ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 136, 22.09.2018/

Кунак ашы кара-каршымы?


 

Шәһәрдә яшәүче һәркем үз бакчасында гаиләсенә җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерә алмый. Шуңа да сентябрь аенда узучы көзге ярминкәләрне халык ел саен сагынып, көтеп ала.

 

9

 

Аларда эре агрохолдинг­лар, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда үсте­рел­гән күп төрле яшелчә, җиләк-җимешне чагыштырмача арзан бәядән сатып алу мөмкинлеге бар.

 

Ярминкәләрнең халыкка никадәрле зур ярдәм итүен искә алу өчен, берничә сан китерү урынлы булыр. Узган ел 16 сентябрьдә башланып, 30 декабрьгә кадәр дәвам иткән ярминкәләрдә 9183 тонна яшелчә, 9500 тонна бәрәңге, 10 миллион 200 мең данә йомырка, 1000 тоннага якын ит һәм башка төрле продукциянең чагыштырмача арзан бәядән сатылуы да шуны раслый. Рәсми саннардан күренгәнчә, бары тик Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районы Октябрь бистәсе сәүдә мәйданнарында шәһәр халкы табыннарына 1 миллиард 100 миллион сумлык яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка күп төрле азык-төлек өстәлгән. 

 

Ә инде ярминкәләрнең һәр шәһәрдә, район үзәгендә һәм халык күпләп яшәүче бистәләрдә дә үтүен искә алганда, көзге муллыктан авыз итүчеләрнең саны тагын да күбрәк булуын күз алдына китерү кыен түгел. Һәрхәлдә, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре әйтүенчә, быел көзге ярминкәләрдә авыл җитештерүчеләре тарафыннан тәкъдим ителәчәк про­дукциянең күбрәк булуы көтелә. Димәк, ярмин­кәләргә барып, арзанрак бәядән төрле яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка төр азык-төлек алу гаилә бюджетына да уңай тәэсир итә.

 

Авыл җитештерүчесенең  шәһәр халкы табынын баетуга ел саен үзеннән саллы гына өлеш кертүе бәхәссез. Быел да 15 сентябрьдә Казанның барлык районында узачак ярминкәләргә ерак районнардан, шул исәптән Яңа Чишмә, Спас, Әлки, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәле, Тәтеш һәм башка районнардан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, шәхси хуҗалык вәкилләре килүе көтелә. Яр­минкәләр башкаланың 9 сәү­дә мәйданында, шул исәп­тән Идел буе районының – Җиңү проспекты һәм Фучик, Авиа­төзелеш районының – Беломорская һәм Гудован­цев, Киров районының – Батыршин, Совет районының – “Казан” агро­сәнә­гать паркы һәм Дәр­вишләр бистәсе, Зәкиев һәм Ломжинская, Яңа Савин районының Академик Лаврентьев урамнарында уза. Сәүдә мәйдан­нарында фермерлар өчен 270 сату урыны әзер­ләнә.

 

Әйтергә кирәк, авыл җи­тештерүчеләренең күбесе ярминкәгә шактый алдан ки­лә. Аларны каршылау, ашау-эчү, ял итү мөмкинлеге тудыру, сәүдә мәйдан­чык­ларын рәт­кә китерү һәм башка төр­ле эш-мәшә­кать­лә­рендә булышу – теләге булган һәр шә­һәр кешесенең кулыннан килә торган эш. Кеч­кенә генә ярдәм дә авыл җитеш­терү­челәре тарафыннан олы рәх­мәт белән кабул ителәчәк дип беләм. 

 

Югыйсә хезмәтем буенча ярминкәләргә иртәрәк кил­гән чакларда, аеруча сентябрь ахыры – октябрь айларында, ярминкәгә күпләп продукция алып килү­че­ләрнең салкыннан өшеп, ту­ңып торуларына карап, үзәк­ләрем өзелгәнгә күрә дә язам бу юлларны. Әйтергә теләгән фикерем шул: ярминкәгә кил­гән авыл җитештерү­чесенә игътибарлырак булсак иде. 

 

Авылларның шәһәргә ярдәме гел бер яклы гына булып калмауның башка юлларын да табарга буладыр, шәт. Әйтик, мөмкинлеге булган предприятие һәм оешмалар ярминкәләрдә аеруча актив катнашучы фермерларны, хуҗалык алдынгыларын бил­геләп уза да алыр иде. Беренче карашка вак-төяк булып тоелса да, бу кадәресе дә авыллар өчен бик мөһим. Ни генә әйтсәк тә, кунак ашы ка­ра-каршы булганда күңел­лерәк. 

 

15 сентябрьдә “Казан” агросәнәгать комплексында узачак ярминкә кысасында тагын бер күңелле яңалык – “Бакча” бәйрәме уза. Анда һәркем шәһәр янындагы кеч­кенә генә кишәрлегендә гаи­ләсеннән арткан яшелчә, җи­ләк-җимеш һәм башка нигъ­мәтләр тәкъдим итә, эш тәҗ­рибәсе белән уртаклаша алачак. “Бакча” бәйрәмендә рес­публика җитәкчеләре катнашуы да көтелә.Кыскасы, көзге муллыкка бергәләп сөенергә язсын. Кем әйтмешли, эшен эшләгәч, рәхәтләнеп бәйрәм итәргә дә ярыйдыр.   

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 131, 12.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр