ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГОМУМТАТАР ГАЗЕТАСЫ

/№ 41, 22.03.2019/

“Төп байлыгыбыз – тамашачы”


Үткән сезонга нәтиҗәләр ясау һәм яңасына керер алдыннан максат-хыяллар белән уртаклашу.  Казан Яшь тамашачы театры (ТЮЗ) журналистларны иртәнге чәйгә чакырып, шулар хакында сөйләде. Театр мондый форматта очрашуны беренче тапкыр үткәрә.

4-3
Билгеле булганча, 2019 елны Театр елы дип игълан иттеләр. ТЮЗ директоры Ай­гөл Горнышева әйтүенчә, алар әлеге вакыйганы бик көткән. “Театр хезмәткәрләре өчен һәр ел – театр елы инде ул. Әмма быелгысы үзен­чә­лекле булыр дип ышанабыз”, – диде ул. Быелгы сезонның шигаре итеп “Театрның төп байлыгы – безнең тамашачы” дигән гыйбарәне сайлаганнар. Димәк, театрга ки­лү­че­ләрне гаҗәпләндерергә исәп­ләре.


Гадәттә, театрларны балаларны һәм яшүсмерләрне җәлеп итү мәсьәләсе борчый.  ТЮЗ да бу хәлне чишү юлларын эзләү белән мәшгуль. Махсус грантлар ярдәмендә яшүсмерләргә юнәлтелгән социаль проектларны тормышка ашыра икән алар. “Создавая театр”, “Театралка” кебек иҗат лабораторияләре бар. Аларга йөрүче балалар хәтта үзләре үк спектакльләр сәхнәләштерә икән. ТЮЗда “Дискуссия клубы” эшли. Би­редә яшүсмерләр чын театр тәнкыйтьчеләре булырга өй­рәнә, рецензияләр яза, театр темасына лекцияләр тың­лый. Театр үзендә чараларны волонтерлар ярдәме белән үткәрә. 20 волонтердан торган штаблары бар икән. Би­регә студентлар, мәктәп укучылары, хәтта әниләр дә бик теләп йөри.


Яшүсмерләрне театрга җәлеп итү проблемасы барлыгын театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та яшерми. “Өлкән сыйныф уку­чыларының театрга мәҗ­бүри түгел, үз теләк­лә­ре бе­лән ки­лүен телибез. Безгә укытучылар да мө­рәҗәгать итә, урыс классик әдәбиятын сәх­нә­ләш­те­рүебезне сорыйлар. Әмма аны китапның кыскача эчтәлеге итеп кенә куясы килми, балаларга кызык булмаячак ул. Моңа чишелеш таба башладык кебек. Классиканы заманчалаштырып бирәбез”, – диде ул һәм былтыргы премьераларын мисалга китерде. Федор Достоевский әсәре буенча Туфан Имаметдинов сәх­нәләш­тер­гән “Бал. Бесы” спектаклен мәк­тәп укучылары аеруча ярата икән.


2018 елда театр дүрт премьера чыгарган. Быел алар­ның саны арткан, “Дитя”, “Зим­няя сказка”, “Капитанская дочка”, “Где орех Кракатук?” һәм бэби-спектакль тәкъдим ителәчәк. Директор сүзләренчә, 300гә якын тамашачы сыйдырышлы залы уртача 92 процентка тула. “Каникуллар вакытында залда халык күп була”, – ди Айгөл Горнышева.


ТЮЗның тагын бер яңа­лыгы бар: биналары зураячак икән. Былтыр Татарстан Президенты Рөстәм Миң­неханов театрга килгән һәм ТЮЗ бинасы янында урнашкан җир мәйданын театрга тапшырган. ТЮЗ мәй­даны ике тапкырга арткан, димәк. Сер түгел, әле бу биналар капиталь ремонт та­ләп итә. 2019 елда яңа мәйдан буенча документ эшләре хәл ителә башлаячак икән.


ТЮЗ февраль аенда Псков шәһәрендә узачак XXVI Пушкин исемендәге театраль фес­тивальгә барырга җыена. “Выстрел” спектакле белән алар әлеге чараны ачып җи­бәрәчәк. Псковка бару өчен ярдәмне Татарстан Хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы күр­сәткән. Театр директоры бел­дергәнчә, труппага 100 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.


Казан ТЮЗы үзенең тамашачылары белән һәрдаим элемтәдә тора. Моның өчен алар еш кына анкета тутыру оештыра. 600 тамашачыдан фикерләр җыелган инде. Театр хезмәткәрләре әйтүенчә, ТЮЗга балалар студиясе, лаборатория һәм үз фестивале кирәк.


– Спектакль ул – могҗиза. Тамашага килгән кешеләр моны аңласын иде дип телим. Спектакльне сәхнәгә чыгаруда күпме кешенең көч куйганын күрсәтәсе килә. Шуңа күрә балалар студиясе бик кирәк, – дип басым ясады Айгөл Горнышева.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 12, 29.01.2019/)


Бу язманы шәхси сәхифәгезгә дә урнаштырыгыз:


Язмага фикерегезне өстәгез

Фикерләр: 0

Архив

Котлыйбыз!