ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 179, 11.12.2018/

“З”лар һәм “К”лар да бар


Республика яңа уку елын сигез яңа мәктәп белән каршы алды. Алар – Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә, Буа, Әгерҗе районнарында. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, моңа кадәр башкалада берьюлы өч мәктәпнең ачылганы булмаган әле. Төзүчеләр мәктәп директорларына символик ачкычлар тапшырды.

2-2
Татарстан мәктәп­лә­рен­дә барлыгы 420 меңгә якын бала белем ала. 1 нче сыйныфка 50 меңнән артык бала укырга керде. Түбән Камадагы мәктәп­не ачу тантанасында Президент Рөстәм Миңне­ханов та катнашты. “Иң яшь микрорайонда бакча да, мәктәп тә бик кирәк. Балалар – безнең киләчә­ге­без. Әл­бәттә, алар яхшы шартларда укырга тиеш”, – диде ул.


Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин исә Чаллы укучыларына фа­тиха бирде. Автокалада ачылган яңа мәктәптә 1200ләп бала укый. “Бәй­рәм­гә буш кул белән кил­миләр. Киләсе елда КамАЗга 50 ел тулу уңаеннан, шәһәр­нең 65 нче комплексында тагын бер мәктәп төзеләчәк”, – дип сө­ендерде ул. Уку йортының диварлары гына түгел, сары, көрән, кара төстәге идәннәре дә игътибарны җәлеп итә. Мәктәп ишегалдында очкыч та урын алган.


Казанда исә 17 мең укучы (барлыгы 128 мең укучы белем ала) тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлады. 200ләп яшь укытучы эшкә кереште. “Бүген сез тормышыгыздагы яңа сәхифәне ачасыз. Яңа үрләр, уңышлар телим”, – диде бәйрәм тантаналарында катнашкан Илсур Метшин.


“Салават Күпере” микрорайонында исә 182 нче политехник лицей ачылды. Директор Руслан Дуженков әйтүенчә, монда барлыгы 1200гә якын укучы белем алачак. Беренчеләр саны шулкадәр күп: барлыгы 10 сыйныф туплаганнар. Хәтта “З”, “К” сыйныфлары да бар. Биредә инженер-техно­логия, физика-математика һәм спорт юнәлешләренә өстенлек биреләчәк. Илсур Метшин әйтүенчә, лицей белем йорты гына түгел, мәдәни-иҗтимагый үзәк тә булачак. Балалар монда хыялларын тормышка ашыра ала. Музыка мәктәбе, театр, спорт түгәрәкләре эшләя­чәк.


Ниһаять, Минская урамына да бәйрәм килде. Анда ипотека йортлары, балалар бакчалары төзелсә дә, мәк­тәп юк иде. Ишегалдындагы мәктәпнең нигезен салдылар, диварларын өеп бетер­деләр, түбәсен яптылар, дип, әти-әниләр дә, укучылар да көннәрне санап торды.


– Бу – гадәти булмаган хыял мәктәбе. Укытучылар да эшләргә атлыгып тора, – диде 183 нче гимназия директоры Светлана Галинова.


Меңнән артык укучыга исәпләнгән белем йортында укыту урыс, татар, кытай, алман телләрендә алып барылачак. Замана балаларын заманча сыйныф бүлмәләре, ашханәдән бигрәк бассейн, спорт заллары кызыктыра. Укучылар, йөзәргә өйрәнә­чәкбез, дип сөенешә. Малайлар рәхәтләнеп туп тибә алачак. Сәламәт балалар укуда да калышмас, шәт.


“Светлая Долина” микрорайонында Мирза Мәх­мүтов исемендәге 184 нче мәктәп тә беренче укучыларын кабул итте. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов белдер­гәнчә, уку йорты республика мәгарифенең маягы, танылган шәхеснең рухына җавап бирергә тиеш. Анда аның музеен төзү дә күздә тотыла. Кунаклар арасында Мирза Мәх­мүтовның хатыны Ди­ләрә ханым да бар иде. “Мәк­тәпнең әлеге исемгә ни дәрәҗәдә лаек булуы сездән тора. Әгәр эшегездә алдынгы техно­логия­ләр куллансагыз, балаларны яратсагыз, ул вакытта укучылар да бәхетле булачак, белем алырга омтылачак”, – дип мөрәҗәгать итте ул педагогларга.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 125, 04.09.2018/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!

Фотохәбәр

Видеохәбәр