ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 82, 15.06.2018/

"Директор белән үзем исәнләшәм!"

 

Лаеш районындагы Столбище урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөнирә Садыйкова кыскартылган өч дәрес өчен директорны судка биргән. Район мәхкәмәсе әлеге сәгатьләрне кире кайтарган. Гаделлек табылган, әмма җитәкче белән ике арада мөнәсәбәтләр бозылмаганмы? Алга таба педагогка аның белән бер түбә астында эшләү авыр булмасмы?

15-2
Бүген Столбище мәктәбендә 15кә якын милләт баласы укый. Саны буенча рус балалары күбрәк, татарлар – икенче урында. Үзгә­решләрдән соң татар теле һәм татар әдәбияты атнага өч сәгатькә калдырылган. Нибары бер сәгатькә генә кыскартылган. Педагог әй­түен­чә, укучылар татар телен бик теләп өйрәнә. Бүген дә каршы түгел. Тик аларның теләген әти-әниләр хәл итә. Рус балалары да татар теле олимпиадаларында, конкурсларда җиңүләр яулый. Татар теле буенча халыкара олимпиадада бер укучысы лауреат булган.


Бәхәсләр кайдан башланган соң? Бу уку елында укытучының сәгатьләр саны 34кә җиткән булган. Шуның 26сы – татар теле. Моннан тыш, Мөнирә ханым беренче белгечлеге буенча сәламәтлеге чикләнгән ике баланы математикадан укыта. Арчадан Лаешка кү­чен­гәч, математика укытучысына татар теле һәм әдәбияты белгечлеген дә үзләштерергә туры килгән. Бүген аңа, математик башың белән татар теле укытучысы булып йөри­сең, дип әйтүчеләр дә бар икән. Тик ул үзенең Кырлайда туып үсүе, әти-әнисенең эшен дәвам итүе белән горурлана. Хәзерге вакытта 24 сәгать дәрес бирә. Шуның 17 сәгате – татар теле. Район суды карары үз көченә керсә, моңа өч сәгать өстәләчәк әле.


– Прокурор күрсәтмәләре буенча, татар теле ата-аналар ризалыгы белән укытылырга, татар теле сәгатьләре саны рус теленнән артып китмәскә тиеш, дип аңлат­тылар. Узган елның октябрь аенда сәгатьләр саны кыскартылачак ди­гән кисәтү кәгазе бирделәр. Аның нигезендә ике ай буе хезмәт шартлары сакланырга тиеш. Әмма бер ай эчендә кимчелекләрне тө­зәтергә куштылар. Шулай итеп, күп укытучыларның хокуклары бо­зылды. Хезмәт хакын ике ай эчендә тулысынча түләделәр анысы. Әмма хикмәт акчада түгел бит, укыту­чының ике ай буе яраткан хезмәтен башкарырга хакы бар, – ди мө­галлимә. – Укыту планындагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә сә­гать­­ләр саны алтыга кыскартылырга тиеш иде. Ә директор аны ике тапкыр күбрәк кыскартты. Бәхәс шуннан башланды да инде. Дөрес, ул өч сәгатьне кире кайтарды. Моның өчен озак көрәшергә туры килде. Хокукларымны яклап, калган өч сәгатьне даулап, судка мөрәҗәгать иттем. Район суды әлеге мәсьәләне минем файдага хәл итте. Әмма һәр якның Югары судка апелляциягә бирергә бер ай вакыты бар әле.


Мөнирә Садыйкова – республикада татар теле укытучылары арасында дәресләр мәсьәләсендә судта үз хокукларын яклаган бер­дәнбер укытучы. Аның хокук органнарына беренче мәртәбә мөрәҗәгать итүе икән. “Судтан куркырга кирәкми. Минем хокукларымны улым Илдус яклады. Укытучы түгел, беренче чиратта әни буларак! Һәр укытучының мәктәп белән төзегән хезмәт килешүе булырга тиеш. Анда бурычлар һәм хокуклар каралган. Килешү буенча эш барышында төрле бәхәсләр килеп чыкканда һәр ике як та судка мөрәҗәгать итә ала, – дип сөйли укытучы. – Эштән китү теләге беркайчан да тумады. Киресенчә, тел сәясәте хезмәтемне яхшылап күздән кичерергә мәҗбүр итте. Хезмәт хакын уйлап түгел, туган телебезне саклау өчен, җиң сызганып эшләргә ниятем зур. Директор белән беренче булып үзем исән­ләшәм. Мөнәсәбәтләрдә киеренкелек саклана. Чөнки хәл ителмәгән башка проблемалар да бар. Мәсә­лән, прокурор тикшерүеннән соң мәктәбебездә берничә сыйныфта төрле программалар буенча укыган татар һәм рус балаларын бер төркемгә кушып укыта башладылар. Бу – балаларның хокукларын чикләү булса, татар теле укытучысына бер үк вакытта ике төрле программа белән эшләү бик авыр. Хокукларны яклау, икенче хокукларны чикләү яки бозу хисабына булмаска тиеш”.


Дәреслекләр булмаган заманнарда ук Тукайның “Шүрәле” әкияте китабын кулына тотып: “Рус белән гомер кичердек сайрашып, тел-лөгать, әхлак вә гадәт алмашып...”, – дип телнең матурлыгы турында сөйли торган булган ул. Дәресләрендә ике халыкның теле, мәдәнияте арасында бәйләнеш­ләрне аңлаткан. Татар халкының Сабан туен рус милләтенең Каравон фольклор бәйрәме, Тукайны Пушкин иҗаты белән чагыштырган. Чит халык мәдәниятен белү, үзеңнекен тагын да яхшы аңларга ярдәм итә, ди. Шулай да рус әти-әни­ләре белән эш җитәрлек дә­рәҗәдә оештырылмаган дип саный ул. Аның фикеренчә, ата-аналарга укучыларыбызның татар теленнән ирешкән уңышларын күрсәтә белер­гә кирәк булган. Ә андый уңышлар бар.


“Бүген калган сәгатьләрнең кадерен белеп, кызыклы алымнар эзләп, тырышып укытырга кирәк. Һәр рус баласы мәктәптән кайткач, әти-әнисенә татар теле дәресләре турында шатланып сөйләрлек булсын”, – ди Мөнирә ханым. Гади укытучы буларак, бүген ул бары шуны гына әйтә ала.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 12, 26.01.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 2

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр