләнеп Казанда калдык. Башта ук чит илгә китмим, монда калырга риза булсаң, өйләнешә­без дидем. Ул риза булды. Бала табарга исә туган илен сайлады. 1989 елда гаиләмне алып кайтырга дип Германиягә барган идем, револю­циягә эләктем. Мин революциядә татарлардан гына түгел, бәлки Россиядән катнашкан бердәнбер кеше булганмындыр. Төнлә листовкалар ябыштырдык, 35ләп кеше актив эшчәнлек алып барды. Ләкин безне кемдер фаш итте һәм кулга алулар башланды. Чит ил вәкил­ләрен – вьетнамлыларны, кубалыларны илләренә кире җибәрделәр. Миңа бик бәйләнмәделәр. Чөнки инде гаиләм, ике балам бар иде. Шуннан мәҗбүри рәвештә Герма­ниядә калырга туры килде. Чөнки хатынымның атасы үзгәртеп корулар башлангач, Россиягә җибәрер­гә курыкты. Шулай итеп, 38 ел элек туган йортымны  ташлап чыгып киттем. Һәм 38 ел буе мин нигез йорты өчен борчылу, әти-әни аңлармы дигән уй белән яшәдем.


Гадәт буенча нигез йорты төп­чек балага калырга тиеш. Без – сигез бала. Төпчегебезне Германиядә үтерделәр, ул танкист иде. Аннан алдарак туган энем йортыбызны сатып җибәргән. Аны авылдашыбыз Мәүлидә апа алган. Ялгызы яшәгән шушы апа узган елны вафат булган икән. Туган апам дулкынланып шалтыратты: безнең йортыбыз буш тора, нишлибез, ди. Мин, йорт­ны саклап тор, үзем алам, дидем. Кайттым, сатып алдым, бөтен нәр­сәсен яңарттым. Менә дигән йорт булды. Кайту, өйне яңарту – дулкынландыргыч мизгелләр. Иске такталарны куптарып, кадакларын кире турайтып чиләккә җыйдым. Таныш, кайчандыр үзем каккан кадаклар бит алар! Такталары, андагы бизәкләр таныш, аларга карап елап утырдым.


Озынга китсә дә, беренче төнне сөйлисем килә... Йокларга шүрләтә, гәрчә мулла килеп азан әйтеп китсә дә. Әти-әни төшкә кереп, шул гомер кайда йөрдең син  дип тиргәрләр сы­ман тоелды. Инде  таң  атты, шунда азрак укып ятыйм әле дип, кулыма Галимҗан Гыйльмановның китабын алдым. Китапның очраклы гына бер битен ачкан идем,  “Нигез йорт” дигән хикәягә тап булдым. Укыган саен укыйсым килә, укыган саен әсәрендерә. Минем кино бит бу, дим.  Шуннан тынычланып йок­лап киткәнмен. Аннан инде Га­лимҗан абыйга шалтыраттым, сценарий язарга рөхсәт сорадым. Ул журналистика бүлегендә укытучым иде. Яз, сиңа ышанам, диде. Сценарийны министрлыкка җи­бәргән идем, аны үткәргәннәр, акча бүлеп бирелгән һәм мин, ниһаять, кино төшердем. Мөгаен, бүген нигез-йортны саклап калу, кешенең нигезле, ягъни нәсел тамырлы булуы – дөньядагы иң зур пробле­маларның берседер. Чөнки күптән түгел генә әзер булган фильмны Төркия халыкара фестиваленә җи­бәргән идек, ул анда беренче урынны алды.  Бу – нәфис фильм жанрында минем дебют. Ә болай ике дистәдән артык документаль фильм төшердем. Мә­сәлән, “Әтием­нең тавышы”, “Трас­са”, “Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер”, “Сена буенда курай мо­ңы”. Бу кино­ларның барысын да Германиядә бик яратып карыйлар. Немецлар аларны тәрҗе­мә иттеләр. Нәфис фильмны да Германиядә күрсәттем. Барысына да бик ошады, елап утырдылар. Казанга “кайтып төшкән көнне “Нигез йорт”ын да немецчага тәрҗемә итүләрен хәбәр иттеләр. Мөселман кинофес­тива­лендә исә дүртенче тапкыр катнашуым.

 
– Тәҗрибәле белгеч буларак әйтегез әле: Татарстан киносы аякка бассын өчен нәрсәләр кирәк?


– Мин болай әйтер идем. Режиссерның кино төшерәсе килә, ләкин аңа финанс ярдәме кирәк. Аңа күпме таләп ителә, шуның кадәр акча бирсеннәр иде. Ләкин кире кайтарып бирү шарты белән! Мин курыкмыйча  5 миллион евро алыр идем. Чөнки дөнья буенча күрсәтеп, ул акчаны кайтара алачагыма ышанам. Миңа 1 миллион сум акча бирделәр. Бер ел буе язган сценарий өчен 50 мең сум түлә­деләр. Чагыштыру өчен: шушы фильм костюмерының гонорары – 48 мең сум. Миңа калса, кинода иң мөһиме – сценарий. Кайда соң монда мантыйк? Көнбатышта исә кино белән акча эшләп булганын аңлый­лар һәм аңа чыгымнарны жәллә­миләр. Татарстан киносының яхшы продюсерлары да юк шул әле.


– Алай булгач милли кино­ның киләчәге бармы соң?


– Милли киноның киләчәге бар. Алга таба төрки кино бик зур үсеш алыр дип уйлыйм. Мин аны үземнең гомердә үк күрәчәкмен дип ышанам. Чөнки безнең сөйләр сүзебез бар. Әлегә кадәр фикеребез театр аша ирештерелә иде. Кино булмагач, театр, бию ансамбльләре үсеш алды. Кино өлкәсендә үсешкә комачаулый торган мәсьәләләрне хәл итә башларга кирәк. Аның иң зурысы – татар телле белгечләрнең булмавы. Менә без татарча фильм төшерә башладык. Командада мин­нән башка беркем татарча аңла­мый. Оператор – урыс егете. Бик оста кеше, ләкин татар түгел. Татар булса, кино тагын да баерак булыр иде. Ярдәмчем татар фамилияле, ләкин татарча белми. Тавыш, ут режиссерлары ярый, татарча белмә­сеннәр дә ди, ләкин оператор телне белергә тиеш.  Яшьләр, миңа татарча аңламаса да ярый, диләр. Дөрес түгел! Аларга, гомумән, ашыгу хас. Аннан оялып утырасың. Анда җи­тешсезлек, монда эшләнеп бетмә­гән. Син бер кино, ләкин берәгәйле итеп эшлә. Аны 10, 20 елдан соң да карарлык булсын. Икмәк кебек булсын, бер көнлек аш булмасын.


– Германиядә татар эзләрен барлау  күңел кушуы буенча эш­лән­деме?


– Әлбәттә. Сугыш, бигрәк тә Беренче  бөтендөнья сугышы буенча ак таплар бихисап. Билгесезлек һәрбер гаилә ишеген шакыган. Мисаллар адым саен. Әйтик, журналист Гөлназ Бәдретдин гаиләсе ба­басының вафат булган урынын бик озак  эзләгәннәр.  Мин аның конц­лагерьга эләгүен ачыкладым. Шул кон­ц­лагерьга барып дога укыдым һәм Гөлназга – Агыйдел кызына ба­басының җаны кыелган туфракны алып кайттым. Шунда 24 татар каберен  таптым. Берсе    якташым Гәрәй бабай кабере булып чыкты. Аның малае Барда мулласына, синең туганың Нәсүр дөнья буйлап гизә, бәлки Гәрәй абый эзләрен табар, дип әйткән булган. Мулла бу сүзләрне миңа җиткерде. Ышан­мас­сың, 2015 елның 9 маенда барып таптым шул каберне. Туфрагын алып кайттым. Баксаң, Гәрәй абыйның хатыны, мин аны гомер буе көтәчәкмен, ул барыбер кайтачак, дип әйткән булган икән. Үзе үлгәнче кайтмаса, кабер ташына аның исемен дә язарга кушкан булган. 73 елдан Гәрәй абый хатыны кырына кайтып ятты. Соңрак туганнары Германиягә барып, бабалары кабере янында дога кылды. Бу хакта “Ак каенның тавышы” дигән очерк та язган идем.


– Сез, татар журналистикасын тәмамладым, дидегез. Быелдан вузлардагы югары мәк­тәпләр атамаларыннан татар сү­зен алу бара. “Мәгариф  турын­да”­гы яңа канун буенча татар телен мәк­тәпләрдән дә кысрык­лыйлар. Мондый шартларда милләтнең киләчәге өмет­леме?


– Бүген милләтне бетерү җиңел түгел. Чөнки мәгълүмат шул миз­гелендә тарала. Әгәр адәм баласы халкын, үз җирен, телен ярата, мин – татар кешесе, дип горурлана икән – андый милләт беркайчан да юкка чыга алмаячак. Шул ук вакытта яшьләрнең бик гади әйберләрне дә белмәве пошаманга сала. Өйгә шакып керү, су кергәндә ияләрне борчыганың өчен гафу үтенү кебек гап-гади нәрсәләр онытылган, гореф-гадәт, йолалар югалган. Шулай  рухыбыз да имгәнгән.


– Нәсүр абый, ә ике шәһәрне берләштереп һәйкәл салу идеясе ничек барлыкка килде?


– Төрле яуларда катнашып Европаны гизеп кайткан татарлар, туган якларындагы калаларга азат ителгән шәһәрләрнең исемнәрен кушканнар. Чиләбедә, мәсәлән, Лейпциг шәһәре бар. Ә мин яшәгән Германия Лейпцигында Наполеонга каршы сугышкан яугирләргә иң зур һәйкәл салынган. Ул халыклар сугышы һәйкәле дип атала. Монда да Лейпциг, тегендә дә Лейпциг. Монда Европа, тегендә Азия. Һәм мин Урал таулары аша салават күпере кебек халыклар, цивилиза­цияләр һәм континентлар арасында дуслык күпере төзергә уйладым. Шушы һәйкәлнең ун мәртәбә кечерәйтелгән макетын әзерләп, Чиләбе Лейпцигына урнаштырырга уйладым. Матбугат чараларында шушы хакта белдергәч, немецлар бу эшкә акча күчерде. Һәйкәл  әзерләнде, тик мин анда халыклар сугышы дип түгел, халыклар дуслыгы һәйкәле дип яздым. Эшне алай гына бетермәдем, ике  Лейпциг балаларына “Бәхет минем өчен нәрсә ул?” дигән темага инша яздырттым. Аннан немец балаларының иншаларын урысчага, безнекеләрне немецчага тәрҗемә итеп, аларны китап итеп чыгардым.


– Капкалар – шундый ук һәй­кәлләрме?


– Капкаларның әһәмияте бәл­кем зуррактыр да әле... Безнең авылда бердәнбер агач капканы җимереп, заманчасын урнаштырырга җыенганнар иде. Мин аны хуҗаларыннан сорап алдым һәм авыл капкасы итеп урнаштырдым. Элек бит авылның дүртәр капкасы булган. Без үскәндә әби-бабайлар, капка өстендә фәрештәләр утыра, юлаучыга исән-сау кире әйләнеп кайтуын теләп дога кыла, яман кешеләрне ерагайта, дип сөйли­ләр иде. Хәзер капкалар юкка чыкты. Бәлкем шуңа авыллар бетеп барадыр да әле. Капка ясау эше җырлап барды: кай арада торбасы табылды, балалар җыелды, авыл халкы чыкты. Кашына бәхет капкасы дип яздык, читенә куаклар утырттык, ишеген киереп ачып куйдык. Элек туй булса, яшьләр Ленин һәйкәленә чәчәк сала иде, хәзер шушы капка янына киләләр.


Бу – минем ачык капкалар проектының башы иде. Көнбатыш санкцияләренә үзенә күрә җавап булсын дип тә эшләнгән эшләрнең берсе. Инде мондый капкаларны Россиянең биш җирендә куйдылар, тагын да куелыр әле. Бер хыялым бар: Казанда 22 метрлы бик зур агач ат һәйкәле куясым килә. Чөнки татар бервакытта да атсыз яшәмәгән. Тимердән койсаң, ул башка һәйкәл­ләрдән аерылып тормаячак. Ә агач атның үз хикмәте бар.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 134, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр