ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Татарстанда аны беләләр

 

Эш беткәч, ял итәргә дә ярый. Бу шимбәдә бакчачыларга бәйрәм оештыралар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте. Чара бу шимбәдә “Казан” агросәнәгать паркында узачак. Бакчачылар бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.

2-4

Бәйрәмдә төрле күр­гәзмәләр, “мастер-класс”лар, шулай ук яр­минкә мәйданы оештырылачак. “Татарстанда бер миллионга якын бакчачы исәпләнә. Бакчачылык ширкәтләре саны 1 мең 300дән дә артып китә. Республикада бакчачыларга ярдәм программасы да гамәлдә. Ул өч елга исәпләнгән. Аны тормышка ашыруга 1 миллиард 650 миллион сум акча бүлеп бирү каралган”, – диде Лилия Галимова. Бу ялларда “Казан” агросәнәгать паркына килүчеләр икеләтә отачак әле. Шимбә көнне республикада көзге ярминкәләр башлана. Казанда барлыгы унҗиде мәйданда сәүдә оештырырга ният­лиләр. Чаллыда бәрәңге, ит сатып алырга теләүчеләрне – өч, Яшел Үзәндә исә бер мәй­данда көтәләр. Көзге ярминкәләр 29 декабрь­гә кадәр эшләячәк. 

 
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәка­ләт­ле вәкиле итеп Игорь Комаровны билгеләү турында сорагач, Лилия Галимова: “Ул – безгә таныш кеше. Игорь Комаров Татарстан Президенты белән төрле статусларда берничә тапкыр очрашты”, – диде. Бу хакта Указ чыккан көнне үк, Рөстәм Миңнеханов, Игорь Комаровка шалтыратып, яңа вазифага билгеләнүе белән котлаган. Инде хәбәр иткәнебезчә, бу хакта 7 сентябрьдә билгеле булды. Игорь Комаровның соңгы эш урыны – илнең югары белем һәм фән министры урынбасары. Михаил Бабич Россиянең Белорус­сиядәге илчесе итеп билгеләнде.


Актанышта мәктәп укучылары агуланганнан соң, республика башлыгы барлык уку йортларын тикшерергә кушкан иде. “Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Нигездә, бу ике ел һәм аннан да күбрәк тикшерү узмаган белем йортларына кагыла”, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. Нәтиҗә чыгарырга иртәрәк, дип тә өстәде ул. Кичә “Гадел Россия”нең Татарстандагы бүлеге рәисе Рушания Билгильд­ееваның тоткарлануы да билгеле булды. Лилия Галимова әлеге мәсьәлә турында сөйләшүдән баш тартты. “Тик­шерү бара”, – дип кенә әйтте ул. Моңа кадәр Рушания Билгильдеевага каршы мошенниклык турында җинаять эше кузгатылуын хәбәр иттеләр. Кайбер мәгълүмат­лар­га караганда, зыян күләме 7 миллион сум тәшкил итә.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 14.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр