ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

//

Тын океаннан файда эзләделәр

 

Владивостокта 60 илдән артыг­рак югары дәрәҗәдәге кунак – дәүләтләр, глобаль корпора­цияләр җитәкчеләрен, сәясәт, икътисад, фән, мәдәният, экология өлкәләрендә танылган халыкара экспертларны җыйган IV Көнчыгыш икътисади форумы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум кысасындагы чараларда катнашты.

2-1  
Дуслык җепләре

Биредә ул иң элек Һиндстан Республикасының сәүдә һәм сә­нәгать министры Суреш Прабху бе­лән очрашты. Татарстанның Һиндс­тан белән әйбәт кенә хез­мәттәшлек тәҗрибәсе бар, диде республика башлыгы. Апрель аенда ТР Президенты җитәк­че­легендә рәсми де­легациянең Андхра-Пра­деш һәм Телангана штатларында булып, әлеге штатлар җитәкчелеге белән очрашулар, Татарстан һәм Һиндс­танның эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум үткә­релүен, де­легациянең “Фарма-Си­ти” фармацевтика кластеры белән танышуын искә төшереп үтик. Суреш Праб­ху әфәнде, үз чиратында, авыл хуҗалыгы, IT, фармацевтика, нефть һәм газ чыгару өлкәләрендә Һиндс­тан белән Татарстанның зур гына хезмәттәшлек мөмкин­лек­лә­ренә ия булуын билгеләп үтте.

Яшь дипломатлар конференциясе

Татарстан Президенты форум кысасында Азия – Тын океан тө­бәге (АТР) илләре яшь дипло­матлары­ның беренче конфе­рен­ция­сендә катнашучылар белән оч­рашты. Чара бүгенге халыкара мө­нәсәбәтләр проблемалары, дөнья күләмендәге төрле куркыныч һәм янаулар, дөнья икътисадын санлы форматка күчерү, яшь дипломат­ларның хез­мәттәшлек перспективалары буенча фикер алышуга багышланды. Рөстәм Миңнеханов бүген Татар­станның АТР илләре, шул исәптән Кытай, Көньяк Корея, Япония, Вьетнам, Малайзия һәм Сингапур белән хезмәттәшлекне актив төстә үс­терүе турында басым ясап әйтте. Биредә сүз сәүдә-икъ­тисади мөнә­сә­бәтләр турында гына түгел, бәлки әле фәнни-мәга­риф, мәдәни элем­тә­ләрне җайга салу турында да бара.

Дөнья чемпионаты партнеры

Владивостокта киләсе елның 22 – 27 августында Казанда үткәре­ләчәк Wordlskills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чем­пионатының “санлы” партнеры кем буласы да ачыкланды. Бу – “МегаФон” ГАҖ. Форум кысаларында тиешле килешү имзаланды. “Республикабыз “МегаФон” белән иңгә-иң торып хезмәттәшлек итә. Компания Татарстанда тормышка ашырылган күп кенә проектларның, шул исәп­тән халыкара проектларның да партнеры булды. Бу юлы инде һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысасында уртак эшне дәвам иттерәчәгебезгә шатбыз”, – дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов, килешүгә кул кую тантанасында.

 
Җитәкчеләр очрашуы

Р.Миң­не­ханов Монголия Президенты Халтмаагийн Баттулга, “Йокогава Электрик” компаниясе президенты һәм башкаручы директоры Такаши Нишиджима белән дә очрашты әле. Аерым алганда, ТР җитәкчесе Япония компаниясенең автоматлаштырылган идарә системалары буенча республика нефть химиясе комплексы предприятие­ләре белән һәм Татарстан вузлары белән хез­мәттәшлеген югары бәяләде.


Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань, Чжэцзян һәм Шаньдун провин­цияләре җитәкче­ләре белән очрашты. Рөстәм Миң­неханов Кытай Коммунистлар пар­тиясенең Сычуань провинциясе партия комитеты секретаре Пэн Цинхуа белән очрашуында: “Кытай­ның күп кенә компа­нияләре Татарстанда уңышлы эш­ләп килә. Сычуань провинциясе эшлекле даирә­ләренең дә бездә үз урынын табуына ышанабыз”, – дип билгеләп үтте. Очрашудан соң ике җитәкченең күз алдында ТР Сәла­мәтлек саклау министрлыгы Республика балалар клиник хастаханәсе белән Сычуань провинциясенең Кытай һәм Европа медицинасы клиникасы арасында килешүгә кул куелды. Ә инде Чжэцзян провин­ция­сенең партия комитеты секретаре Че Джун белән оч­рашуда Татарстан Хөкүмәте бе­лән Чжэцзян провинциясе арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар өлкә­ләрдә хезмәттәшлек турында ки­лешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 132, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр