ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 150, 17.10.2018/

Миллилекне тыярга тырышу – табигатькә каршы килү

 

Бу атна Казан халыкара мөселман кинофестивале белән истә калды. 14 нче тапкыр үткәрелә торган чара режиссерларның фикер сөреше үзгәреше белән дә аерылып торды. Элек еш кына милли кино Голливуд фильмнары яки шуңа охшаш картиналар арасында күренми дигән фикер яңгыраса, хәзер, киләчәк миллилектә, диләр.

18-1

Бу фикерне саннар белән дә дәлилләргә мөмкин. Заманында 40 картина белән башланып киткән фестиваль быел меңгә якын гариза кабул иткән. Элек дистәгә якын ил катнашса, быел 56 ил картинасы белән танышу мөмкинлеге туды. Фестиваль Татарстан өчен дә бик уңышлы. Чөнки бездән бер генә тулы мет­раж­лы картина да катнашмаган еллар бар иде. Быел исә Татарстан режиссерлары 16 фильм тәкъдим итте. Әйтик, “Мулла” (режиссерлары Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), “Нигез йорты” (режиссерлары – Нәсүр Йөрешбаев, Әмир Галиәскәров) фильмнары. Ә калган 14 картина “Милли бәйге” номинациясен тәш­кил итә. Милли киноның әһә­миятен, ки­ләчәктә аның өстенлек­ле булачагын режиссерлар ничек дәлил­ли соң? Россия кинорежиссеры Карен Геворкян әйтүенчә, ба­ры тик миллилекнең генә бә­һасе төшми:

 
– Бу заманда үзең белән акыл, милли асыл һәм телеңне генә алып була. Икътисади акылдан шашу, глобальләшү заманында акча да түгел, алтын да түгел, әнә шул өч әйбернең генә чын кыйммәте бар. Милли яктан тигезләүгә, юкка чыгаруга омтылу артында исә бик куркыныч әйберләр ята. Тора-бара глобаль фикер йөртү һәм идеология белән милли фикер арасында низаг килеп чыгарга мөмкин. Миллилек исә табигать­тән килә. Табигать белән бәрелешү – бик җитди фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә бик аз санлы халыкларга да хөрмәт белән карарга кирәк. Минем өчен кечкенә халыклар гомер буе укытучыларым булды. Алардан бик күп нәр­сәгә өйрәндем. Әнә шул өйрәнү нәтиҗәсендә Чыңгыз Айтматов әсәренә нигезләнеп “Пегий пес, бегущий краем моря” фильмы туды.

 
Казан мөселман кинофестивале әнә шундый кешеләрне бер мәйданга туплады. Алар һәр­кай­сы кабатланмас, картиналар да бер-берсеннән бик аерыла. Бер яклары гына уртак: һәркайсында чын тормыш сурәтләнә. Хәер, кинофестиваль үзе дә дөньяда бердәнбер ул. Бу хакта мөфти Равил Гайнетдин әйтте. “2005 елда, Казанның меңьеллыгына әзер­ләнгәндә, без дөньяда булмаган чара уйлап табарга кирәк, дигән фикергә килдек. Дөрес, дөньяда кинофестивальләр күп, ә менә мөселман кинофестивале бер­дәнбер”, – диде ул. Кинофестиваль әле дә әнә шул үзенчәлеген югалтмый. Хәтта кинофести­вальләр бер-бер артлы ябылган заманда, дип өсти режиссер Салават Юзеев. Ул Россиядә фес­тивальләрнең ябылуын искәртеп узды. Башкортстанда, Якутиядә, Екатеринбургта фестивальләр туктап калган икән. Ә безнеке яши!

Канныкы бар, Казанныкы да булсын

Бу – Татарстан Дәүләт Киңәш­чесе Минтимер Шәймиевнең ачылу тантанасында әйткән сүз­ләре. “Бервакыт Канн шәһәрендә Россия күргәзмә уздырды. Татарстан да үз эшләрен күрсәтергә тиеш иде. Канн кинофестивале бар икән, ни өчен Казанныкы булмас­ка тиеш дигән фикергә килдем. Кинофестиваль тарихы менә шуннан башланды”, – диде Минтимер Шәймиев. Аныңча, сәнгать ысуллары белән дә мәдәниятара, милләтара аралашу кирәк. Аралашу ышаныч тудыра, ышаныч исә тынычлыкка илтә, диде ул.


Яңа урын, яңа форумнар, фильм­­­нарның рекордлы саны. Мөселман кинофестивале тагын ниләр белән истә калды соң? Һәр­ көн вакыйгаларга бай булды. Иҗади очрашулардан тыш, төрле форумнар да үткәрелде. Әйтик, халыкара кинофестивальләр җи­тәкчеләренең форумы да үтте. “Җитәкчеләр форумы – мөселман кинофестивале эшчәнлегенең яңа формасы. Бу фикер узган елны берничә кинофестиваль җитәк­чесе белән аралашканнан соң туды. Без үзара тәҗрибә уртак­ла­шуның аз булуын, фикер алышу өчен мәйдан кирәклеген аңладык”, – диде фестивальнең башкарма директоры, “Татаркино” җитәк­чесе Миләүшә Айтуганова. Жюри әгъзасы Зилә Вәлиева исә фестивальнең Казан Крем­лендә башлануын билгеләп үтте. “Кремль – Казанның йөрәге генә түгел, ул Татарстанның, татар халкы тари­хының нигезе дә. Фестиваль бик күп еллар элек мәдә­ниятләр диалогы аша мәдәни аралашуга ире­шүне үзенең асылы итеп билге­ләде. Бу – ре­спу­бликаның да асылы. Без бергә, бер-беребезнең хакын хаклап яшибез”, – диде ул. Форум нәти­җәсендә Казан кинофестивале белән Төркия, Швейцария, Мисыр кинофестивальләре арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.


Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә Казанга бер тапкыр килгән ку­накның кабат әйләнеп кайтуына игътибар итте: “Минем бу кино­фестивальдә беренче катнашуым түгел. Һәр очрашуга шатмын. Кинофестивальдә бер катнашкан кинематографлар яңа фильмнары белән әйләнеп кайталар. Быел кинофестиваль гаризалар саны буенча рекорд куйды – алар меңгә якынлашты”, – диде ул.


Татарстанга әйләнеп кайтучы абруйлы кунакларның берсе – ЮНЕСКОның элеккеге генераль ди­ректоры Ирина Бокова. Аның­ча, Казанның мәдәниятара аралашу үзәгенә әверелүе табигый:


– Элек борынгы Татарстан белән танышсам, бүген мин заманча Татарстан белән танышам. Кино фестивале – мәдәниятләр, милләт­ләргә аралашу өчен менә дигән мәйдан. Ә 14 ел дәвамында узуы – аның уңышына ишарә. Миңа Казанның мәдәниятара аралашу үзәгенә әйләнүе табигый тоела.

Кинога да игътибар кирәк
18-3
Кинофестиваль түрәләрнең игътибарын яулады, хәзер кинога да игътибар итсеннәр иде инде. Режиссер Фәрит Дәүләтшин әнә шул фикердә:


– Сәләтле кеше кайда да юл яра. Минем Мәскәүдә дә, башка җирдә дә эшләгәнем бар. Казанга бабамнар җире дип кайттым һәм үкенмим. Милли киноны ничек үстереп була? Бу җәһәттән фи­керләр күп. Әйтик, Казанга Башкортстандагы кебек киноны үстерүгә турыдан-туры финанс­лау комачауламас иде. Әлегә бездә хәтта тендерда катнашу тәртипләре дә аңлашылып җит­ми. Кино өчен акча бик аз бирелә. Андый суммага саллы картина әзерләп булмый. Хөкүмәт фес­тивальгә генә түгел, продукциягә дә игътибар бирсен иде. Мин, мәсәлән, тарихи темаларга теләп алыныр идем. Тукай, Нуриев турындагы киноларны дәвам итәр идем. Муса Бигиев турында фильм төшерер идем. Чөнки кино юнәлешенә тарихи картиналар белән кереп киттем.


Германиядән килгән милләт­тәшебез Нәсүр Йөрешбаев та Татарстанда кинога акча аз бирелә ди. Чагыштыру өчен ул мондый саннар китерде: “Кино сценарие өчен Казанда 50 мең сум акча түләделәр. Ә бит мин аны бер ел буе яздым! Германиядә исә сце­нарийның уртача хакы – 50 мең евро”. Киноны күтәрү җәһәтеннән ул бик гади механизм тәкъдим итә: “Кинога, продукция әзер булгач кайтарып бирү шарты белән, җитәрлек дәрәҗәдә акча бүлеп бирергә кирәк. Кайтарып бирергә булгач, киноны шабашка ысулы белән тиз-тиз һәм өстән-өстән генә эшли алмаячаклар. Чөнки аның белән прокатка чыгып, түккән сумманы эшләп аласы булачак бит. Бу сыйфатка да гарантия, режиссерга да иртәгәге көнгә ышаныч булыр иде”.


Милли кино читтә яшәүче татарларны да җәлеп итә башлады. Марат Бәшәров, мәсәлән, “Мулла” фильмында бик теләп уйнаганын вата-җимерә татарча сөйләде. “Аллаһы Тәгалә, бир миңа татар киносында уйнарга, дип сорадым. Һәм ул бирде... Ике тапкыр күренә торган рольне... Анысы да урысча”, – диде. Тагын да чакырсалар, татарча матур итеп сөйләшергә вәгъдә дә бирде әле.


Татарча дигәннән. Элегрәк татар киносы дип бездә татар дөнь­ясы турында русча тө­ше­релгән картиналарны тәкъдим итәләр иде. Бу юлы татарча фильм­нар белән сөендерделәр. “Мул­ла”ның оператор эше искиткеч булды һәм... актерларның сөйлә­ме. Рамил Фазлыев, Рафыйк Та­һиров инде театрларда да югала барган чын татар сөйләме белән сокландырды. “Байгал”да, мәсә­лән, актерларның татарча фикер­ләмәве, төп рольне башкарган актерның татарча бөтен­ләй дә белмәве сизелә иде.


Шулай итеп кино күп бездә, тик аларның рухлары юк. Бусы инде аерым әңгәмә темасы...

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 128, 07.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр